Галәмнәрне юктан бар итеп, аларны Үзенең хикмәте белән тәрбияләп торучы, безне шушы дөньяга төрле сынаулар белән сыналыр өчен җибәргән һәм кемнәрнең гамәлләре яхшырак икәнен күзәтеп торучы Аллаһы Сүбхәнәкә вә Хак Тәгаләгә дан-мактауларыбыз булса иде. Шул сынауларны дөрес итеп үтәргә өйрәтер өчен җибәрелгән, мәэминнәрне җәннәт белән сөендергән, имансыз вә монафикъларны җәһәннәм белән кисәткән хак расүл Мөхәммәдкә (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез булса иде.

Әссәсләмүгәләйкүм хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем, Мөбәрак булсын шушы изге, бөек җомга көнебез. Бүгенге вәгазебез хәрам һәм хәләл хакында барыр. Ин шә Аллаһ.

Аллаһы Тәгалә Ислам динен, шәригатьне безгә акны карадан аерыр өчен, хәләлне хәрамнан аерыр өчен җибәрде. Ә нәрсә соң ул хәләл? Һәм нәрсә ул хәрам?

Кызганычка каршы, безнең тирәлектә бу сүзләрнең мәгънәләре бик кыска формада генә таралган. Хәрам дип әйткәч тә, иң беренче чиратта, ризык күз алдына килә. Ризыклар арасыннан да бары дуңгыз итен, эчемлекләрдән исә спиртлы эчемлекләр генә ярамый, дип уйлый халык. Ләкин бу алар гына түгел.

Хәләл вә хәрам сүзе кешенең эшен, ашау-эчүен, хатта сөйләшүен дә үз эченә ала. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә:

«Аллаһы Тәгалә сезгә сату-алуны рөхсәт итте һәм рибаны тыйды».(ягъни процентка, арттырып алу максаты белән бурычка акча бирүне тыйды)» «Әл-Бәкара/Сыер», 2:275

Монда Аллаһы Тәгалә эшмәкәрлекне рөхсәт итә, әмма процентлы риба эшләрен тыя. Бу кешенең эшләү рәвешенә дә кагыла. Әгәр кеше эшлим дип, кемнедер рәнҗетеп, кемнеңдер малын урлап яки спиртлы эчемлекләр сатып мал туплый икән, аның тапкан малы хәрам дигән сүз.

Расүлебез (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) бер хәдистә әйтә: «Аллаһы Тәгалә хәмерне, аны эчүчене, аны салып бирүчене, аны сатучыны, сатып алучыны, аны ясаучыны, аны ясатучыны, аны күтәреп йөрүчене һәм аны китерткән кешене дә ләгънәт кылды», ди. Әлбәттә, үзен мөселман дип санаучы кеше мондый эшләр белән шөгыльләнмәс.

Бүгенге җәмгыятьтә безне тагын бер куркыныч хәл көтә. Ул никахсыз мөнәсәбәтләр. Бу хәрам гамәлләрдер. Ә хәрам ул бик куркыныч нәрсә. Аның тәэсире башта ук булмаска да мөмкин, әмма күмпедер вакыт үтү белән чагыла башлаячак. Мәсәлән, кемдер гомере буе хәрам мал җыя, зур-зур йортлар төзи, тик картлыгында авырулары күбәя, балалары начар юлга керә, йортының бәрәкәте китә. Шул зур йортның бар сөенече, күңеллелеге бетә.

Ислам динендә тагын бер тыелган гамәл ул гайбәт.

Аллаһы Тәгалә Үз китабында болай дип әйтә: «Тәхкыйк, хак мөэминнәр газаптан котылып, мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларын хошугълык белән укыйлар. Янә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар». «Мөэмин», 40:1-3

Гайбәт хакында бик күп хәдисләрдә китерелә, кисәтелә.

Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) гайбәтнең нәрсә икәнен аңлатыр өчен беркөнне сәхабәләреннән болай дип сорый: «Беләсезме сез, нәрсә ул гайбәт?» Сәхабәләр: «Аллаһ һәм Аның Расүле яхшырак белә», дип җавап кайтара. Пәйгамбәребез әйтә:

«Үзенең мөселман кардәшенең яратмаган ягын искә төшерү», ди.

Сәхабәләр: «Әгәр дә мин булган ягын сөйләсәм?»-дип сорадылар.Ул болай дип жавап бирде: «Әгәр дә мөселман кардәшеңнең бозык бер гамәле бар икән, булганын сөйлисең икән, бу гайбәт булыр, әгәр дә булмаганны булды дип сөйләсәң, боһтан дип аталыр. Алар икесе дә бер хөкемдә хәрам булырлар» — ди.

Әлбәттә, намаз укучы мөселманнар хәрам эчемлек, ягъни хәмердән һәм гайбәттән ерак булса да, хәзер сөйләшеп китәсе мәсьәлә бик күп кешегә кагыла. Ул ашау ризыгы. Безнең халыкта ашаудан фәкать дуңгыз ите генә тыелган, дигән ялгыш фикер йөри. Әмма бу алай түгел.

Мал суйганда тиешле кагыйдәләр үтәлмәгән булса, мондый ит тә кулланыр өчен хәрам була ала. Бу йорт кошларына да, кече мөгезле һәм эре мөгезле терлеккә дә кагыла. Мөселман кешесе хайванны чалган вакытта «Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр» дип әйтә икән, ягъни Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп. Аның исеме белән Аның ризалыгы белән чала икән, бу ит хәләл була.

Корьәндә Аллаһ Раббыбыз болай дип әйтә:
«Аллаһы Тәгаләдән миңа вәхий кылынган Коръәндә — ашау өчен ризык йөзеннән хәрам нәрсәне, үлгән хайван, бугазлаганда аккан кан, дуңгыз ите һәм бугазлаганда Аллаһы Тәгалә исемен әйтмичә, башка берәр мәхлук исемен әйтеп бугазлаган хайван итен хәрам дип таптым», дип әйт.
«Әнгәм / Терлек, 6:145

Шуңа күрә мөселман кешесенә ит алганда, моны истә тотарга кирәк. Кайвакыт итне хәләлме, дип сорагач: «Әйе, хәләл, авылдан китерелгән ит»» дип, яисә «Дуңгыз ите түгел бит инде» — дип кенә җавап бирәләр. Мондый җавап, әлбәттә, кешенең хәләл хакында белеме булмау аркасында.

Күп кешегә хәрамны аңлата башлагач»ярсып: «Әби-бабайлар дуңгыз ашамаганнар һәм аракы эчмәгәннәр бит», дип әйтәләр. Әйе, элекке буын заманында андый ризыклар булмаган, хайваннарны да алар хәләл итеп чалганнар. Хәләл ризык ашау ул бик мөһим, чөнки

Пәйгәмбәребез (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм): «Кешенең карынына хәрам керсә, 40 көн буе кылган догасы, укылган намазы кабул булмас», дип әйтә. Шуңа күрә барча кардәшләргә әйтәсе килгән фикер Рамазан айларында ифтарлар, бүтән мәҗлесләр үткәргәндә, изгелек эшлим дип, начарлык эшләмәс өчен, өстәлгә куясы ризыкны бик нык игътибар белән алырга кирәк.

Хәрам кергән карын авыру була, йөкле чакта хәрам ашаган ананың баласына начар тәэсир күчә.

Һәм дә инде хәрам дип бары тик ит ризыкларын гына түгел, ә гомумән алганда кеше организмына зыян сала торган барлык төр продукцияне дә атарга мөмкин. Чөнки хәзерге заман галимнәре дуңгыз итенең һәм мөселманча чалынмаган итләрнең составында зыянлы матдәләр барлыгын фәнни яктан да ачыкладылар. Шуңа да хәләл дигәч тә без кеше организмына зыян салмый торган барлык төр продукцияне дә күз алдында тотарга тиеш. Ә инде кибетләрдә ит ризыклары сайлаганда хәләл дигән язуга гына түгел, ә аның махсус түгәрәк эмблемасына сертификатына игътибар итәргә тиешбез. Моны белү һәр мөселманга да кирәк. Чөнки бүгенге көндә хәтта дуңгыз итенә дә хәләл дигән язу ябыштырып саталар. Аллаһ сакласын, чөнки кеше Коръән мәҗлесе оештырам, савап эшлим дип, тиешле ризыкларны алмаса — савап урынына гөнаһ эшләве бар.

Шуңа күрә, газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләдән хәләл тормыш сорыйк. Аллаһы Тәгалә шушы сөйләгәннәрдән файда алырга насыйп кылса иде. Тормышыбызда фәкать хәләл ризык, хәләл кәсеп кенә булып, хәрамнан тыелып яшәргә насыйп кылса иде.

Алмаз Галимҗанов, Саба районы имам-мөхтәсибенең яшьләр эше буенча урынбасары