Бел, әхлак гүзәллеге камил акыл аша шәригать кануннарын үтәүдән барлыкка килә. Акыл исә Аллаһы һәрберебез күңеленә салган яктылык ул. Шул яктылык ярдәмендә кирәкле һәм абстракт (теоретик) белемнәрне кабул итү җиңеләя.
Акыл аша булдырылганнардан иң яхшысы гүзәл әхлак сыйфатлары һәм культуралыктыр. Акылдан тыш культура юк, мәдәниятлектән башка акыл камиллеккә ирешә алмый. Шуңа күрә этика матурлыгына һәм мәдәнияткә өйрәнү акылны баетудыр, һәм болар барысы да тырышлыкка һәм бары әхлакка омтылуның дәлиледер.
Югары әхлак һәркемнең үз ихтыярында, һәм шуңардан 2 төрле асыл сыйфатлар барлыкка киләдер:
— гүзәллек мактауга лаек;
— әшәкелек кире кагылырга, кисәтелергә тиеш.
Мактауга лаек әхлаклылык кайбер кешеләрдә тумыштан килгән сыйфат, шуңа да карамастан, ул даими рәвештә белем туплау, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үз-үзен тотышын һәм әхлагын өйрәнү, аның тәрҗемәи хәле белән танышу аша рухны баету.
Аллаһы Тәгалә кешене мөселман итеп яралта. Әмма тора-бара бозык әхлак аны биләргә мөмкин. Аннан үз-үзеңне билгеле бер тәртипкә күнектереп һәм контрольдә тотып, яңа белемнәр алып, гүзәл этика һәм культурага ия булып кына арынып була.
Югары әхлак кешеләр белән аралашканда туплана, ләкин яхшы кешеләр белән аралашканда югары әхлак нормалары, начар кешеләр белән аралашканда бозык әхлак сеңә.
Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа иминлек насыйп итсен) әйткән: «Кыямәт көнендә кешеләр бер урынга җыелырлар, һәркайсы үз дусты белән килер. Шуңа күрә һәркем нинди кеше белән дус булуын хәзер үк истә тотсын». Шушы гыйбарәне Әбү Дауд ишеткән булган. Шулай итеп, һәр акыл иясе кеше, холкын камил итеп тәрбияләү максатыннан, белем алырга, үзендә яхшы сыйфатлар булдырырга тырышсын. Мөстәкыйль, ирекле кеше бул: үзеңнең хәләл көчең белән мактау-ихтирам казан, ата-бабаларың ирешкән данга таянма, үз хезмәтең белән дан ал, әхлаксыз һәм мәдәниятсез кеше булма.
Аллаһы Тәгалә кешене гүзәл, камил итеп яралтты һәм аңа ике сыйфат бирде:
— фикерләү көче, акылы, уйлап эш итүе һәм белеме белән фәрештәгә тиң яралтты;
— бозыклыгы, комсызлыгы, бирәнлеге белән хайванга тиң итте.
Кем дә кем үз тырышлыгын фикерләү, уйлап эш итү, белем туплауга юнәлдерсә, гүзәл әхлакка һәм изге эшләргә ия булса ул фәрештә кебек саф һәм күркәм әхлаклы булыр, олы ихтирамга тарыр.
Әгәр кем дә кем үз тырышлыгын бозыклыкка юнәлтеп, физик, җенси, хайвани ләззәтләргә омтылса, хайван кебек ашаса аның урыны хайваннар арасында.
Пәйгамбәр (аңа иминлек насыйп итсен) әйтте: «Мин гүзәл әхлакны камилләштерер өчен җибәрелдем».
Коръән-Кәримдә әйтелгәнчә («Әгъраф» сүрәсе, 199нчы аять): («Ий, Рәсүлем) син түземлелек юлын тот (киң күңелле бул, кешеләрне кичерә бел). Игелеккә чакыр вә җаһилләрдән ерак тор».