Гарәпчәдә моңа «истиска» дип әйтелә. Ул Аллаһы Тәгаләдән яңгыр теләү мәгънәсен аңлата. Корылык булганда, кешеләр һәм хайваннар ач һәм сусыз калганда кешеләрнең бөек Яратучыларына ялваруларыннан да табигыйрак нәрсә бар?

Аллаһы Тәгалә дә «Нәмел» сүрәсенең 62 нче аятендә болай дигән:

أَمَّنْ يُجِيبُ الْمُضطَرَّ إِذَا دَعَاهُ…
«Әммәй-йүҗибүл-мудтарра изәә дәгааһү…»

(Кыенлыкта калган кеше догада булганда, аның догасын Аллаһыдан башка кем кабул итә алыр?)

Шуңа күрә, корылык вакытларда яңгыр намазына чыгу сөннәт дип исәпләнә. Яңгыр догасына чыкканчы, элек кайбер хәзерлекләрне эшләргә кирәк. Мәсәлән, фәкыйрьләргә сәдакалар бирергә, өч көн ураза тотарга, сөйләшмәгәннәр килешергә, тәүбә-истигъфар итәргә кирәк. Кеше хакларын үтәргә, бәхиллекләрен алырга кирәк.

Яңгыр намазы укырга бару

Яңгыр догасына, баш­ларны иеп, муеннарны бөгеп, кайгылы кыяфәттә баралар. Балалар, хатыннар, картлар, авыру һәм зәгыйфьләр дә баралар, хәтта хайваннар да китерелә. Аллаһыга яраткан мәхлукатенең авыр хәле күрсәтелә.

Беренче көн яңгыр яумаса, икенче һәм өченче көннәрне дә шулай ук дога укырга чыгылыр. Чөнки Аллаһ догада даими булганнарны яратыр.

Яңгыр догасы вакытында намаз кылынмас, хөтбә дә укылмас, бары тик дога һәм истигъфар ителер. Кешеләргә аерым-аерым намаз укырга мөмкин. Җәмәгать белән дә кычкырып ике рәкәгать намаз кылу яхшы эш. Яңгыр намазы укылганда камәт китерелмәс, бәйрәм намазындагы кебек тәкбирләр генә әйтелер. Имам беренче рәкәгатьтә Каф, икенчесендә исә Нух яки Камәр сүрәләрен укыр. Яисә беренче рәкәгатьтә Әгълә, икенче рәкәгатьтә Гашийә сүрәләрен укыр. Имам намаздан сон, ике хөтбә укыр, мөнбәргә чыкмас. Хөтбәдә нәсихәт ителмәс, дога һәм истигъ­фар гына кылыныр. Соңыннан имам, аркасын җәмәгатькә борып, йөзен кыйблага юнәлдереп, кулларын күтәреп дога кылыр.

Әнәс бине Мәлик (р.г.) шулай аңлата: «Бер адәм җомга көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөтбә укыганда мәчеткә кергән һәм туп-туры мөнбәргә таба барып:

— Йә, Рәсүлүллаһ! Сарыклар, сыерлар һәлак булды, юллар киселде. Аллаһыга дога ит, безгә яңгыр яудырсын, — диде. Аллаһының Илчесе кулларын күтәреп:

— Аллаһым! Безгә яңгыр бир, Аллаһым, безгә яңгыр бир, — дип дога кылган.

Хөтбәдә яки дога вакытында шул дога укылыр:

اللَّهُمَّ أَسْقِنَا غَيْثًا مُغِيثًا هَنِيئًا مَرِيئًا غَدَقًا مُجَلَّلًا سَيْحًا عَامًا طَبَقًا . اللَّهُمَّ أَسْقِنَا الْغَيْثَ وَلَا تَجْعَلْنَا مِنَ الْقَانِطِينَ . اللَّهُمَّ إِنَّ بِالْبِلَادِ وَالْعِبَادِ وَالْخَلْقِ مِنَ الَّلاْوآءِ وَالضَّنْكِ مَا لَا نَشْكُو إِلَّا إِلَيْكَ* اللَّهُمَّ أَنْبِتْ لَنَا الزَّرْعَ وَأَدِّرْ لَنَا الضَّرْعَ وَأَسْقِنَا مِنَ الْبَرَكَاةِ السَّمَآءِ وَأَثْبِتْ لَنَا مِنْ بَرَكَاةِ الْأَرْضِ . اللَّهُمَّ إِنَّا نَسْتَغْفِرُكَ إِنَّكَ كُنْتَ غَفَّارًا . فَاَرْسِلِ السَّمَآءَ عَلَيْنَا مِدْرَارًا

«Әллааһүммә әскыйнәә гайсән мүгыйисән һәниән мәриән гадәкан мүҗәлләлән сәйхән гамән табәка. Әллааһүммә әскыйнәл-гайсә вә ләә тәҗгальнәә минәл-каанитыйин. Әллааһүммә иннәә бил-биләәди вәл-гыйбәәди вәл-халькый минәллаэвәи вәдданки мә ләә нәшкү илләә иләйкә. Әллааһүммә әнбит ләнәз-зәрга вә әдирр ләнәд-дарга вә әскыйна минәл-бәракәәтис-сәмәә-и вә әсбит ләнәә мин бәракәәтил-әръд. Әллааһүммә иннәә нәстәгъфирукә иннәкә күнтә гаффәәран фә әръсилис-сәмәә-ә галәйнәә мидраараа.»

(Аллаһым! Безгә җан биргән, рухыбызга шатлык биргән бәрәкәтле, мул һәм хәерле ризыклар белән тукландырган һәм төрле якларга агып киткән, һәр тарафны дымландырган, һәр тарафка җәелгән яңгыр бүләк ит. Аллаһым! Безгә яңгыр бүләк ит һәм безне өметеңне өзгән кешеләрдән сакла. Аллаһым! Колларда һәм илләрдә, башка яратылганнарда шундый авырлык һәм кыенлык бар ки, Синнән башкага аңлата алмыйбыз. Аллаһым! Игеннәребезне үстер, хайваннарыбызның  җиленнәренә  сөт  тутыр,  безне күкнең бәрәкәте белән сугар. Безгә җир йөзенең бәрәкәтләрен бүләк ит. Әй, юмартлык һәм кәрам иясе Раббыбыз! Без Синнән генә мәгъфирәт телибез, һичшиксез, Син һәрвакыт гафу итүче. Безгә күктән мул яңгырлар яудыр, әй гафу итүчебез, әй, мәрхәмәтле Раббыбыз!)