Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы:
Ислам тәрбиясендә үскән кеше, ата-анасы картайгач, аларга начар карамас, күңелләрен кырмас. Алар хакында шулай дога кылыр:
رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا
«Раббирхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйираа.»
(Раббым! Ата-анама, алар миңа мәрхәмәт кылган кебек, Син дә аларга шулай мәрхәмәт кыл.) (Тәхрим сүрәсе, аятъ 8.)
Бу аять җәмгыятьтәге аяныч хәлләрне искәртә. Бүген кайберәүләр, ата-аналары картайгач, аларны ташлап китәләр, яки картлар йортына тапшыралар.