7 июльдә Азнакайда шахмат буенча район ярышы уздырылган. Иң көчле шахматчы исемен Чалпы җирлеге Ирекле авылында яшәүче Мөдәрис Ханнанов яулаган. Мөдәрис әфәнде ел саен Чалпы авыл командасы составында Авыл яшьләре Спартакиадасында шахмат буенча гел алдынгы урыннар яулап, команда зачётына күп очколар китерә. Авыл мәктәбендә укучы балаларга шахмат уйнау серләрен өйрәтә.
Азнакайда шахмат турнирлары беренче тапкыр гына уздырылмый. Әлеге ярышларда яшьләр дә актив катнаша.