Халык мәгарифе системасында эшләп, татар халкының мәгърифәтен күтәрүгә 42 ел хезмәтен салган Габдулла Габделкәбир улы Фәйзинең (Сатыев) исеме ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.

Габдулла Фәйзи 1886 елның 13 июнендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Тәтер Арслан исемле татар авылында укытучы гаиләсендә туган.

Уку яше җиткәч, атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсенә укырга керә һәм 1899 елны аны тәмамлый. Шул ук елны аның мәдрәсәдә укытучы булып эшләп йөргән җиреннән атасы үлеп китә. Габдуллага да мәдрәсәдә укытып көн итү язмышы кала.

Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укыткан дәверендә, бер үк вакытта ул авылда эшләп килгән рус классында укый һәм аны 1904 елны уңышлы тәмамлый. 1906 елга хәтле туган авылында укытып, белемен күтәрү нияте белән Уфага килә. Мәдрәсә һәм рус классында алган белем генә Габдулла Фәйзигә рус югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирми һәм ул Төркиягә укырга китәргә карар кыла. Аның өчен ул төрек теленнән, әдәбиятыннан, мәдәниятыннан шактый хәзерлекле була. Чил илгә чыгу өчен паспорт алуда аңа Уфада большевиклар белән бәйләнештә эшләгән Әхмәт-Солтан Терегулов ярдәм итә.

1906 елда Габдулла Фәйзи Истамбулга барып, университетның хәзерлек группасына керә. Ике сыйныфлы бу группа укытучылар семинариясе дип аталган. Семинарияне уңышлы тәмамлагач, ул 1909 елны Истамбул университетының физика-биология факультетына укырга керә. Беркемнән дә матди ярдәм алмаган татар егете үзенә яшәү өчен кирәкне җәйге каникул вакытларында Төркиядә, Мисырда, Румыниядә төрле эшләрдә эшләп табарга мәҗбүр була.

Университетта аңа чит ил студенты буларак стипендия түләнми. Ачлы-туклы студентлык еллары шулай уза. Г. Фәйзи 1912 елны укуны яхшы билгеләр белән тәмамлый. Университет җитәкчелеге аның сәләтен күреп, белемен тагы да күтәрү өчен Германиягә укырга барырга тәкъдим ясый, ләкин Габдулла туган иленә юл тота, 1913 елның 1 сентябреннән Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә физика һәм табигать фәннәре укыта башлый. 1913—1915 елларда Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсендә шул ук фәннәрдән дәрес бирә.

1915—1918 елларда Алма-Атада «Исхакия» исемендәге татар мәдрәсәсендә укыта. 1917—1918 елларда укытучылар хәзерләү буенча кыска вакытлы курслар оештырып, анда да укыта. Бу дәвердә Г. Фәйзи Казакъстанда Совет властен урнаштыручыларның берсе татар революционеры Сабирҗан Габбасов белән таныша.

1918 елны Бөгелмә шәһәренә килеп өяз мәгариф комииссариаты оештырган укытучылар курсларында эшли, 1919—1920 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта башлый.

1920—1931 елларда Уфада Фрунзе исемендәге педтехникумда эшли. Нәкъ менә шул елларда булачак язучы Әхмәт Фәйзи Уфада Габдулла Фәйзи дәресләрен тыңлап, аның шәкерте булган.

Уфада яшәүнең соңгы елларында Габдулла Фәйзи фотография, радиотехника белән мавыга, хәтта үзе радиоалгыч җыя. Шул ук вакытта ул геология белән ныклап кызыксына башлый. Саҗидә Сатыеваның истәлекләренә караганда, шул елларда Уфага Мәскәүдән бер галим геолог килә. Аның белән якыннан танышып, Г. Фәйзи үзенең гомерен геология фәненә багышларга була һәм 1931 елны аспирантурага керү нияте белән Казанга күчеп килә дә Казан дәүләт университетының геология факультеты каршында аспирантурага укырга керә.

Шул елларда Урал якларында йөргән геологик экспедицияләрдә кат1аша. 1932 елда, фәнни җитәкчесе үлеп китү сәбәпле, диссертация язу планнары өзелә.

1933—1934 елларда Казанда урта һәм югары уку йортларында физикадан дәресләр бирә. 1934 елны берникадәр вакыт Бохара югары педагогия институтында физика укытучысы булып эшли. 1934—1935 елларда Чистай педтехникумында укыта.

1935—1943 елларда Казанның 13 нче мәктәбендә, 1944—1945 елларда Казан мех техникумында, лул ук вакытта 1944 елның 18 январеннан башлап Казанның Киров районындагы 49 нчы мәктәбендә физика укытучысы булып эшли.
Шушы мәктәптән 1948 елны пенсиягә чыга.

Габдулла Габделкәбир улы Фәйзи 1958 елның 28 июнендә Казанда вафат була.

Габдулла Фәйзинең эшчәнлеге бер укыту-тәрбия мәсьәләләре белән генә чикләнми. Аның архив материалларыннан күренгәнчә, ул татар һәм рус телләреннән тыш гарәп, фарсы, төрек, немец, француз телләрен белгән.

1920—1930 елларда Габдулла Фәйзи урта мәктәп һәм техникумнар өчен татар, башкорт телләрендә табигать, биология, зоология, геология-минералогия, физика фәннәре буенча оригиналь дәреслекләр язып бастыра. Шул ук елларда Г. Фәйзи тарафыннан русчадан татар һәм башкорт телләренә фотография, химия, физика, умартачалык буенча китаплар тәрҗемә итеп чыгарылган.

Китаплардан тыш ул Уфада чыккан «Белем» журнп лында фәнни темаларга язылган байтак мәкаләләр белән катнаша.

Үзенең язган дәреслекләре, хезмәтләре белән Габдулла Фәйзи мирасы безгә икеләтә кыйммәткә ия. Беренчедән, татар һәм башкорт балаларына җиңел тел белән аңлаешлы итеп язылган дәреслекләр аша күпме халык материалистик белемгә ия булган. Икенчедән, бу хезмәтләр аша татар һәм башкорт телләренең фәнни терминологиясен камилләштерү (башкорт теле өчен яңадан тудыру) юлында мактаулы эш эшләнгән.

Киләчәктә халык мәгарифе системасы тарихын өйрәнгәндә, аның битләрендә Габдулла Фәйзигә багышланган матур сәхифәләр урын алыр дип ышанып әйтергә була.

Рөстәм Мәһдиев