Кешенең баш миендә йөз миллиардларча ми күзәнәге һәм берничә триллион ярдәмче күзәнәк бар. Бүгенге көндә кеше бу күзәнәкләрнең 12 процентын гына куллана.
Ми эшчәнлегеннән яхшырак файдалану һәркемнең үзеннән тора. Аны яхшыртуның иң яхшы һәм уңай юлы — яттан өйрәнү.
Япониядә, мәсәлән, мактәптә бөтен нәрсәне яттан өйрәтәләр.
Күп ятлаудан ми череми, ди галимнәр. Ә менә ялкаулыктан төрле ми авырулары килеп чыгуы ихтимал.
Балаларга күп итеп яттан өйрәнү тагын да яхшырак. Менә ни өчен безнең бабайлар Коръән сүрәләрен һәм догаларны яттан өйрәнгәннәр икән.
Шуңа күрә догалар, Коръән аятләрен ятлагыз, сәламәт булырсыз!