Йа, Раббым Аллаһ! Безнең Коръән укуда булган хата-кимчелекләребезне Үзеңнең фазыл вә рәхмәтең белән гафу ит, гамәл-гыйбадәт кылганда күңелләребезгә ихласлык, хаклыкта һәм иманда ныклык һәм үзең теләгән һәм риза булган эшне эшләргә тәүфыйгыңны насыйп итсәң иде. Йа, Аллаһ! Телләребезне ялган сөйләүдән, гамәл-гыйбадәтләребезне риядан, күзләребезне хыянәт итүдән сакла. Коръәнне тәҗвид белән хатасыз укырга һәм аның белән гамәл кылырга ярдәм итсәң иде. Йа, Раббым! Без укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен кабул итеп, безгә аның нурын иңдереп, барыбызга да, укучыларыбызга да, тыңлаучыларыбызга да, әҗер вә саваплар ирештерсәң иде. Йа, Аллаһ! Без Сиңа дөнья мәшәкатьләреннән һәм кайгы-хәсрәттән, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, куркаклыктан һәм саранлыктан, бурычка батудан һәм кешеләр тарафыннан рәнҗетелүдән һәм җәберләнүдән сыенабыз. Йа, Раббым! Безне бу Коръән белән рәхмәтләндер, аны безнең өчен җитәкче, нур, һидаят, рәхмәт итеп кыл. Йа, Раббым! Бу изге Китаптан онытканнарыбызны искә төшер, аңардан белмәгәннәребезне өйрәт һәм аны, дәлил итеп, кич вә көндез укуны насыйп ит. Йа, Раббым! Безнең өчен гөнаһлы эшләрдән тыеп тора торган динебезне төзек тот. Бу тормышыбызны хәерле эшләрдә кулланырга насыйп ит. Йа, Раббым! Синнән тыныч тормыш, ахирәткә иман белән күчүне, догаларыбызның кабул булуын, тормышыбызның хәерле булуын сорыйбыз. Йа, Раббым! Күңелләребезгә тәкъвалык сал һәм җәннәтләреңә ирештерүче итагатьлекне насыйп ит, дөнья авырлыкларын җиңеләйт. Безгә биргән колакларыбызны, күзләребезне, көчебезне хәерле юлда файдаланырга насыйп ит, дошманнарга каршы торуда ярдәм ит. Йа, Раббым! Дөнья тормышын ахирәт тормышыннан өстен куеп яшәүдән, алган белемнәребезнең дөнья мәнфәгате өчен генә булуыннан сакла, залим кешеләрне безнең өскә хаким итеп куйма. Йа, Раббым! Бу дөньябызны да, ахирәтебезне дә хәерле кылып, безне ут газабыннан сакла. Әмин.