Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укыр. Аллаһыга хәмде-сәнә әйтер. Аны мактар. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават вә сәлам әйтер. Теләге чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният кылыр. Монда бары тик теләкнең начар булмавы гына шарттыр;

Намаз беткәннән соң Аллаһыга хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә салават-сәлам китерелер, аннан соң түбәндәге дога укылыр:

Хажэт догасы - 0001

"Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә вәл-ганиимәтә мин күлли биррин, вәс-сәләәмәтә мин күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбән илләә гафәртәһүү, вә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү вә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин."

(Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау — галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгъфирәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырма. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны каршыла. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!)