ӘЛМӘТ ШӘҺӘРЕ ҺӘМ ӘЛМӘТ РАЙОНЫНДА КОРБАН ГАЕТЕ‼️

📍Кайчан: 16 июнь

📍КОРБАН ЧАЛУ НИСАБЫ: 51.000 сум

‼️*Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетен ачу тантанасы — Корбан гәетендә булачак, шуңа күрә дә шәһәрнең кайбер мәчетләрендә гәет намазы укылмаячак. Йөри торган мәчет хәзрәтләреннән белешегез.*

📍ӘЛМӘТ районында гает тәртибе:
🔹04:00 – Коръән уку
🔹04:30 – гает вәгазе уку
🔹05:00 – гает намазы
🔹05:10 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

🗓️ Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 15, 16, 17, 18, 19 июнь
👉 Бу көннәрдә (15нче июннең иртәнге намазыннан башлап, 19нчы июньнең икенде намазына хәтле), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”.

👳🏻‍♂️ Ирләр тәкбирне тавыш белән,🧕🏼 хатын-кызлар эчтән әйтә.

📍Корбан чалу 18нче июнь кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Мәгълүмат Әлмәт мөхтәсибәте телеграмм каналыннан алынды