Хөсет ул кемнең дә булса башкарган эшләреннән, байлыгыннан сәбәпсез көнләшү, шул байлыкның (нигъмәтнең) юкка чыгуын, югалуын теләү.

Хөсет Ислам динендә гаеп күрелгән вә хәрам кылынган нәрсәләрнең берседер. Кешенең асылында, ягъни барлыгында һәрвакыт хөсет булса да, моны ул эчендә генә саклап тотса, башкаларга аның зарары тимәс иде. Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) болай дигән: «Бөтен кешеләр дә көнчедер. Ләкин, кулы вә теле белән көнләүне күрсәтмәсә, ягъни тышка чыгармаса,бу көнчелек кешегә зарар итмәс».

Хөсет һәрвакыт җәмгыятьтә үч итү вә дошманлык китереп чыгарыр, кешеләр арасында хөрмәт, сөю вә мәхәббәтне бетерер. Пәйгамбәребез «Кешеләр көнләшмәсәләр, тынычлык вә яхшылык эчендә яшәрләр иде», дип әйткән. Шуның өчен дә мөмкин кадәр көнчелектән ерак торырга, мондый зарарлы «еланның» койрыгына басмаска кирәк. Чөнки көнченең үзенә дә, башкаларга да зарары тияр.

Башындагы начар уйлары аркасында хөсетле кеше һәрвакыт тынычсыз булыр, аның рәхәте вә хозуры тынычлыгын «ашап» бетерер. Ләкин көнче моны үзе сизмәс. Шуның өчен дә хәдистә: «Хөсетлекнең гаделлеге шундадыр ул беренче итеп көнләшкән кешенең үзенең калебен яндыра (аның тынгылыгын бетерә)», — дип әйтелгән.

Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) бер хәдисендә бу турыда түбәндәгечә әйткән: «Ут утыннарны яндырып «ашап» бетергән кебек, хөсет тә эшләнгән изгелекләрне, савапларны ашап бетереп юк итәр».

Хөсет мәсьәләсендә дә рөхсәт ителә торган кайбер очраклар бар (әмма бу асылда хөсет түгел,ә кызыгудыр). Моның турында Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһиссәләм) түбәндәгечә аңлаткан: «Хөсет ике нәрсәдә рөхсәт ителә.
Беренчесе Аллаһы Тәгалә бер кешегә белем биреп, ул кеше бу белеме белән хәләлне-хәрамны аерып, Аллаһ кушканча яшәсә;
икенчесе Аллаһ бер кешегә мал, байлык биреп, ул кеше малы вә байлыгы белән изгелекләр эшләсә, башкаларга ярдәм итсә, сәдакаларын, зәкәтләрен чыгарса менә бу кешеләргә кызыгып, алар шикелле булырга теләү хөсет саналмас» — дигән.

Бу хәдистән аңлашылганча, мондый очракларда башкаларның белеме һәм байлыгына кызыгу ул көнләшү түгел, ә бары тик шул савапларны эшләү мөмкинлеген үзебездә дә булуын теләүдер. Бу уй кешеләрне тырышлыкка өндәгәне өчен мөбахтыр, гөнаһ түгелдер.

Икенче яктан, хөсет Аллаһның теләге, Аллаһ биргән язмыш белән була. Кешеләргә мал-мөлкәтне, байлыкны, саулыкны, башка бик куп төрле нигъмәтләрне бирүче Аллаһы Тәгаләдер. Дөньядагы барлыкларның һәммәсен дә Аллаһы Тәгалә туендырыр, Аллаһның биргән ризыклары, нигъмәтләре өчен көнләшү дөрес түгел.

Мондый кешеләр өчен Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән: «Без аларның дөнья мәгыйшәтләрендә (тормышларында) Үзебез бүлдек, кайберләрен бай, кайберләрен фәкыйрь кылдык, вә аларның бәгьзеләрен (кайберләрен) дөнья тормышында дәрәҗәдә бәгъзеләреннән артык кылдык, байлары ярлыларны хак биреп эшләтсеннәр өчен. Раббыңның рәхмәте, алар җыйган малдан». «Зүхърүф / Зиннәтләнү», 43:32

Димәк, хөсетләнгән кешенең үзенә дә хөсетлеге зур зарар китерә. Шайтанның тәкәбберлеге, Адәмнән галәйһиссәләмнән көнләп, аңа Аллаһ әмерен үтәп сәҗдә кылдырмады. Шуның өчен мәңгегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән куылды.

Дөньяда иң беренче эшләнгән зур гөнаһ та хөсет аркасында булды: Адәмнең галәйһиссәләмнең улы Кабил туганы Һабилне көнләшү аркасында үтерде, шулай итеп кешелек тарихында иң зур гөнаһларның берсен эшләде.

Аллаһы Тәгалә безнең һәркайсыбызны шушындый начар сыйфатлардан сакласа иде, кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсә иде.