Госел — бөтен тәнне юып коену дигәнне аңлата. Госел алачак кеше түбәндәге эшләрне башкара:
1) әүвәл истинҗа кылып, гаурәтләрен пакьли;
2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа;
3) аннан соң тәһарәт ала, ләкин аякларын юмый;
4) аннан соң әүвәл башына, соңыннан тәненең һәрбер җиренә бер кат су коя;
5) аннан соң мөмкин кадәр тәненең һәр җирен куллары белән ышкып чыга;
6) аннан соң янә икенче кат тәненең һәр җиренә су коя;
7) аннан соң янә тәненең һәр җиренә су йөгертә;
8) аннан соң аякларын юа.
Госел шулай алына. Госелле кеше камил тәһарәтле булып санала. Намаз уку өчен госел өстенә тәһарәт алу кирәкми.
ГОСЕЛНЕҢ ФАРЫЗЛАРЫ
Госелнең фарызлары өчәү:
1) авыз эчен юып чайкау;
2) борын эчен юу;
3) тәннең һәр җиренә су тидерү.
Госелдә тәннең һәр җиренә: чәч, каш, сакал-мыекка, күз чокырларына, җыерылып торган җирләргә, йөзек астына, кендеккә су тидерү тиешле. Ирләргә чәчнең һәр бөртегенә су тидерү фарыз, шул сәбәпле аларга чәчләрен кистерү яки кыскарту (Ислам әһеле-мөселманнар арасында) сөннәт булып санала. Хатын-кызларга чәчләренең төбенә су тидерү җитә. Толымларына су тимәсә дә ярый, чөнки хатын-кыз өчен чәч – бер зиннәт. Аларга чәчләрен кистерү яки кыскарту дөрес түгел.
ГОСЕЛНЕҢ СӨННӘТЛӘРЕ
Госелнең сөннәтләре унау:
1) гаурәтне юу;
2) тәннең нәҗесле җирләрен юу;
3) беләзекләргә кадәр кулларны юу;
4) госелгә кадәр тәһарәт алу;
5) әүвәл башны, аннары башка җирләрне юу;
6) уң тарафтагы әгъзаларны сул тарафтагылардан алданрак юу;
7) бер кат су койганнан соң, тәнне бер кат ышкып чыгу;
8) тәннең һәр җиренә өчәр кат су тидерү;
9) суны күп түгеп, исраф кылудан саклану;
10) госел алганда кыйблага арка белән тору.
ГОСЕЛНЕҢ СӘБӘПЛӘРЕ
Госелне фарыз итә торган сәбәпләр өчәү:
1) җөнеб (госелсез) булу;
2) хәез тәмамлану (хатын-кызларда һәр ай саен була торган күрем хәленең тәмамлануы);
3) нифас тәмамлану (бала тудырганнан соң хатын-кызларның аналыгыннан килә торган канның тукталуы).
Җөнеб булуның сәбәпләре дә өчәү:
1) шәһвәт вакытында мәни (сперма) чыгу;
2) җенси якынлык кылу;
3) йоклаган чагында хатыннарның һәм ирләрнең җенес әгъзаларыннан сыеклык килү.
Госелсез кеше тәненең һәр җире арусыз була. Җөнеб (госелсез) кешегә Коръәнне тоту, аны уку, мәчеткә керү, тәһарәт яки тәяммум алмыйча ашау-эчү – мәкруһ, шуның өчен аңа мөмкин кадәр тиз арада госел алып, пакьләнү фарыз. Тәһарәтсез кешегә Мөсхаф шәрифне (Коръәнне) тоту мәкруһ булса да, Коръән уку мәкруһ түгел. Догалар уку, сәлам бирү һәм тәсбих әйтү җөнеб кешегә дә, тәһарәтсез кешегә дә рөхсәт ителә.
Башка хәбәрләр
31.01.2025
20.01.2025
10.05.2024
28.04.2024

2025 елда Ураза кайчан башлана һәм тәмамлана?
2025 елда Рамазан март аенда башлана, Ураза 30 көн дәвам итәчәк. Традиция буенча, мөселманнарга бер ай дәвамында...
Укырга
2025 елда Корбан бәйрәме кайчан була?
2025 елда Корбан бәйрәме, елдагыча, Татарстанда, шулай ук Россиядә һәм бөтен дөньяда Мәккәдәге хаҗ гамәлләре...
Укырга«Изге Болгар җыены 2024»: кайчан була, бәйрәм программасы
2024 елда «Изге Болгар җыены» 19 майда якшәмбе көнне узачак. Бөтен Россиядән 50 меңнән артык мөселман Татарстанның...
УкыргаСабантуй 2024: Татарстанда Сабантуй бәйрәме кайчан булачак?
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен 2024 елда үткәрү даталарын раслады. Республика...
Укырга