Бу дөньядагы бөтенесе: кешеләр, хайваннар һәм башка нәрсәләр – барысы да фани, ягъни бетәчәк. Килер шундый заман, ул вакытта дөньяда булган барлык мәхлүкат юкка чыгачак. Бу заманга ахырзаман диелер. Ахырзаманның кайчан булачагы Аллаһы Тәгаләдән башка һичкемгә билгеле түгел.
Бу дөньядагы бөтен мәхлукатлар һәлак булып беткәннән соң, Аллаһы Тәгалә халыкларны яңадан терелтәчәк. Череп беткән һәм таралган әгъзалар яңадан җыелып, тере вакытындагы хәленә киләчәкләр. Кабер өсләре ярылып ачылганнан соң, һәр кешенең җаны үз гәүдәсен табып кереп урнашачак. Шуннан соң, һәр кеше йокыдан уянган кебек, үз кабереннән чыгып, Мәхшәр мәйданына җыелачак. Мәхшәрдә Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре кешеләрнең дөньядагы башкарган эшләрен гаделлек мизанында (үлчәвендә) хисап кылып, гамәлләренә карап әҗер яки җәзаларны төгәл билгеләячәкләр. Һәрбер имансыз кеше җәһәннәм чокырына төшәчәк. Гөнаһсыз, иманлы кешеләр һәм гөнаһлары гафу ителгәннәр җәннәткә кертеләчәк. Гафу ителмәгән мөэминнәр, җәһәннәмгә төшеп, гөнаһлары өчен газапланачаклар. Гөнаһлардан арынгач, җәһәннәмнән чыгып, алар да җәннәткә кертеләчәкләр. Имансыз кешеләр – җәһәннәмдә, ә иманлы кешеләр җәннәттә мәңге калачаклар. Җәннәттәгеләр дә, җәһәннәмдә калган кешеләр дә һичкайчан үлмәсләр, мәңге тере булачаклар.