Корбан чалу кагыйдәләре

«Раббың өчен намаз кыл һəм корбан чал!» (Кəүсəр сүрəсе, 2)

Корбан чалынасы урынның чиста-пакь булуы, алдан яхшылап сайлануы зарур. Хайванны чалу урынына рəнҗетмичə, җайлап-иплəп алып килү. Чалганда хайванны кыйбла тарафына каратып, сул ягына яткыру. Ошбу аятьлəр хайван бисмилла əйтеп чалынганга кадəр, яки аннан соң укыла: «Мин, батыйл диннəрдəн ерак торган хəлдə, йөземне күклəрне вə җирне яралткан Галəмнəр Раббысына юнəлттем.» (Əнгам сүрəсе, 79 нчы аять) «Əйт: «Минем намазым, һəртөрле гыйбадəтлəрем, яшəвем һəм үлемем – барысы да Галəмнəрнең Раббысы хакына. Ише-уртагы юктыр Аның. Миңа бирелгəн əмер ошбудыр. Аңа буйсынганнарның тəүгесе мин буламын.» (Əнгам сүрəсе, 162-163 нче аятьлəр)

Бу аятьлəр укылганнан соң, дəвам итеп: «Аллаһым! Дустың Ибраһимнəн, Хəбибең (Сөеклең) Мөхəммəд саллəллаһү галəйһи вə сəллəмнəн кабул иткəн кебек, миннəн дə кабул əйлə,» – дип, яки шуңа охшаш бер рəвештə дога кылына. Соңыннан Аллаһү Əкбəр, Лə илəһə иллəллаһ дип тəкбир вə тəһлил китерелə.

Корбанны чалган кеше хайванга җəфа китерүдəн соң дəрəҗə сакланырга тиеш. Пычакны яхшылап кайрау, хайванга күрсəтмəү мəслихəт. Кыйблага каратып яткырылган хайванны чалганда, пычак уң кулда тотыла һəм Бисмиллəһи Аллаһү Əкбəр дип əйтелə. (Корбан чалучы бугазлау моментында Аллаһ исемен (бисмилла), белə торып, искə алмаса, Хəнəфи мəзһəбе фикеренчə, бу хайванның итен ашау харам). Чалынган хайванга җəфа китермəү өчен, тиресен тунауны, хəрəкəтлəре бөтенлəй тынганчыга кадəр кичектереп торырга кирəк.

Корбан иясенең, корбан чалынган көнне беренче ризыгы итеп, хайванның бавырын сайлавы — күркəм гадəт. Сыер, буйвол, сарык һəм кəҗə кебек хайваннар җиргə яткырылып, ияклəре астыннан бугазлана. Дөя исə басып торган хəлдə, алгы сул аягын бəйлəп, муенның күкрəккə тоташкан җиреннəн чалына.Чалу процессы бугазның ике ягындагы кан тамырларын, аш һəм сулыш юлларын кисүдəн гыйбарəт. Хайванның каны чыгып бетсен өчен бер мөддəт көтəргə кирəк. Корбан чалынганнан соң да, чисталык турында онытмаска, хайваннан арткан калдыкларны, тирəнрəк итеп, җиргə күмеп куярга кирəк. Болай эшлəү – корбанлык хайванга һəм, тулаем, корбан гыйбадəтенə карата ихтирам билгесе.

Корбанның төрләре

Удхыййə (дахиййə): Билгелəнгəн вакытта, дини талəплəргə туры китереп, Аллаһ ризалыгы өчен чалынган, мəгълүм бер хайван. Ислам хокукында һəм халык хəтерендə, корбан диюгə, нəкъ менə Корбан бəйрəмендə гыйбадəт буларак чалынган хайван аңлашыла. Ошбу төр корбан дини терминологиядə удхыййə (дахиййə) дип атала.

Нəзер корбаны: Диндə кушылмаса да, кеше Аллаһка нəзер əйтеп, үз өстенə ваҗиб (тиешле) кылган корбан. Бу корбанның итен чалган кешегə, аның балалары һəм ата-анасына ашау тыела.

Гакыйка корбаны: Бала туганнан соң, Аллаһка шөкер буларак чалына. Бу корбанның исеме «яңа туган баланың чəче» мəгънəсендəге гарəп сүзеннəн килə.

Мəет рухына багышланган корбан: Үлгəн кеше исеменə чалынган корбан.

Шөкер корбаны: Кыйран һəм тəмəттугъ хаҗын кылган кеше чалган корбан.

Җəза һəм кəффəрəт корбаны: Хаҗ вə гомрəдə берəр ваҗибне калдыру яки ихрам хəлен бозу очрагында чалынган корбан.

Корбанда яшерен хикмәтләр, Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйлне корбан итәргә теләвенең хикмәтләре

Корбан гыйбадəте белəн бала мəхəббəтен һəм бөтен сөеклелəрне Аллаһка корбан итү идеалы бирелгəн. (Ибраһим һəм Мөхəммəд пəйгамбəрлəр үрнəге). Корбан гыйбадəте кеше аңына «үзеңне Аллаһка тапшыру» хакыйкатен сеңдерə. Корбан ярдəмендə кеше үзен символик рəвештə Аллаһка «бүлəк иткəн» кебек була. Корбан – Аллаһ əмеренə буйсыну һəм туры юлдан бару күрсəткече. Корбан гыйбадəте — Аллаһ тарафыннан Ибраһим Пəйгамбəргə җибəрелгəн сынауның дəвамы. Корбан гыйбадəте чын-чынлап ихласлы булырга өйрəтə. Корбан – практик тəүхид дəресе, тəүхид мөгаллиме.

Ислам динендә корбанның мәгънәсе һәм хикмәтләре

Корбан гыйбадəте – Исламның күркəм бер шигаре (символы).

Корбан гыйбадəтендə хəер-бəрəкəтлəр бар.

Корбан гыйбадəте бəндəне Аллаһка якынайта, ул — якынлык символы.

Корбан – күптөрле файдалары булган Илаһи бер бүлəк.

Корбан гыйбадəте – иман һəм коллык галəмəте, дини тормышның күркəм чагылышы.

Корбан гыйбадəте – Аллаһны зикер.

Корбан гыйбадəте – Аллаһ турында фикер.

Корбан гыйбадəте – рəхмəт вə шөкер.

Корбан – Аллаһның юмартлыгына каршы колларның тыйнак җавабы.

Корбан – Аллаһны олылау, колларга карата шəфкать.

Корбан – бəла-казаларны кире бора торган калкан.

Корбан – рəхмəт вə бəрəкəт сəбəбе.

Корбан бəхет һəм хозурлык китерə.

Корбан – Аллаһны сөюеңнең исбаты.

Корбан чалган кеше өстендəге дини бурычын төшерə.

Корбан гыйбадəте ахирəттə мулдан савап китерə.

Корбан, чалырга көче җитмəгəн бəндəгə дə савап ирештерə.

Корбан гыйбадəте – гөнаһларның кичерелүенə бер сəбəп.

Корбаннар ахирəттə иялəренə сират күперен кичəргə ярдəм итəчəк.

Корбан гыйбадәтенең иҗтимагый тормышка караган хикмәтләре

Корбан гыйбадəте икътисадны алга җибəрə, аеруча терлекчелек тармагын үстерə.

Корбан гыйбадəте күршелек хокукларын җанландыра.

Корбан үпкəлəрне оныттыру, күңеллəрне табыштыру миссиясен башкара.

Корбан – мөселманнарның сөю-мəхəббəт бүлешүе, шəфкать вə мəрхəмəт күрсəтүе.

Корбан – Исламның кешелеккə ярдəм кулы сузу кампаниясе.

Корбанлыклар – җир йөзендə тəртип вə низам сəбəпчелəре.

Корбан гыйбадəте – кешелеккə Аллаһның бик олы бүлəге.

Корбан — һəркем, бигрəк тə фəкыйрьлəр өчен Илаһи сый табыны.

Корбан – социаль гаделлеккə ирешүгə хезмəт иткəн иҗтимагый бер феномен.

Корбан гыйбадəте – иҗтимагый хəйрия тəшкилаты.

Корбан гыйбадəте гаилəдə вə җəмгыятьтə бердəмлек һəм татулыкны ныгыта.

Корбан – саранлык авыруын дəвалау өчен менə дигəн дару.

Корбан фəкыйрьлəрне пессимистлыктан коткара, язмышка үпкəлəү бəласеннəн йолып кала.

Корбан гыйбадəте – Хак юлында бирелгəн олы сəдака.

Аллаһка бары тәкъвагыз гына ирешер

Корбанны чалганда да, итен таратканда да Аллаһ ризалыгын күзəтү фарыз. Гыйбадəтлəр, хикмəт яки файда дип түгел, фəкать Аллаһ əмере булган өчен генə үтəлə. Шулай да, аларның хикмəт вə файдаларын белү бердəн безгə бер вазыйфа булса, икенчедəн Аллаһ нигъмəтлəрен искə өшерү өчен бер сəбəптер.

Исемнəренең берсе Хəким (хикмəт иясе) булган Хак Тəгалəнең һəр эшендə хикмəт барлыгында шөбһə юк. Əмма ошбу хикмəтлəрнең барчасын да без коллары аңлап вə төшенеп җитмəскəмөмкин. Хəлбуки, безгə мəгълүм хикмəтлəрдəн кала, вакыт узган һəм гыйлем-мəгърифəтебез арткан саен, дини əмерлəрдə кешелек өчен нинди олуг файдалар сакланганын һəм Аллаһның Үз колларына карата ни дəрəҗəдə мəрхəмəтле вə шəфкатьле булганын күрəбез. Һəм дə хəят (яшəү) нигъмəтенə шөкер буларак корбан чалабыз.

Хаҗ сүрəсендə (22/34) əйтелгəнчə, корбан чалудан асыл максат – Аллаһның искə алынуы, ягъни зикер кылынуы. Янə шул ук сүрəнең 37 нче аятендə: «Корбанның ите дə, тиресе дə Аллаһ (хозурына) бармас. Аңа фəкать сезнең тəкъвагыз гына ирешер,» – дигəн сүзлəр аркылы матдəдəн мəгънəгə бер капка ачыла һəм асыл максатның ни булуы күрсəтелə.

Корбан чалмаска сәбәп эзләмәгез

Җəнабы Хак Кəүсəр сүрəсендə «Раббың өчен намаз торгыз һəм корбан чал,» дип боера. Бу аятьтəге «намаз»дан максат бəйрəм намазы, «чалу»дан морат исə, «нəхр көннəрендə» чалынган хайваннардыр. Башка бер аятьтə исə корбанлык дөялəр хакында: «Корбанлык дөялəрне сезгə Аллаһның шигарьлəре иттек», (Хаҗ, 36) диелə. «Шигарь» сүзе Аллаһ диненең галəмəте, ишарəте дигəн мəгънəне белдерə. Күп кенə нəрсəлəр галəмəт вə ишарəтлəренə карап беленə; аларны ташлау һич ярамый. Шулай булгач, корбан чалмау өчен сəбəп-сылтаулар күзлисе урынга, киресенчə, чалу җаен эзлəргə кирəк.

Корбан гыйбадəтен җиренə җиткреп үтəү – Хак юлындагы фидакарьлекнең бер галəмəте; Аллаһ Тəгалə биргəн нигъмəтлəргə карата колның бер шөкеранасы. Гөнаһларың ярлыкану, əҗер-савапка ирешү, бəла-казадан имин булу чарасы. Кыскасы, корбанның ваҗиблеге бер төркем дини, əхлакый, иҗтимагый файдалар белəн раслана. Кадер- кыйммəтен генə белергə кирəк.

Балаларга корбанның мәгънәсен аңлату

Балалар тормышында бəйрəмнəрнең əһəмияте гаять зур. Бəйрəм көнне өй эчендəге күңелле ыгы-зыгы, өлкəннəр янына барып хəллəрен белү, өйгə килгəн кунаклар, бəйрəм табынында туганнар һəм дус-ишлəр белəн гөрлəшеп утырулар, ашалган тəмле-тəмле ашлар – барысы да, татлы хатирəлəр булып, кеше хəтерендə гомерлеккə саклана.

Корбанның Рамазан бəйрəменнəн аермасы шунда: бу гыйбадəт турында сөйлəгəндə үтə дə сак һəм игътибарлы булырга кирəк. Бер җан иясенең Аллаһ ризалыгы хакына гомерен өзү, шул рəвешле, Хак Тəгалəгə якынаерга тырышу кебек мəсьəлəлəрне, əле үлемнең ни икəнен аңлап җиткермəгəн балага төшендерү, чыннан да, дикъкатьлелек талəп итə. Бу гыйбадəтнең мəгънəсе балага никадəр аңлаешлы һəм тəэсирле итеп төшендерелсə, аның культура үсешенə файдасы шулкадəр зуррак булачак. Шушы уңайдан, иң тəэсирле һəм үтемле аңлату методларының берсе, һичшиксез, хикəя методы. Аллаһның дусты һəм илчесе Ибраһим Пəйгамбəрнең газиз улын корбан итəргə əмер алуы, бу уңайдан аның күңелендə барган көрəш, улы белəн бергəлəп Аллаһ ихтыярына тулаем буйсынулары һəм əлеге буйсынуның əҗере сыйфатында Аллаһның куй тəкə иңдерүе хакындагы кыйсса, əле абстракт фикерли алмаган балаларга Корбан бəйрəмен котлау куанычын тирəнтен тоярга ярдəм итə.

Бу кыйсса Илаһи диннəрнең барысы өчен дə уртак булу җəһəтеннəн, динара диалог коруның да нигезен тəшкил итə. Корбан, билгеле форма аермалыклары булса да, Илаһи диннəрнең барысында да мəгълүм булган, колның Яралтучысына якын килүен символлаштырган гыйбадəт. Хəтта Илаһи нигезгə корылмаган диннəрдə дə, корбан китерүнең төрле примитив формалары яшəп килə. Изге китабыбыз Коръəндə исə, корбан кирəк хаҗ гыйбадəте эчендə, кирəк Ибраһим Пəйгамбəр кыйссасында урын алган олы гыйбадəт булып күз алдына килеп баса. Чалынган корбанның ите дə, каны да Аллаһка ирешмəвен, асылда Хак Тəгалəнең моның кебек нəрсəлəргə мохтаҗ да булмавын истə тотып, фəкать Аллаһ ризалыгына ирешүне генə максат итеп тоткан гыйбадəт ул корбан. Безнең карамакка тапшырылган бар нəрсəнең, чынлык та Аллаһныкы булуын аңлап, Аның ризалыгы өчен һəммəсен дə фида кылырга риза булуыбызны күрсəтү идеясенə корылган гыйбадəт.

Шулай да, бала бу темага кагылышлы сораулар биргəн очракта, җавапны аның рухына, күңеленə һəм мантыйгына туры килерлек итеп бирү шарт. Артык детальлəргə кереп тормыйча, кыска, җыйнак кына аңлатма бирергə, мөмкин булса, берəр мисал да китерергə кирəк. Корбан чалу процессы төрле балага төрлечə тəэсир итə. Артык дулкынланудан, беренче көнне ит ашый алмаган балалар булган кебек, моны бик тыныч кабул итеп, хайванны кызгану хисен саклаган хəлдə, итен рəхəтлəнеп ашаган реалист балалар да бар. Шулай ук, кайбер балаларда биологиягə карата гаҗəеп дəрəҗəдə кызыксыну күзəтелə. Хайваннарны бик яратса да, үлем күренешен бик мантыйклы рəвештə кабул итеп, корбанлыкның тəн төзелешен тикшергəн, органнарын танырга тырышкан, аларны үзенең тəн əгъзалары белəн чагыштырырга омтылган балалар бар. Андыйларның алдагы тормышларында биологиягə мөнəсəбəтле өлкəлəрдə зур казанышларга ирешү фактлары бихисап. Корбан мəсьəлəсендə баланың яше һəм психологиясен һəрвакыт күз уңында тоту; үзе карап, иркəлəп үстергəн хайванны корбан итəргə кушу кебек, сабый йөрəгенə җəрəхəт ясарлык эшлəрдəн ерак тору мəслихəт. Мондый дуамал кыланышлар кайбер балаларның психикасын травмалау өчен җитə кала.

Бала корбан гыйбадəтенең мəгънəсен тагын да тирəнрəк аңласын, бу аның табигатенə сеңсен дисəк, яше барган саен, аны бик күп нəрсəлəрдəн хəбəрдар итə барырга кирəк. Менə аларның кайберлəре: Дөньяга килүнең сəбəп вə максаты, яшəү һəм үлемнең мəгънəсе, Илаһи диннəрнең бер-бер артлы килү хикмəте, тарихи процесслар, кешелекнең үсеше, җанлылар дөньясы, җан иялəренең бер-берсенə мохтаҗ булуы, табигатьтəге камил баланс һəм гармония, терлек үрчетүнең нигə кирəклеге, сəламəтлек һəм сəламəт яшəү өчен кирəкле туклану матдəлəре, хайваннар белəн дус булу, аларны рəнҗетмəү, имтихан дөньясында булуыбызны онытмау, кешелəр арасындагымөнəсəбəтлəр, ярдəмлəшү һ.б. Күренə ки, корбан гыйбадəте, барча гыйбадəтлəр кебек үк, күпкырлыфеномен булып, пакь табигатьлəре дини тəрбия алуга соң дəрəҗəдə ятышлы булган балаларның үсеш-камиллəшү процессында зиһеннəрен ачарга һəм мотивациялəрен арттырырга мөмкинлек бирə.

Корбан — тугырылык галәмәте

Хəзрəте Ибраһимның Аллаһка тугрылыгы һəм Исмəгыйль галəйһиссəламнең Аллаһы хакына атасына тугрылыгы. Безлəр ошбу тугрылык дастаннарын үрнəк алып, Бөек Раббыбызга карата тугрылык һəм вафалыгыбызны күрсəтергə тиешбез. Корбан Аллаһның əмере һəм Сөекле Расүленең сөннəте булганга күрə, малыбыздан сəдака һəм има- ныбызда тугрылык күрсəткече буларак, корбан чалырга, бер үк вакытта корбанның ни-нəрсə икəнен онытып җибəргəннəргə тугрылык һəм вафа юлын яктыртырга бурычлыбыз.

Корбан — юмартлык

Артык сүз һəм комментарийга кермичə, Аллаһның əмерлəре кар- шында Ибраһимдай баш ию кирəк. Аның юлында малыбызны, хəтта кирəк икəн, җаныбызны да фида кыла алу, «бир!» дигəндə, «Аллаһ хакы өчен бирəм» дип, бирү бик мөһим. Бу мəсьəлəдə аз гына саранлану да иманыбызга һəм Ислам дəгъвасына зыян китерəчəк. Шулай итеп, корбан ул – мөэминнең малы белəн үзен Аллаһка багышлаган булуының күрсəткече. Аллаһ «Корбан чал» дип боерган вакытта, мөселман бəндə саранланмыйча, «Я Раббым, Син кушсаң, мин берне генə түгел, меңне чалырга əзермен,» – дип əйтə белергə тиеш. Бу эштə безгə иң камил үрнəк — Пəйгамбəребездер (саллəллаһү галəйһи вə сəллəм). Чөнки ул гомеренең соңгы корбанында үз яше бəрабəрендə, ягъни нəкъ алтмыш өч корбан чалган. Бүген дə хəлле кешелəребез зур-зур байлыклары бəрабəренə, телəнчегə кесəдəн берничə тиен чыгарып биргəн кебек, бер генə корбан белəн чиклəнмəскə тиешлəр. Бəлки үзе һəм бала-чагалары бер корбанга канəгать китереп, фəкыйрь-фокарага аерым, килəчəгебезне нурландырачак яңа нəсел үсеп җитсен өчен аерым, дус-иш һəм туганнар- га атап аерым берəр корбан чалу, Җəнабы Хакның ризалыгына ирешү юлында мөһим адым булачак. Аллаһ Расүле (саллəллаһү галəйһи вə сəллəм) корбан итенең өчтəн бер өлешен генə үзеңə калдырып, өчтəн берен мохтаҗларга, калган өчтəн берен исə күрше-күлəн, дус-иш һəм туган-тумачага таратуны киңəш итеп, корбан чалудагы хикмəтлəрнең берсе юмартлык һəм игелеклелек хислəребезне тергезеп җибəрү икəнен күрсəткəн. Шулай булгач, хəленнəн килгəн кешелəр нигə бер генə корбан белəн чиклəнергə тиеш ди əле?..

Корбан — фидакарьлек

Исмəгыйль галəйһиссəламне корбан итəргə алып бару, Аллаһ хакына корбан итеп булмаслык нəрсə юклыгын исбат итə. Мондый олы фидакарьлек Хəниф Пəйгамбəр Хəзрəте Ибраһим тарафыннан кылынгач, Аллаһ гүя: «Менə хəзер булды, əй Ибраһим! Исмəгыйльне бугазлауга хаҗəт юк. Син имтиханыңны уңышлы үттең. Аның урынына шушы тəкəне чал!» – ди кебек. Шулай итеп, күпме Исмəгыйльлəр урынына куйлар корбан ителгəн һəм ителə. Димəк, корбан чалганда бу мəгънəлəрне истə тоту бик мөһим. Корбан чалганда, ошбу фидакарьлек тойгысын саклау ихлас һəм самимилегебез күрсəткече булыр.

Корбан — тәкъва

Бер Аллаһның ризалыгын гына күздə тотып чалынган корбан тəкъвага илткəн мөһим бер чарадыр. Коръəн Кəримдə Җəнабы Хак болай боера: «Аларның итлəре дə, каннары да Аллаһка бармас, Аңа фəкать сезнең тəкъвагыз гына ирешер. Менə шулай итеп (Аллаһ əлеге корбанлык хайваннарны) сезнең файдалануга тапшырды, бəс һидаять юлына бастырганы өчен Аллаһны олуглагыз! (Əй Расүлем!) Игелек иялəрен сөендер!» (Хаҗ, 37). Янə Коръəннең: «(Һабил Кабилгə) болай дигəн иде: Аллаһ бары тəкъва иялəренең гамəлен генə кабул боерыр,» (Маидə, 27) аятендə гамəлнең кабуллыгында төп шарт тəкъвалык икəне, тəкъвалылар гына Аллаһ катында мəкъбүл гамəлгə ирешə алганы искəртелə. Шуңа күрə, корбанны ит һəм тире дип түгел, безне чиксез кодрəт иясе Олуг Раббыбызга кавыштырган форсат дип карарга кирəк.

Корбан — рәхмәт һәм бәракәт

Бик күп фəкыйрьлəр нəкъ менə Корбан бəйрəмендə, бер кабым иткə тилмергəн сабыйларын кинəндерəлəр. Чалынган миллионнарча корбанның итлəре, тирелəре, эчəгелəре, башлары һəм башка əгъзалары бик күплəрнең ихтыяҗларын киметə төшə. Шул рəвешле, корбан һəрьяклап хəер вə бəрəкəткə сəбəп була.

Корбан сәүдә һәм икътисадка ярдәм

Корбан вакытында икътисади тормыш җанлана төшə. Корбанга дип терлек симертүчелəр, аны алучы, сатучы, ташучы һəм чалучылар, тире эшкəртүче, итче һəм терлек азыгы җитештерүчелəр бу уңайдан акча эшлəп, ризыгын тəэмин итə.