Яңа туган айны күргәч укыла торган дога

Тальх бине Гобәйдуллаһтан (р.г.) килгән риваятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) яңа туган айны күргәч шулай дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ أَهِلَّهُ عَلَيْنَا بِالْيُمْنِ وَالْإِيمَانِ وَالسَّلَامَةِ وَالْإِسْلَامِ . رَبِّي وَرَبُّكَ اللهُ

«Әллааһүммә әһилләһүү галәйнәә бил-йүмни вәл-иимәни вәс-сәләәмәти вәл-исләәм. Раббии вә раббүкәллааһ.

(Аллаһым! Бу айны безгә бәхетле һәм бәрәкәтле ай ит. Иман, сәламәтлек һәм ислам белән туп-тулы матур кичәләрдә тусын! Әй, Ярымай! Синең дә, вә минем дә Раббыбыз — Аллаһтыр!

Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар

Ураза тоткан кеше уразасын бары тик Аллаһының ризалыгы өчен тотар. Бу караштан уразаның башка гыйбадәтләрдән өстен бер ягы бар. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә: «Ураза минем өчендер, аның әҗерен Мин шәхсән Үзем бирермен», — дигән.

Кичен авыз ачканда белгән догаларны укырга мөмкин. Риваятьләрдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәгечә дога кылуы турында әйтелә:

اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ

«Әллааһүммә ләкә сумтү вә галәә ризкыйкә әфтартү».

(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым, Синең биргән ризыгың белән уразамны ачтым, ифтар кылдым.)

Белгән кешеләргә түбәндәге догаларны уку яхшыдыр.

اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ آمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ

أَفْطَرْتُ وَلِصَوْمِ غَدٍ نَوَيْتُ فَاغْفِرْ لِى مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ .

«Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү вә лисауми гадин нәвәйтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү».

(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым. Сиңа инандым, Сиңа ышандым, Синең ризыгың белән авыз ачтым, иртәнге уразага ният иттем. Минем үткән һәм киләчәк гөнаһларымны гафу ит, Аллаһым!)

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ أَنْ تَغْفِرَ لِى .

«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә бирахмәтикәлләтии вәсигать күллә шәй-ин ән тәгъфиралии».

(Аллаһым! һәр нәрсәне каплаган, үз эченә алган рәхмәтеңне телим. Синнән гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм).

Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога

Зиратта укыла торган дога. Каберләрне зиярәт итү — тормышыбызның бер өлешедер. Үлемнең кайчан һәм ничек килүен без белмибез. Якын дустыбызны я туганыбызны югалтуыбыз мөмкин. Үлемне һәркайсыбыз да хәзерлек белән көтеп торырга тиешбез. Иртән эшкә китеп, кичен өйгә сау-сәламәт кайтуыбызга ышаныч юк. Әгәр уйлап карасаң, дусларыбызның күбе җир өстендә түгел, җир, туфрак астында икән инде. Алар бездән хәер-фатиха өмет итәләр.

Каберләрне зиярәт иткәндә «Ясин», «Тәбарәк», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс», «Фатиха» сүрәләре һәм «Бәкара» сүрәсенең беренче аятьләре укыла. Бу догаларны башка кеше түгел, дога кылырга килгән кеше үзе укыса, хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләрне зиярәт иткәндә түбәндәге доганы укыган:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الْقُبُورِ. يَغْفِرُ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ. أَنْتُمْ سَلَفُنَا وَنَحْنُ بِالْأَثَرِ

«Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр».

(Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез.)

Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәттер. Каберләрне зиярәт итүдән максат — гыйбрәт алудыр. Кайсыбер якларда яңа өйләнешүче яшьләрнең зиратка баруы гадәткә кергән. Бу, үлемне хәтерләп, һәм яңа кушылган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булсын өчен эшләнә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.

Гайшә анабыз бер риваятендә шуны сөйләгән: Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер төнне аның янына килеп яткан. Бераздан соң тавышсыз гына торып киткән. Гайшә анабыз (р.г.), ул кая китте икән дип борчылып, артыннан киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып, дога кылган. Гайшә анабыз (р.г.) тиз генә аннан алда кайтып киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), өйгә кайткач, Гайшә анабызның куркып еш-еш сулаганын күреп: Ни булды, — дип сораган. Гайшә анабызның үз артыннан барганын белгәч, Җәбраилнең (г.с.), аңа килеп, Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиренә китерүен һәм, зиратка барып, дога кылырга әмер итүен белдергәнен сөйләгән. Гайшә анабыз:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Алар өчен мин ничек дога кылыйм? — дип сорагач. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа шул доганы өйрәткән:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِمِينَ وَيَرْحَمُ

اللهُ الْمُسْتَقْدِمِينَ مِنَّا وَالْمُسْتَأْخِرِينَ وَإِنَّآ إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ

«Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-мүэминиинә вәл-мүслимиинә вә йәрхәмүллааһүл-мүстәкъдимиинә миннәә вәл-мүстәэхыйриинәә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун».

(Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Иншә Аллаһ, без дә сезгә кушылырбыз.)

Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган башка бер дога:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ . وَإِنَّآ

إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ أَسْئَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ

«Әссәләәмү галәйкүм әһләд-дийәәри минәл-мүэминиинә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун. Әс-әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийә».

(Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта сезгә кушылырбыз. Аллаһыдан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез.)

Кайчан мөселманнар кабере белән кәферләр кабере катыш булса болай әйтелә:

وَالسَّلَامُ عَلَى مَنِ اتَّبَعَ الْهُدَى

«Вәс-сәләәмү галәә мәниттәбәгаль-һүдәә».

Кабердә яткан үлеләребезгә доганы бары тик зияратка барып кына укырга димәгән. Кайда укылса да, Коръән һәм догаларыбыз аларга барып ирешер. Каберләрне зиярәт итү алардан бигрәк үзебез өчен файдалы, чөнки ул безгә үлемне хәтерләтә.

Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ، وَأَعُوذُ بِكَ

مِنَ الْجُبْنِ وَالْهَرَمِ وَالْبُخْل، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ

«Әллааһүммә! Иннии әгуузү бикә минәл-гаҗзи вәл-кәсәл вә әгуузү бикә минәл-җүбни вәл-һәрами вәл-бухл! Вә әгуузү бикә мин газәәбил-кабр!»

(Йә Аллаһым! Мине юклыктан һәм ялкаулыктан Үзең сакла! Вакчыллык, картлык, саранлык һәм кабер газабыннан Сиңа сыенам!)

Кабер газабы ике төрле була:

Туктаусыз булачагы бар. Аллаһы Тәгалә әйткән:

النَّارُ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا غُدُوًّا وَعَشِيًّا وَيَوْمَ تَقُومُ

السَّاعَةُ أَدْخِلُوا آلَ فِرْعَوْنَ أَشَدَّ الْعَذَابِ

«Аларга иртә дә, кич тә ут газабы күрсәтелер, әмма кыямәт көне булгач, «Фиргавен кавемен газапның иң катысына кертегез! » диелер». («Мөэмин» сүрәсе, аять 46.)

Бәрра бине Газиб хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

ثُمَّ يُفْتَحُ لَهُ بَابٌ إِلَى النَّارِ فَيَنْظُرُ إِلَى مَقْعَدِهِ فِيهَا حَتَّى تَقُومَ السَّاعَةُ

«… аннан соң аңа җәһәннәмгә ишек ачылыр һәм, кыямәт килгәнче, булачак урынын ул ишектән күреп торачак… «

2. Күпмедер булып, аннан соң бетәчәге бар. Бәләкәй җинаять иясе, гөнаһына карата билгеле бер вакыт газапланыр, аннан соң хәле җиңеләйтелер.

Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога

Фәкыйрьлек ислам диненең яратмаган, аңа каршы көрәшкән күренешедер. Шуның өчен мөселман, ризык һәм мәгыйшәтен хәләлдән табу өчен, көн-төн тырышырга тиеш. Әлбәттә, Аллаһыга дога кылып ялварырга, бу начар халәттән үзен коткаруны сорарга беркайчан да онытмаска кирәк. Фәкыйрь булган кешегә ястү намазыннан соң түбәндәге доганы самими күңел белән укырга, күңеленнән теләгәнен дә әйтергә мөмкин.

بِسْمِ اللهِ عَلَى نَفْسِى وَمَالِى وَدِينِى. اللَّهُمَّ رَضِّنِى بِقَضَائِكَ وَبَارِكْ لِى

فِيمَا قُدِّرَ لِى حَتَّى لَا أُحِبَّ تَعْجِيلَ مَا أَخَّرْتَ وَلَا تَأْخِيرَ مَا عَجَّلْتَ

«Бисмилләәһи галәә нәфсии вә мәәлии вә диинии. Әллааһүммә раддыйнии бикадаа-икә вә бәәрик лии фиимәә куддира лии хәттәә ләә үхиббә тәгъҗиилә мәә әххартә вә ләә тәэхира мәә гаҗҗәлтә».

(Үзем, малым һәм динем турында Аллаһының исеме белән сөйләрмен. Аллаһыым! Тәкъдир һәм хөкемеңә мине риза кыл, миңа тәкъдир ителгән нәрсәләрне бәрәкәтләндер. Шулай ки, соңга калдырганыңны хәзер бир, хәзер бирәчәгеңне соңга калдырма).

Мул ризык сорап укыла торган дога

«Хәшер» сүрәсенең соңгы аятьләре булган «Ләү әңзәлнәә»не укыганнан соң:

يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا فَتَّاحُ يَا غَنِيُّ يَا رَزَّاقُ . اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ أَنْ تَرْزُقَنِى

كُلَّمَا أُرِيدُ خَزَائِنَ قُدْرَتِكَ وَيَسِّرْ لِى مَطْلُوبِى وَحَصِّلْ مُرَادِى يَا مُجِيبَ الدَّعَوَاتِ .

يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ يَا بَدِيعَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ

وَالْإِكْرَامِ . اللَّهُمَّ اعْطِنَا رِزْقًا وَاسِعًا وَأَنْتَ تَرْزُقُ مَنْ تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ

«Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү, йәә фәттәәхү йәә ганиййү йәә раззәәкъ. Әллааһүммә иннии әс-әлүкә ән тәрзүкании күлләмәә үриидү хазәә-инә кудратикә вә йәссирлии мәтълүүбии вә хассыйль мүраадии йәә мүҗиибәд-дәгавәәт. Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү йәә хәййү йәә каййүүмү йәә бәдиигас-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан вәәсиган вә әнтә тәрзүку мән тәшәә-у би гайри хисәәб».

(Әй, Ханнән, Мәннан, Фәттах, Гани, Раззәкъ булган Аллаһым! Синең кодрәт хәзинәңнән миңа күп иттереп ризык бирүеңне, эшләремне җиңелләштерүеңне, теләкләремне җиренә җиткерүеңне телимен. Әй, догаларны кабул итүче Аллаһ! Ханнән, Мәннан, Гани, Каюм булган Аллаһым! Әй, күкләрне һәм җирне бар итүче, бөеклек һәм юмартлык хуҗасы — Аллаһы Тәгалә! Безгә мул ризык ихсан ит, чөнки Син теләгәнеңә исәпсез-хисапсыз ризыклар бирерсең.)

Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы

Бүгенге тормышыбыз шартларының нәтиҗәсе буларак кешеләр вакыт-вакыт матди һәм мәгънәви авырлыкларга очрыйлар. Мондый халәткә төшкән кеше, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Намазда беренче рәкәгатьтә «Инширах» сүрәсен, икенче рәкәгатьтә «Гаср» яки «Кәүсәр «сүрәсен укырга тиеш.

Намаздан соң укый белгән кадәр «Инширах» сүрәсен, Коръәни Кәримнән дога аятьләрен укырга кирәк. Монда «Әәмәнәр-расүүлү»нең укылуы да хәерле. Болар укылганнан соң:

رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي . وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي . وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي

. يَفْقَهُوا قَوْلِي . رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ .

«Раббиш-рахлии садерии. Вә йәссир лии әмрии. Вәхлүл гукъдәтәм мин лисәәнии. Йәфкаһүү каулии. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр» аятьләре мөмкин кадәр кабатлап укылыр. Кайгы-хәсрәттән котылу өчен күңелдән теләгән дога кабат кылыныр.

«Инширах» һәм «Гаср» сүрәләре:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . أَلَمْ نَشْرَحْ لَكَ صَدْرَكَ . وَوَضَعْنَا عَنْكَ

وِزْرَكَ . الَّذِي أَنْقَضَ ظَهْرَكَ . وَرَفَعْنَا لَكَ ذِكْرَكَ . فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا

. إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا . فَإِذَا فَرَغْتَ فَانْصَبْ . وَإِلَى رَبِّكَ فَارْغَبْ.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм нәшрах ләкә садеракь, вә вәдагънәә гаңкә визракь. Әлләзии әңкада заһракь. Вә рафәгънәә ләкә зикракь. Фә иннә мәгаль-гусри йүсраа. Иннә мәгаль-гусри йүсраа. Фә изәә фәрагътә фәңсабе. Вә иләә раббикә фәргабе».

(Без синең күкрәгеңне (кальбеңне) ачмадыкмы? Билеңне бөккән авырлыкның йөген тартып алмадыкмы? Синең шаныңны һәм даныңны күтәрмәдекме? Һичшиксез, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Әйе, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Эшләрең бетүгә тагын кабат эшлә. Бары тик Раббыңа юнәл).

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَالْعَصْرِ . إِنَّ الْإِنْسَانَ لَفِي خُسْرٍ.

إِلَّا الَّذِينَ ءَامَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَتَوَاصَوْا بِالْحَقِّ وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вәл-гаср. Иннәл-иңсәәнә ләфии хуср. Илләлләзиинә әәмәнүү вә гамилүс-саалихәәти вә тәвәәсау бил-хәккый вә тәвәәсау бис-сабер».

(Гасыр белән ант итәмен ки, инсан чыннан да зарар эчендәдер, зыян күрүчедер. Моннан бары тик иман китереп, тәкъва булган кешеләр генә, иман китереп яхшы эшләр эшләгәннәр генә, бер-берләренә хакыйкатьне һәм сабырлыкны васыять иткәннәр генә котылыр (иминдер)).

Бәла-казага очраган кешене күргәндә укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي عَافَانِي مِمَّا ابْتَلَكَ بِهِ وَفَضَّلَنِي عَلَى كَثِيرٍ مِنْ خَلْقِهِ تَفْضِيلًا

«Әлхәмдү лилләәһилләзии гаафәәнии миммәбтәләкә биһии вә фәддаләнии галәә кәсиирин мин халькыйкә тәфдыйиләә».

Риваять ителде: «Әгәр ут янганны күрсә, сүндерсен ул утны тәкбир белән».

Авырулардан шифа табу өчен укыла торган дога

Авыру кеше хасталыгыннан котылу өчен, вакытны сузмыйча, табибка барырга тиеш. Табиб әйкәннәрне үтәгәндә догадан да файдаланырга мөмкин. Авыру бу догаларны үзе укырга мөмкин, башка кешедән дә укыта ала.

Тәһарәтле хәлдә башта «Фатиха» сүрәсе, соңыннан Коръәни Кәримнән шифа аятьләре укылыр. Бу аятьләр түбәндәгеләр:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُؤْمِنِينَ . وَ يُذْهِبْ غَيْظَ قُلُوبِهِمْ.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим».

(Аллаһ мөэмин кавеменең күкрәкләренә шифа бирер, күңелләрендәге үч алу һәм дошманлык тойгыларын бетерер.) («Тәүбә» сүрәсе, аять 14-15.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . يَاأَيُّهَا النَّاسُ قَدْ جَاءَتْكُمْ مَوْعِظَةٌ

مِنْ رَبِّكُمْ وَشِفَاءٌ لِمَا فِي الصُّدُورِ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .

«Йәә әййүһән-нәәсү каде жәә-әткүм мәүгыйзатүм-мир-раббикүм вә шифәә-үллимәә фис-судүүри вә һүдәүв-вә рахмәтәл-лил-мүэминиин.»

(Әй, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер нәсыйхәт һәм йөрәкләрдәге авырлыкларга бер шифа, мөэминнәр өчен бер һидаять һәм рәхмәт килде.) («Юныс» сүрәсе, аять 57.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْءَانِ مَا هُوَ شِفَآءٌ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .

«Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәә-үв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин.»

(Без Коръәндә мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез.) («Исра» сүрәсе, аять 82.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَإِذَا مَرِضْتُ فَهُوَ يَشْفِينِ .

«Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин».

(Авырган вакытта миңа Аллаһ шифа бирер.) («Шүгара» сүрәсе, аять 80.)

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . قُلْ هُوَ لِلَّذِينَ ءَامَنُو هُدًى وَشِفَآءٌ .

«Куль һүә лилләзиинә әәмәнүү һүдәүв-вә шифәә».

(Әйт ки, ул (Коръән) инанганнар өчен һидаять һәм шифадыр.) («Фуссыйләт» сүрәсе, аять 44.)

Бу аятьләр укылганнан соң түбәндәгечә дога кылына:

اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ أَذْهِبِ الْبَأْسَ إِشْفِ أَنْتَ الشَّافِى لَا شِفَاءَ إِلَا شِفَاؤُكَ شِفَاءٌ

لَا يُغَادِرُ سَقَمًا. اللَّهُمَّ إِشْفِ عَبْدَكَ يَنْكَأْ لَكَ عَدُوًّا أَوْ يَمْشِ لَكَ إِلَى صَلَاةٍ .

«Әллааһүммә раббән-нәәси әзһибил-бәэсә ишфи әнтәш-шәәфи ләә шифәә-ә илләә шифәә-үк. Шифәә-үн ләә йүгаадиру сәкамән. Әллааһүммәшфи габдәкә йәнкә ләкә гадүввән әү йәмши ләкә иләә саләәтин».

(Аллаһым! Әй, инсаннарның Раббысы! Авыруны юк итүче! Авыруны бетерүче шифа бир. Шифа биргән бары тик Син генә, Синнән башка шифа бирәчәк беркем дә юктыр. Аллаһым! Шул колыңа шифа бир ки, Синең дошманыңа зарар бирсен яки Синең ризалыгыңны казану өчен намаз кылып йөрсен.)

بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ مِنْ كُلِّ شَيْءٍ يُؤْذِيكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ

نَفْسٍ أَوْ عَيْن حَاسِدٍ . اللَّهُمَّ يَشْفِيكَ بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ .

«Бисмилләәһи әркыйикә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Әллааһүммә йәшфиикә бисмилләәһи әркыйикә».

(Сиңа борчу, җәфа биргән һәр нәрсәдән, һәр көнләшкән нәфестән яки күз тиюдән Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим.)

أَعُوذُ بِكَ اَللَّهُمَّ مِنَ الْبَرَصِ وَالْجُنُونِ وَالْجُذَامِ وَمِنْ سَيْئِ الْأَسْقَامِ

«Әгуузү бикәллааһүммә минәл-бәраси вәл-җүнүүни вәл-җү-зәәми, вә мин сәй-ил-әскаам!»

(Ий Аллаһым, мине диваналыктан һәм дә төрле яман авырулардан сакла!)

اَللَّهُمَّ جَنِّبْنِي مُنْكَرَاِت الْأَخْلاَقِ وَالْأَعْمَالِ وَالْأَهْوَاءَ وَالْأَدْوَاءَ

«Әллааһүммә, җәннибнии мүнкәратил-әхләкый вәл-әгъмәә-ли вәл-әһвәә-ә вәл-әдвәә-ә».

(Йә Аллаһым! Бозык эшләрдән, сыйфатлардан, бозык хыялдан, чирләрдән Үзең сакла!)

Төчкергән кешегә әйтелә торган дога

Течкерүче төчкергәч:

الْحَمْدُ لِلَّهِ

«Әл-хәмдү лилләәһ»

(Аллаһыга мактау булсын) , — дип әйтергә тиеш.

Пәйгамбәр (с.г.в.) төчкергән кешегә:

يَرْحَمُكَ اللهُ

«Йәрхәмүкәллааһ».

(Аллаһ сиңа рәхмәт итсен), диюне васыять иткән. Төчкерүче исә:

وَإِيَّاكُمْ وَيَغْفِرُ لَنَا وَلَكُمْ

«Вә иййәәкүм вә йәгъфиру ләнәә вә ләкүм».

(Аллаһ сезгә дә рәхмәт итсен, безне дә, сезне дә гафу итсен) яки

يَهْدِينَا وَيَهْدِيكُمُ اللهُ

«Йәһдиинәә вә йәһдиикүмүллааһ».

(Аллаһ безгә дә, сезгә дә һидаять бирсен), дияр.

Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . بِسْمِ اللهِ الَّذِى لَا يَضُرُّ مَعَ اسْمِهِ شَيْءٌ فِى

الْأَرْضِ وَلَا فِى السَّمَآءِ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . إِنَّهُ مِنْ سُلَيْمَانَ وَإِنَّهُ بِسْمِ

اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّةِ مِنْ شَرِّ كُلِّ مَا خَلَقَ

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәә-и вә һүәс-сәмиигуль-галиим. Иннәһүү мин сүләймәәнә вә иннәһүү бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әгуузү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти мин шәрри күлли мәә халәкъ.»

(Ул Аллаһ исеме белән ки, Аның исеме белән бергә булганда җирдә һәм күктә бер нәрсә дә зарар итә алмас. Ул ишетүче һәм белүчедер. Ул, һичшиксез, Сөләйманнандыр һәм аның беренче юлы «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим»дер. («Нәмел» сүрәсе, аять 30.) Яраткан нәрсәләрнең явызлыгыннан Аллаһының тулы һәм кимчелексез булган сүзләренә сыенамын.)

Бу дога кичен өч мәртәбә укылыр. Иртә торгач исә:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . سَلَامٌ عَلَى نُوحٍ

فِى الْعَالَمِينَ . إِنَّا كَذَالِكَ نَجْزِى الْمُحْسِنِينَ .

«Сәләәмүн галәә нүүхин фил-гааләмиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил-мүхсиниин» аяте унҗиде мәртәбә укылыр.

(Бөтен галәмнәр эчендә Нухка сәлам булсын. Инде без, матур сүзләр сөйләп, гүзәл һәм яхшы эш кылганнарны шулай бүләкләндерербез.)

Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَفْوَ وَالْعَافِيَةَ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَة

«Әллааһүммә! Иннии әс-әлүкәл-гафвә вәл-гаафиятә фид-дүнья вәл-әәхыйра!»

(Аллаһым, Синнән генә гөнаһларымны ярлыкавыңны һәм дә фани һәм бакый дөньяңда Синнән иминлек сорыйм!)

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَفْوَ وَالْعَافِيَةَ فِي دِينِي وَدُنْيَايَ وَأَهْلِي وَمَالِي

«Әллааһүммә! Иннии әс-әлүкәл-гафвә вәл-гаафиятә фии диинии вә дүньйәәя вә әһлии вә мәәлии! «

(Аллаһым, Синнән генә гөнаһларымны ярлыкавыңны сорыйм, Синнән генә динемдә дә, дөньялыкта да, гаиләдә дә тынычлык урнаштыруыңны сорыйм!)

Золымга каршы укыла торган дога

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ اللهُ الَّذِي لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ ذُو الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ .

بِسْمِ اللهِ الَّذِي لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ . بِسْمِ اللهِ الَّذِي لَا يَضُرُّ مَعَ اسْمُهُ

شَيْءٌ فِي الْأَرْضِ وَلَا فِي السَّمَآءِ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ

مِنْ شَرِّ فَلَان أَوْ فَلَانَة

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә зүл-җәләәли вәл-икраам. Бисмилләәһилләзии ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүм. Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәәә-и вә һүәс-сәмиигуль-галиим. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин шәрри фүләәни әү фүләәнә».

Иман белән җан тәслим кылу өчен соңгы сулышны алганда укыла торган дога

أَشْهَدُ أَن لّآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ .

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ مُحَمَّدً رَسُولُ اللهِ. لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ, لَهُ الْمُلْكُ,

وَلَهُ الْحَمْدُ يُحْيِي وَيُمِيتُ وَهُوَ حَيٌ لَا يَمُوتُ بِيَدِهِ الْخَيْرُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ.

رَبَّنَآ ءَاتِنَا فِى الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِى الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ . رَبَّنَا اغْفِرْ لِى

وَلِوَالِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ . بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

«Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Ләә иләәһә илләллааһү мүхәммәдүр-расүүлүллааһ. Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү йүхьйии вә йүмиитү вә һүә хәййүн ләә йәмүүтү бийәдиһил-хайру вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир.

Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәгъфир лии вә ли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкумүл-хисәәб. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.»

(Мин таныклык кыламын ки, Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Аның дусты һәм уртагы да юктыр. Мин шулай ук таныклык бирәм ки, Мөхәммәд Аның колы һәм илчеседер. Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Аның уртагы, иптәше дә юктыр. Мөлек — Аныкыдыр, Мактау Аңа лаектыр. Ул яшәтер, Ул җанны алыр. Ул тередер, үлмәс. Хәер Аның кулындадыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитәдер.

Әй, Раббыбыз! Бу дөньяда һәм ахирәттә безгә яхшылык һәм матурлык ихсан ит, һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла. («Бәкара» сүрәсе, аять 201) Әй, Раббыбыз! Мине, әти-әниемне һәм бөтен мөэминнәрне кыямәт көнне гафу ит («Ибраһим» сүрәсе, аять 41.), әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган, Аллаһ!)

Үлем хәбәре ишеткәннән соң укыла торган дога

إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّآ إِلَيهِ رَاجِعُونَ . وَإِنَّآ إِلَى رَبِّنَا لَمُنْقَلِبُونَ . اللَّهُمَّ اكْتُبْهُ فِى الْمُحْسِنِينَ

وَاجْعَلْ كِتَابَهُ فِى عِلِيِّيّنَ وَاخْلُفْهُ عَلَى عَقِبهِ فِى الْغَابِرِينَ . اللَّهُمَّ لَا تُحَرِّمْنَا أَجْرَهُ

وَلَا تَفْتِنَّا بَعْدَهُ وَاغْفِرْ لَنَا وَلَهُ .

«Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун. Вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Әллааһүммәктүбһү фил-мүхсининиинә вәҗгаль китәәбәһүү фии гыйллиййиинә вәхълүфһү галәә гакыйбиһии фил-гаабириин. Әллааһүммә ләә түхәрримнәә әҗраһүү вә ләә тәфтиннәә бәгъдәһүү вәгъфир ләнәә вә ләһүү.»

(Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз һәм, әлбәттә, Раббыбызга кавышачакбыз. Аллаһым! Аны Синең каршыңда яхшы булганнардан яз, китабын югарыда тапканнардан кыл. Тере калганнарга ярдәмче бул, Аллаһым! Безне аның әҗереннән мәхрүм итмә. Аңардан соң безне фетнәгә төшермә, безне һәм аны гафу ит).

Сәдака биргәч укыла торган дога

رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّآ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ العَلِيمُ

«Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим.»

(Әй, Раббыбыз! Бездән аны кабул ит, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең).

Җил-давыл чыкканда укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ هَذِهِ الرِّيحِ وَخَيْرَ مَا فِيهَا وَخَيْرَ

مَا أَرْسَلْتَ بِهِ وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا فِيهَا وَمِنْ شَرِّ مَا أَرْسَلْتَ

«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайра һәәзиһир-риихи вә хайра мәә фииһәә вә хайра мәә әръсәлтә биһии вә нәгуузү бикә мин шәрри мәә фииһәә вә мин шәрри мәә әръсәлтә».

(Аллаһым! Синнән бу җил-давылның хәерен телим. Аллаһым! Бу давыл белән җибәргән нәрсәнең хәерен Синнән телим һәм Син җибәргән нәрсәләрнең начарлыгыннан Сиңа сыенамын.)

Яшен белән күк күкрәгәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ لَا تَقْتُلْنَا بِغَضَبِكَ وَلَا تُهْلِكْنَا بِعَذَابِكَ وَعَافِنَا قَبْلَ ذَلِكَ

«Әллааһүммә ләә тәкътүлнәә бигадабикә вә ләә түһликнәә би газәәбикә вә гаафинәә каблә зәәлик».

Яки бу дога укыла:

سُبْحَانَ الَّذِي يُسَبِّحُ الرَّعْدُ بِحَمْدِهِ وَالْمَلَآئِكَةُ مِنْ خِيفَتِهِ

«Сүбхәәнәлләзии йүсәббихүр-рагъдү би хәмдиһии вәл-мәләә-икәтү мин хыйифәтиһ».

Яңгыр яуганда укыла торган дога

اللَّهُمَّ هُوَالَيْنَا وَلَا عَلَيْنَا . اللَّهُمَّ عَلَى الْآكَامِ وَالْآحَامِ وَالظِّرَابِ

وَالْأَوْدِيَةِ وَمَنَابِةِ الشَّجَرِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

«Әллааһүммә һүә иләйнәә вә ләә галәйнәә. Әллааһүммә галәл-әәкәәми вәл-әәхәәми вәз-зыйрааби вәл-әүдийәти вә мәнәәбәтиш-шәҗәри бирамәтикә йәә әрхәәмәр-раахимиин) ике я өч мәртәбә укысыннар».

Әгәр яңгыр күплектән зарар куркынычы туса, бу доганы укыла:

اللَّهُمَّ صَيِبًا نَافِعًا

«Әллааһүммә саибән нәәфиган».

Күз тиюгә каршы укыла торган дога

Күз тиюдән «Фатиха» һәм «Аятел-Көрси» аятьләреннән соң шушы аятьләр укылыр:

وَإِنْ يَكَادُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَيُزْلِقُونَكَ بِأَبْصَارِهِمْ لَمَّا سَمِعُوا

الذِّكْرَ وَيَقُولُونَ إِنَّهُ لَمَجْنُونٌ . وَمَا هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ .

«Вә иййәкәәдүлләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би әбесаариһим ләммәә сәмигуз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗнүүн. Вәмәә һүә илләә зикрул-лил-гааләмиин».

(Дөрестән дә, кяферләр сиңа булган дошманлыкларыннан Коръәнне ишеткәндә сиңа киләләр, начар карашлары белән сиңа зарар китерергә телиләр. «Ул бер мәҗнүн», — дип әйтәләр. Хәлбуки, Коръән галәмнәр өчен бер үгет-нәсыйхәттер. («Каләм» сүрәсе, аять 51-52.)

Бу аятьләрне укыганнан соң:

أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ وَهَامَّةٍ وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لَامَّةٍ

«Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтаанин вә һәәммәтин вә мин күлли гайнин ләәммәһ…»

(Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын.)

Көзгедә үз йөзен күргән вакытта укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي سَوَّى خَلْقِي فَعَدَلَهُ وَصَوَّرَ

صُورَةَ وَجْهِي فَأَحْسَنَهَا وَجَعَلَنِي مِنَ الْمُسْلِمِينَ

«Әлхәмдү лилләәһилләзии сәввәә халькыйи фәгадәләһүү вә саввәра сууратә вәҗһии фә әхсәнәһәә вә җәгаләнии минәл-мүслимиин».

Тиләвәт сәҗдәсе догасы

Коръәни Кәримнән сәҗдә аятен укыганда, аяк өсте тәкбир әйтеп, сәҗдәгә кителер. Сәҗдәдә, башка намаз сәҗдәләрендәге кебек, өч мәртәбә: «Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә», — дип әйтелер.

Тиләвәт сәҗдәсендә дә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) намаз сәҗдәләрендә укыган догаларын укырга мөмкин.

Тиләвәт сәҗдәсеннән соң:

سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ

«Сәмигънәә вә әтагънәә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир.»

(Ишеттек һәм буйсындык. Әй, Раббыбыз, мәгъфирәтеңне телибез. Кайтуыбыз бары тик Сиңадыр), дип әйтелә.

Бәланең китүе өчен укыла торган дога

Ике рәкәгать намаз укыганнан соң «Аятел-Көрси» мөмкин кадәр кабат-кабат укылыр. Аннан соң шул дога укылыр:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ .

يَا فَتَّاحُ . افْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ . اللَّهُمَّ نَجِّنَا مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ . أَنْتَ مَوْلَانَا

فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ . إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا . وَيَنْصُرَكَ اللهُ نَصْرًا عَزِيزًا

. لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ . يَا رَحْمَنُ يَا رَحِيمُ يَا لَطِيفُ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин. Йәә фәттәәхү ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммә нәҗҗинәә минәл-каумиз-заалимиин. Әнтә мәүләәнәә фәнсурнәә галәл-каумил-кәәфириин. Иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсран газиизәә. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Йәә рахмәәнү йәә рахиимү йәә ләтыйфү йәә әрхәмәр-раахимиин.»

(Аллаһының исеме белән. Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Син һәр нәрсәдән бөексең, Аллаһым! Сине тәсбих итәмен, чөнки мин залимнәрдән булдым. Әй, колларына бөтен ишекләрне ачучы Аллаһ! Миңа хәерле ишекләрне ач. Әй, Раббым! Мине залим кешеләрдән коткар һәм сакла. Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит. Коръәндә фәтех һәм җиңү вәгъдә итәсең. Бу аятьләр хөрмәтенә җиңү һәм ярдәм бир, йә Рабби! Аллаһыдан башка көч вә куәт иясе юктыр. Ул бөек һәм олугтыр. Әй, Рахмән, Рахим һәм Латыйф сыйфатлары булган һәм мәрхәмәтлеләрнең дә мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!)

Колак тавышланса укыла торган дога

ذَكَرَ اللهُ بِخَيْرٍ مَنْ ذَكَرَنِي

«Зәкәраллааһү би хайрин мән зәкәрании».