Корбан бәйрәме (Гыйд әл-әдха) хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ул Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн чамасы узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә, мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булып санала. Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәребезне зур сынау белән сыный. Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла: «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһ әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», дип мәлгунне ташлар атып куып җибәрә.
Колларынының итагатьләренә күрә, Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте итеп Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешенең кулындагы пычагы үтми һәм күктән корбан итәргә дип, Аллаһ тарафыннан бәрән төшерелә.
Шул көннәрдән бирле изге бер йола итеп Корбан гаете билгеләп үтелә. Бу тарихи вакыйга барыбыз өчен дә бик мөһим һәм гыйбрәтле. Шул ук вакытта без бу кыйссадан Аллаһның киң кодрәтен күрәбез.
Безнең буынга әлеге бәйрәм төрле гадәт, әдәби әсәрләр аша килеп җиткән. Гадәттәгечә, ул Мәккәгә хаҗ кылу белән туры килә. Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, лә иләһә иллә Ллаһү вә-Ллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә-ли-Лләһил-хәмд» сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
Корбан чалу хөкемнәре һәм кешегә бу гамәл мәҗбүри булсын өчен үтәлергә тиешле шартлар бар.
Байлыгы һәм мөмкинчелеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу вәҗиб гамәл (мәҗбүри) санала. Быел корбан чалу өчен нисаб күләме 18 мең сум дип билгеләнде. Ягъни, шушы күләмдәге акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш.
Шулай ук бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде кешенең корбан чалырг мөмкинчелеге юк икән, аңа гөнаһы да юк. Шулай да бу изгелекле эшнең әҗере бик бөек икәнлеген онытырга ярамый, чөнки корбан чалганда хайванның беренче тамчы каны җиргә тамганчы ук суючының гөнаһлары кичерелә.
Бу гамәлдә, башкалардагы кебек үк, ният мөһим әһәмияткә ия. Аллаһы Тәгалә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә әйтеп үтә:
«Сез чалган дөяләрнең итләре вә каннары Аллаһка ирешмәс, мәгәр тәкъвалыгыгыз вә изге гамәлләрегез ирешер»- ди. «Хаҗ», 22:37
Корбан ителәсе хайванның кимчелекләре булырга тиеш түгел. Әмма әгәр дә хайванның кайбер кимчелекләре булса, аны әле корбан итәргә була. Алар түбәндәгеләр:
— хайванның күз күреме начар булу, кылыйлык;
— бер аягы аксау, әгәр бу аксаклык хайванның йөрүенә комачау итмәсә;
— тумыштан мөгезләре яисә мөгезенең бер өлеше булмау;
— колаклары тишелгән булу;
— берничә теше булмау;
— койрыгының яки колагының зур әһәмияткә ия булмаган өлеше булмау.
Ләкин иң яхшысы хайванның бу кимчелекләрдән пакь булуы.
Ә кайбер җитдирәк кимчелекләр аркасында хайваннар корбанга чалынырга лаек түгел. Алар түбәндәгеләр:
— бер күзе яки ике күзе дә дөм сукыр булса;
— аксаклыгы берәр урынга барып җитәр өчен комачау итсә;
— бер яки ике колагы да тулысынча киселгән булса;
— күпчелек тешләре булмаса;
— койрыкның яртысына яки аннан да күбрәгенә зыян килгән булса;
— бик арык талчыккан хәлдә яки хәлсез хайван булса;
— көтүдәге калган хайвннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган булса;
— нәҗес (чиста булмаган ризык) белән тукланса.
Корбанга суелырга лаеклы хайваннар булып сарык, кәҗә, сыер, үгез, буйвол, дөя тора.
Ә калган хайваннарны корбанга тотарга ярамый. Югарыда әйтелгән хайваннар ата җенесеннән дә, ана җенесеннән дә булса ярый. Нигездә сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә хайван ярты еллык, әмма көр һәм таза, булса, андый да ярый. Эре мөгезле хайван белән дөя бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Ләкин бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә инде араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә кушылса, берсенең дә корбаны кабул ителми.
Корбан чалу рәвешен искә төшереп китик. Башта тыныч кына итеп корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары газап кылмыйча, сул ягына яткырасы һәм башын кыйблага борып куясы. Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә. Суясы кеше ниятен әйтә, янәшәдәгеләр тәкбир әйтә. Шуннан «Әл-Әнгам» сүрәсенең (162-163) аятьләре укыла:
Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъйә вә мәмәти лилләһи Раббил галәмин. Ләә шәрикә ләһ…»
«Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк».
«Әнгам / Терлек», 6:162-163
Моннан соң «бисмилләһ, Әллаһү әкбәр», дип хайван чалына. Һәм дога кылына.
Өстәмә рәвештә ике рәкәгать нәфел намазын укырга була. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): «Корбан чалган кеше пычагын куйгач та, ике рәкәгать намаз укыса, Аллаһ аңа ни теләсә шуны бирер», дип әйткән. Намаз уку мәҗбүри шарт түгел.
Корбан ите ничек итеп таратылырга тиеш соң?
Корбан, нигездә, фәкыйрь, мохтаҗ, мескен, ятим, кимчелекле кешеләргә, тол хатыннарга, сәфәрдә булучыларга өләшенә. Әгәр дә корбан чалган кешенең үз әнисе тол хатын була икән, аңа да бирелергә тиеш. Корбанлык итен ике төрле юл белән корбан әһелләренә ирештереп була. Кисәкләргә бүлеп, итне таратырга була, һәм табын ясап, туганнарны, мохтаҗ кешеләрне чакырып Коръән мәҗлесе үткәреп. Икесе дә күркәм гамәл санала. Һәм ничек эшләсәң дә, дөрес була.
Итне ӨЧ өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше чалучының гаиләсенә кала.
Корбан чалу, беренчедән, Аллаһка һәм Аның ризалыгына якынайта. Раббыбыз ул корбанга мохтаҗ түгел, тик Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Шулай ук корбан Исмәгыйь галәйһис-сәләм кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта. Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә.
Ә файдасына килгәндә, кешенең гөнаһлары ярлыкана, ул Аллаһка шөкер итеп. Аның алдында булган бурычын үти, чалынган хайван Кыямәт көнендә чалучыны Сират күпере аша алып чыга һәм аның котылуында сәбәпче була. Мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.
Гадәттә, без һәр елны көчебездән килгәнчә, гает бәйрәмен олылап үткәрергә тырышабыз. Күпләребез бу йоланы авылларына якыннары янына кайтып үти, ә менә андый мөмкинчелекләре булмаучылар шәһәр мәчетләренә мөрәҗәгать итә ала. Быел Корбан гаете 21 август көненә туры килә. Корбанны 21, 22, 23 август көннәрендә чалырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә барча гыйбадәтләребезне чалыначак корбаннарыбызны кабул кылсын! Хәерле итеп гаетләребезне үткәрергә насыйп итсен!