Аллаһы Тәгалә, дин һәм шәригать хөкемнәрен аңлатып, пәйгамбәрләренә 104 китап иңдергән: пәйгамбәрләр шул китаплардагы хөкемнәр белән үз кавемнәрен (халыкны) иманга һәм изге гамәлләр кылырга өндәгәннәр. Шул китаплардан Адәм галәйһиссәләмгә – 10, Шис галәйһиссәләмгә – 50, Идрис галәйһиссәләмгә – 30, Ибраһим галәйһиссәләмгә – 10 кәгазь (күрсәтмә язма) иңдерелгән. Шулай ук Муса галәйһиссәләмгә Тәүрат, Давыт галәйһиссәләмгә Зәбур, Гайсә галәйһиссәләмгә Инҗил, һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән исемле китап иңдерелгән. Иң соңгы булып иңдерелгән китап – Коръән-Кәрим. Анда алдарак җибәрелгән китапларның кайбер кануннары гамәлдән чыгарылган. Коръәндә кешеләргә бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә кирәкле булган һәртөрле хөкемнәр бар.
Башка хәбәрләр
20.05.2024
10.05.2024
28.04.2024
08.04.2024
2024 елда Корбан бәйрәме кайчан була?
2024 елда Корбан бәйрәме, елдагыча, Татарстанда, шулай ук Россиядә һәм бөтен дөньяда Мәккәдәге хаҗ гамәлләре...
Укырга«Изге Болгар җыены 2024»: кайчан була, бәйрәм программасы
2024 елда «Изге Болгар җыены» 19 майда якшәмбе көнне узачак. Бөтен Россиядән 50 меңнән артык мөселман Татарстанның...
УкыргаСабантуй 2024: Татарстанда Сабантуй бәйрәме кайчан булачак?
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен 2024 елда үткәрү даталарын раслады. Республика...
УкыргаУраза гаете 2024 Казанда һәм Татарстанда: вакыты, уздыру тәртибе
2024 елның 10 апрелендә барлык мөселманнар ислам диненең бөек бәйрәмнәренең берсен — Ид Әл Фитр яки Ураза бәйрәмен...
Укырга