Әльясәгъ галәйһиссәлам Аллаһ тәгаләнең Бәнү Исраил кавеменә Ильястән соң җибәрелгән пәйгамбәрләреннән иде. Ул Ильястән соң пәйгамбәр булып килсә дә, ләкин аның (Ильяснең) сүзләрен тыңлап, бергә Аллаһка гыйбадәт кылып, бер чорда яшәде.
Ильяс галәйһиссәлам вафат булгач, Әльясәгъ галәйһиссәлам кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өндәп, алар арасында гаделлек урнаштыра башлады. Халык аны ярата һәм хөрмәт итә иде. Әльясәгъ галәйһиссәламнең күркәм сыйфатларыннан, ул көндезе белән ураза тотып, кичләрен гыйбадәттә булды.
Аллаһ тәгалә Коръәндә Әльясәгъ галәйһиссәламнең югары дәрәҗәләрдә булуын зикер итеп болай диде (мәгънәсе): «Дәхи Исмәгыйльне, Әльясәгъне, Юнысны вә Лутны һидәяткә салдык, үз заманаларында бөтен дөнья кешеләреннән аларны дәрәҗәдә артык кылдык». (Әнгам: 86)
Шулай ук, Аллаһ тәгалә Әльясәгъ галәйһиссәламнең башка кешеләргә караганда, Үзенең сайланган изге бәндәләреннән икәнлеген Коръәндә әйтеп узды (мәгънәсе): «Янә Исмәгыйль, Әльясәгъ вә Зүлкифелләрне искә ал, аларның һәркайсы Без ихтияр иткән изгеләрдән иде». (Сад: 48)
Әйткәнебезчә балалар, Әльясәгъ кавемен бер Аллаһка гыйбадәт кылырга чакырды һәм бик зур тырышлык вә сабырлык күрсәтте.
Әльясәгъ галәйһиссәлам үзенә йөкләнгән пәйгамбәрлек вазыйфасын тиешенчә үтәп, ошбу дөньядан Аллаһның әмере белән китеп барды.
Гәзиз нәниләрем! Әльясәгъ пәйгамбәр хакындагы бик кыска сәяхәтебез шушында тәмам. Аплаһ тәгалә безгә бу пәйгамбәрнең тормыш юлыннан бик күп файдалар алырга насыйп итсен вә барчабызны да Фирдәвес Җәннәтләренә ирештерсен. Әмин!
Киләсе пәйгамбәрләр тарихында очрашканчыга кадәр, вәссәламү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәрәкәтүһ!
Беренче: Бу кыйссадан алынган файдалар:
— Әльясәгъ Бәнү Исраил кавеменә җибәрелгән пәйгамбәрләрдән булды.
— Әльясәгъ Ильяс белән бер чорда яшәде һәм һәрвакыт аның сүзләренә итагать итеп, аның белән бергә Аллаһка гыйбадәттә булды.
— Әльясәгъ кешеләр арасында гаделлек урнаштырды һәм Аллаһка гыйбадәт кылырга өндәде.
— Әльясәгъның көндезләрен уразада булса, кичләрен гыйбадәт кылып уздыра торган иде.
— Аллаһ тәгалә Әльясәгъны Үзенең иң күркәм, юмарт, саф бәндәләреннән итте. гыйбадәттә үткәрә иде.