Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Ий, Раббым! Тәэмин итсәнә безләрне файдалы гыилем белән, дөрес итеп ятлау белән, үткен фәһем белән, күп нәрсәне эченә ала торган зиһен белән, үзең бездән разый булырлык итеп, дәвам иттерүче итеп һәм тәүфик, бәхет, сәләмәтлек бир безгә гыилем эстәр өчен.

Ошбу сәбәп өчен укымагым вә гыилем алмагым белән ты­шым вә эчем нурлансын иде. Бер кадәр булса да наданлыгым кимесә иде, үзем белә алганны ислам кәрендәшләремә өйрәтсәм иде. Рәсүлүллаһ салләллаһү гәләйһи вәсәлләмнең мөбәрак юлы­на вә шәригәтенә хезмәт итсәм иде.

Аллаһы сөбөхәнә вә тәгалә хәзрәте биргән гакыл вә сәлә­мәтлек нигмәтләренә гыилемем сәбәпле шөкер итә белсәм иде.

Аллаһы тәгалә риза булырдай игтикад вә гәмәлләр үзәрендә дөньядан үтеп, Расүл әкрам салләллаһә гәләйһи вәссәләмнең шәфәгәтенә лаек булсам иде.

Йә, Рабби! Барчабызга хәерле гилем, шул гилемне өйрәтүче остазларыбызга, шул гилемне өйрәнүдә үзебезгә камил акыл, зирәк фикер, хәерле гомер насыйп итсәң иде.

Йә, Рабби! Безгә гыйлем байлыгы бирсәң иде.
Безне йомшаклык белән зиннәтләсәң иде.
Тәкъвәлек белән хөрмәтләсәң иде.
Сәләмәтлек белән бизәкләсәң иде. 
Гыилемнән дә файдалырак хәзинә юк.

Әмин.

Догаларыбызны кабул кыл.