Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (صلى الله عليه و سلم) янына ярлы гына бер ир килә. Ул пәйгамбәребезгә күчтәнәч итеп бер касә виноград китерә. Аллаһының илчесе (صلى الله عليه و سلم) аның бүләген кабул итеп ала, бер виноградны алып каба һәм елмая. Аннан икенчесен, өченчесен каба һәрберсен капкан саен янә елмая, моны күреп торган ярлы ир-ат шатлыгыннан нишләргә белми. Ә пәйгамбәребезнең сәхабәләре аптырашта кала, чөнки Аллаһының Илчесе күчтәнәч китерсәләр һәрвакыт алар белән бүлешә торган була, ә бу юлы нишләптер берсе белән дә уртаклашмый.

Пәйгамбәребез (صلى الله عليه و سلم) виноградны ашап бетерә һәм рәхмәт әйтеп касәсен үзен сыйлаучыга кире бирә. Теге ир зур шатлык хисләре белән кайтып китә.

Ул киткәч сәхабәләре пәйгамбәребездән сорыйлар: «Әй Аллаһының илчесе, син һәрвакыт безнең белән бүлешә идең, бүген нишләптер безне виноград белән сыйламадың? — диләр.

Пәйгамбәребез (صلى الله عليه و سلم) аларга карап елмая һәм әйтә: «Сез күрдегезме соң ул ирнең йөзендә нинди шатлык балкыганын. Мин виноградны алып каптым, ләкин ул бик әче иде һәм сезгә бирсәм берәрегез бу хакта әйтеп аның күңелен төшерерсез дип курыктым» — дигән.