Дүрт нәрсә йөзеңне нурландырыр:
- Аллаһыдан курку;
- Сәдака;
- Мохтаҗларга ярдәм итү;
- Рәхмәтле булу;
Дүрт нәрсә йөзеңне нурсыз итәр:
- Ялган;
- Оятсызлык;
- Кирәкмәгән нәрсә белән кызыксыну;
- Динең турында кайгыртмау.
Дүрт нәрсә сине сырхау итәр:
- Күп сөйләү;
- Күп йоклау;
- Күп ашау;
- Күп ярату.
Дүрт нәрсә җисемеңә зыян салыр:
- Сагыш;
- Комсызланып ашау;
- Начарлык турында уйлау;
- Төнен йокламау.
Дүрт нәрсә сиңа байлык китерер:
- Намаз уку;
- Тәүбә итү;
- Сәдака;
- Зикер әйтү.
Дүрт нәрсә сине ярлы итәр:
- Көндезен йоклау (сәбәпсез)*;
- Намазны бетерү;
- Ялкаулык;
- Икейөзлелек.
*Төш вакытында 10-15 минут йоклап алу сөннәт гамәл, дин буенча киңәш ителә