Фитр садака (зәкәт әл Фитр) бирү — ул Рамазан аенда ураза тоту шартларының берсе. Фитр гаиләнең барлык әгъзаларыннан (шул исәптән яңа туган балалар исеменнән дә) 2024 елның 10 апреленә кадәр, ягъни Ураза гаете көнне бәйрәм намазы башланганчыга кадәр түләнелә.
Фитыр садаксы асылы Ибн Аббас тапшырган хәдистә язылган: Мөхәммәд пәйгамбәр (Аллаһ аны сәламләсен) ураза тотучыны ялгыш сүзләрдән һәм бозыклыклардан чистарту өчен, шулай ук мохтаҗларга ярдәм итсен өчен фитр-садака түләүне мәҗбүри иткән.
2024 елда Фитр садака күләме
Түләнергә тиешле фитрның зурлыгы гаиләнең байлыгына бәйле:
- аз керемле кешеләр өчен — 150 сум;
- урта хәлле кешеләр өчен — 800 сум;
- байлар өчен — 1200 сумнан һәм аннан да югарырак.
Югарыда китерелгән сумма гаиләнең һәр әгъзасы исеменнән түләнә.
Фитр садакасын кайчан түләргә?
Фитырны Ураза бәйрәме башланганчы биреп өлгерергә кирәк, аннан иртәрәк тә бирергә була. Быел 2024 елның Рамазан аенда — 10 апрельгә кадәр, ягъни Ураза гаете башланганчы бирелергә тиешле.
Фитрны кемгә бирергә яисә кайда түләргә була?
Ураза фитрасын мохтаҗ кешеләргә, шулай ук әлеге хәйрия төрен җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче мәчетләргә һәм хәйрия оешмаларына бирергә кирәк.
Мәсәлән, фитр-садакны «Зәкят» хәйрия фонды сайтында түләргә була. «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын таратуны оештыра.
Фитр сәдакасы догасы
Фитыр садакасы биргән кеше түбәндәгечә дога кыла ала:
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим.Амин!
“Әй, Раббыбыз! Бездән кабул ит, дөрестән дә, Син ишетүче һәм белүчесең. Амин!”
Сәдака алган кеше кыла торган дога:
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ. Амин!
Мәгънәсе: “Әй Аллаһы, (бирүченең исеме) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер. Амин”.