2024 елда Миграҗ төне 6 февральдән 7 февральгә каршы төнгә туры килә. Бу төнне мөселманнар гыйбадәт кылуда үткәрергә тырышалар: Коръән укыйлар, догалар кылалар, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүен сорап тәүбә итәләр, пәйгамбәргә (аңа сәлам булсын) салаватлар әйтәләр һ. б.

Сәлмән Фарисидан (Аллаһы Тәгалә аннан канәгать булсын) Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа сәлам булсын) мондый сүзләре китерелә:

«Рәҗәб аеның егерме җиденче төне — аерым бер төн. Әгәр кеше көндез ураза тотса һәм төнне гыйбадәт кылуда үткәрсә, ул йөз ел ураза тоткан һәм гыйбадәт кылган кеше кебек булачак» (Байхаки, ШуабульИман: Сыям: 3811; 3/373).

Хәдис буенча, Раджаб аеның егерме алтынчы көнендә ураза тотарга киңәш ителә (6 февраль 2024 ел), чөнки бу гыйбадәтләрне үтәгәндә кеше Аллаһы Тәгаләдән шактый зур әҗер-савапка ирешә ала.

1.Бу көнне һәм төндә күп тапкырлар Аллаһның Илчесе хөрмәтенә салават (мактау) әйтергә киңәш ителә. Бу гарәп сүзләренең механик кабатлануы гына түгел, ә бөек пәйгамбәргә (саллаллаһу аляйхи ва салламга) мәхәббәт һәм тугрылыкның эчкерсез чагылышы булырга тиеш.

2. Миграж кичендэ Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлар өчен гафу үтенергә кирәк. Тәүбә итү эчкерсез булырга тиеш (Әстагфирулла сүзенең аңсыз әйтелеше генә түгел). Тәүбә итү — үз-үзеңне анализлау, төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тотышыңны яңадан карап чыгу булырга тиеш. Бу төн Аллаһның кичерүенә лаек булырга һәм рухи камиллекнең яңа югарылыгына ирешү өчен этәргеч алырга мөмкинлек бирә.

Бу көнне үзегезне яхшырак эшләр эшләргә этәрергә тырышыгыз, шулай ук хаталарыгызны һәм кимчелекләрегезне төзәтер өчен үзегезнең тормышыгызны тагы бер кат тикшерегез.