Яшь баласы булган хатыннар, кырык көнгә кадәр, ягъни гозерләреннән пакьләнгәнче,  арусыз саналалар. Шул вакытта алар намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар. Гозерләре тәмамлангач, алар госел алып (коенып), һичшиксез, пакьләнергә тиеш. Алар Рамазан аенда тотылмаган уразаларын соңыннан каза кылырлар. Балигъ булганнан соң, ай саен гозерле булган хатыннар да шул вакытларда арусыз булып, ураза һәм намазларын калдыралар. Гозерләре тәмамланганнан соң, аларга да госел алып пакьләнү фарыз була. Пакьләнгәч,  алар да калган уразаларын тоталар. Балигъ хатын-кызларның айлык гозерләре өч көннән ким һәм ун көннән артык булмаска тиеш. Әгәр артык булса – авыру галәмәте. Унберенче көннән башлап уразаларын тотарга, сахибе гозер булып намазларын да укырга тиешләр.
Шушы урында хөрмәтле Әхмәдһади Максуди хезмәтенең икенче – “Тәһарәт” бүлеге тәмамлана.