Быел Әдәби Сабантуй 11 августта Апас шәһәр тибындагы поселокта узачак.
4 июльдә Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәм Апас районы җитәкчелеге Апаста Әдәби Сабантуй үткәрү мәйданчыгын карап чыктылар һәм бу зур һәм әһәмиятле чараның кыскача программасын килештерделәр.
Әдәби Сабантуй быел да Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән меңнән артык кунакны җыячак дип көтелә.
Әдәби сабантуй программасында:
- әдәби марафон проекты финалистларын бүләкләү,
- Әдәби көрәш,
- милли уеннар,
- танылган җырчылар һәм артистлар белән концерт программасы,
- танылган язучылар белән очрашулар һәм автограф-сессияләр һ. б.
Сабантуй ахырында кунаклар өчен Апас районы музейларына һәм китапханәләренә экскурсияләр оештырылачак.