2023 елда Татарстанда беренче класска 53 000 нән артык бала барачак.

Иң мөһиме: уку йортлары 30 марттан 30 июньгә кадәр мәктәп территориясенә беркетелгән, шулай ук беренчел яки чираттан тыш өстенлекле хокуклары булган балалар өчен документлар кабул итә башлаячак. Әгәр дә иң якын мәктәп ниндидер сәбәпләр аркасында сезне канәгатьләндерми икән, һәм сез башка районда балагыз өчен уку йортын караган булсагыз, сезгә 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Мәктәп җитәкчелеге сыйныфлар тулысынча комплектланган очракта гына кабул итүдән баш тартырга хокуклы, ягъни буш урыннар булмаганда. Документлар буш урыннар тәмамланганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.