Казандагы Иске Аракчино бистәсендә урнашкан Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе дип аталучы  архитектура корылмасы — дөньяда бердәнбер булган төрле диннәргә багышланган храм. Ул Казанның истәлекле урннарының берсе булып санала.

Гомуми мәгълүмат

Гыйбадәтханәне 1994 елда рәссам, архитектор, скульптор һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Ханов төзи башлый. Мондый идея аңа Тибет һәм Һиндстан буйлап сәяхәт иткәннән соң килә. Гыйбадәтханә, нигез салучының үз иганәләренә, 2013 нче елда төзелгән. Илдар Ханов вафатыннан соң аның эшен абыйсы Илгиз һәм сеңлесе Флюра Галиева дәвам итә.

Шул ук вакытта гыйбадәтханә төзелешен Илдар Ханов түгел, ә аның абыйсы Илгиз әле 1976 елда ук башлаган дигән альтернатив версия дә бар. Участокта иң беренче бина итеп 1956 елда бертуган Хановлар һәм Галиеваның әнисе йорты төзелгән һәм төзелеш барышында гыйбадәтханәнең бер өлеше булган.

Проектның гомуми макетында Николай Рерихның улы Святослав Рерих катнашкан.

Бу комплекста хезмәтләр һәм йолалар үткәрелми. Галәм гыйбадәтханәсе төрле дин кешеләре иңгә-иң дога кылу урыны дип уйланылмаган. Гыйбадәтханә — барлык диннәрнең архитектура символы һәм аларның музее кебек төзелгән.

Шулай ук, Татарстанда булган барлык дини конфессияләрнең берсе дә бертуган Хановларның мульти-дини комплексын гыйбадәт кылу урыны дип танымыйлар.

2017 елның 10 апрелендә Барлык диннәр гыйбадәтханәсе комплексында янгын чыга. Бина сакланып кала, ләкин янгында бер кеше вафат була. 2017 елның июлендә бинага ремонт ясалды.

Комплекс составы

Ансамбльдә православие чиркәве, мөселман мәчете, яһүд синагогасы, буддист пагодасы, һәм төрле конфессияләр һәм диннәрнең башка объектлары бар. Проектта барлыгы 16 диннең гөмбәзләре һәм биналарның башка символик элементлары, шул исәптән юкка чыккан цивилизацияләрнең дини культларын китерү каралган.

Хәзерге вакытта, комплекста — Мисыр һәм Католик заллары, Чәй бүлмәсе, Гайсә (Иисус Христос) залы, Театр залы, Картиналар галереясе бар. Аларның эчке өлеше монументаль картиналар һәм декоратив сәнгать белән бизәлгән.