Кайбер хәдисләрдә Кадер кичәсенең иң ихтимал датасы Рамазан аеның 27 нче төне дип атала. Моннан чыгып, быел 2025 елда Кадер кичен 26 мартта кояш баегач көтәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, бу төннең төгәл датасы кешеләрдән яшерелгән дигән фикер гомум кабул ителгән.

Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ункөнлегенең так сандагы төннәренең берсеннән эзләргә кирәк. Бу хакта әл-Бохари һәм Мөслим җыентыкларындагы күп хәдисләрдә әйтелә:

«Рамазан аеның соңгы ун төне арасында Кадер кичен эзләгез. Ләйләтел Кадер Рамазан аеның соңгы ун төне арасында, так сандагы төннәрендә (21, 23, 25, 27, 29)».

Аллаһ Тәгалә әлеге төнне ни өчен яшергән, моның хикмәте болай. Мөэминнәр бер төн генә гыйбадәт кылмасыннар, ә Кадер кичәсен өмет итеп көн дә гыйбадәттә булсыннар өчен.

Шуңа да Рамазан аеның соңгы 10 төнен мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә омтылырга һәм гыйбадәт кылып үткәрергә тиешләр.