Казан 2024 елда БРИКС саммитын уздыру урыны булачак. Чара Россия рәислеге кысаларында узачак, дип хәбәр ителә РФ Президенты Владимир Путин Указында. «2024 елда БРИКС дәүләт башлыклары очрашуын уздыру урыны итеп Казан шәһәрен билгеләргә», – диелә хокукый мәгълүматның рәсми сайтында басылган документта.
Дәүләт башлыгы шулай ук саммитка әзерлек белән шөгыльләнүче оештыру комитеты булдырырга кушты. Комитет рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнде. Указда әйтелгәнчә, комитет составы бер ай эчендә расланырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС 2006 елда төзелгән биш илнең дәүләтара берләшмәсе: Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм ЮАР, дөньяның тулаем эчке продуктның якынча 25% җитештерә. Шулай ук оешмага кергән илләр масштаблы сату базары булып тора, чөнки аларда дөнья халкының 42% яши.