АКШтагы Йель университеты икътисадчысы Кит Чен һәм психолог Лори Сантос капуцин маймыллары белән кызыклы эксперимент үткәрәләр һәм акча белән эш итү — кешегә генә хас түгеллеген исбатлыйлар.

Шунысы кызык, капуциннар «алга киткән» хайваннардан саналмый: аларның миләре кечкенә, ихтыяҗлары төп инстинктларга юнәлтелгән. Галимнәр әйтүенчә, бу сөйкемле маймылларның ашказаны «төпсез» һәм аларда туену хисе юк: ризыкны алар «кире килгәнче» ашый, аннан соң артыгын косып чыгарып, янә ашарга эзләп китә. Менә шушы, комсыз маймылларны «кибет» уйнарга өйрәтәләр дә инде. Акча ролендә көмешсыман түгәрәк жетоннар кулланыла. Аларга йөзем, алма һәм башка тәмле-томлы «сатып алырга» мөмкин була. Һәр маймылга 12 жетон биреп, аларны нәрсәгә сарыф итәчәген сайлау хокукы бирәләр.

Капуциннар «акчаның» нинди файда китергәнен аңлагач, алга китеш үзен озак көттерми. Маймыллар бәяләрне яхшы белә башлый һәм үз бюджетларын бик әйбәт чамалый. Ә галимнәр бәяләрне киметү буенча «акция» игълан иткәндә, маймыллар «кибеткә» кешеләр кебек үк ашыга-ашыга барганнар. Бервакыт эш урлашуга кадәр җиткән, чөнки һәр маймыл үз карамагында күбрәк акча булуын теләгән. Бер хәйләкәр капуцин жетон белән тулы подносны урлый алгач, корпуста чын чуалыш башланган. Хәтта бер ана маймыл, «бәхетле карактан» үз өлешен алырга теләп, аңа сексуаль хезмәт күрсәткән.

Экспериментның икенче этабында капуциннарны акча оту уены нигезләренә өйрәткәннәр, тегеләре комарлы уеннарга бирелгән кешеләр кебек үк акылсыз карарлар кабул итә башлаган. Аларның хаталары яңа гына уенга бирелгән кешеләрнең карарлары сыман булган.