Туганнар арасында мирас малын бүлешә алмыйча судтан судка йөрүчеләр бүген һәрдаим очрап тора. Дөньяда моннан да ямьсезрәк күренеш юктыр ул, мөгаен! Сөйләшә китсәң, әллә ниләр ишетәсең. Берсенең төпчек баласы чаярак булып чыккан да, атасын җайлап-майлап нотариустан уратып алып та кайткан: бөтен йорт-җир моның исеменә күчерелгән. Абый — апалары кунакка кайткан җирдән очраклы гына бу хакта белеп алып, менә купкан тавыш, купкан гауга, кычкырышып, талашып беткәннәр. Яисә болай да була: авыру ата- анасын соңгы көннәренә хәтле олы кыз караган, тәрбия кылган. Калган туганнары, ерак шәһәрләрдә яшәү сәбәпле, бу турыда белми дә калганнар. Әти- әниләре вафат булып, җирләргә кайткач васыятьләрен укып карасалар, барлык мал-мөлкәт әти- әнине караган олы апаларына гына яздырылган. Туганнар арасында китә тавыш, берсе дә моңа риза түгел, ник сиңа гына, без дә аларның баласы бит, әгәр синең кебек авылга якын яшәсәк, без карамас идекмени, дип яудыралар гына апаларына дәгъваларын. Яки киресенчә, карт әти-әнине соңгы сулышына хәтле тәрбия кылган улы белән килене, мирас малының бөтен туганнар арасында да бүленүенә каршы чыга. Алар авырып ятканда янында берегез дә юк иде бит, машина кирәк булгач кайтып төштегезме, дип тавыш куптаралар.
Әгәр кешеләр Ислам дине кушканча яшәсәләр, динебездә мирас малын бүлү турындагы мәгълүматтан да хәбәрдар булырлар иде. Югарыда санап узган мисаллар, ничек кенә булмасын, берсе дә кемнеңдер мирастан мәхрүм калуына сәбәп була алмый. Моны Ниса сүрәсенең 33 нче аяте раслый: “Һәркемне (ирне, хатынны) ата-анасыннан вә туганнарыннан калган малга мирасчы итеп куйдык…” диелә анда. Ислам дине бу мәсьәләне шулхәтле гадел, төгәл итеп куя. Мирас калдыручы кеше үзенең варисларын белергә бурычлы. Мираска кемнең хакы бар? Әйтик, мәрхүмнең улы- кызы, әти-әнисе, әби-бабасы, оныгы, әти-әнисе яклап туганнары һәм аларның балалары да исән сау яшәп ята, болар барысы да варислар. Әмма ләкин аның әти-әнисе, балалары, хатыны йә ире исән булганда, мирас фәкать алар арасында бүленә, чөнки болар беренче категория туганнар исемлегенә керә. Әгәр шушы төр туганнардан берсе дә булмаса, мал бүленә икенче категория туганнар арасында, алар мәрхүмнең бертуган абый-апасы, энесе-сеңлесе булырга мөмкин. Инде болары да булмаса, мирас малында мәетнең әти-әнисе белән бертуган абый-апа, эне-сеңел һәм аларның балаларының да хаклары, һәрберсенең өлеше бар.
Гадәттә, кеше үзе исән чагында ук мирас малын варисларга атап калдыра, әгәр ул малдан берәр оешмага, балалар, картлар йортларына да өлеш чыгарырга теләсә, малының өчтән берен генә васыять итә ала, шуны белеп торсын. Гомумән алганда, мәрхүмнең малы бишкә бүленә. Иң тәүдә кәфенләү, кабер казу, күмү мәшәкатьләре хәл ителә. Аннан соң мөлкәтен залогка биреп тормаганмы, шуны карыйсы. Янә килеп, мәрхүмнең бурычы булса, аны түләү тиеш. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.), үләр алдыннан, минем сезгә бурычым калмадымы дип сораганы мәгълүм. Шунысы да билгеле, пәйгамбәребез (с.г.в.), мөмкинлеге булганда, мәрхүмнең бурычын үз өстенә алган. Чөнки бурычлы кеше Җәннәткә керә алмас, гәрчә ул мөселман булса да дигән хәдис барлыгын беләбез.
Әгәр мәрхүм малының өчтән берен фәкыйрьләргә васыять иткән булса, шуны ияләренә тапшырганнан соң гына калган мал туганнар арасында бүленә. Әти-әнинең матди байлыгына ия булудан тыш, балалар аларның дусларын — дус тотарга, дошманнары белән исә аралашмый яшәргә бурычлы. Үзләре исән вакытта кемдер аларны кыерсыткан, йә нахакка рәнҗеткән икән, мондый кешегә мәрхүмнең баласы да ачык чырай күрсәтергә тиеш түгел. Әгәр залим үзе килеп гафу сораса, монысы башка мәсьәлә, ул чагында килешүгә барырга мөмкин.
Еш кына миңа шундый сорау белән мөрәҗәгать итәләр: талак кылып аерган хатынга һәм балаларга мирастан өлеш тияме, диләр. Җавап бирәм: юк, тими. Чөнки ул ир талактан соң хатынының гыйддәте тулганчы аны ашатып- эчертеп, тәэмин итеп торган, балаларын балигъ булганчы караган, тагын нәрсәгә өметләнергә була? Бит талак кылынганнан соң ир-хатын мөнәсәбәтләре тукталды, биредә барысы да яхшы аңлашыла, минемчә. Әмма кайчак шулай да була: үлем түшәгендә яткан ир, тиздән җан тәслим кыласын сизеп, тар күңеллелек күрсәтеп, фәлән дистә еллар бергә гомер иткән хатынын талак кыла, үзе дөньядан киткәч, хәләленә мал тимәсен өчен шулай кылана. Ләкин мондый хәл динебез тарафыннан дөрес дип кабул ителми, чөнки ул золым булып санала. Шуңа күрә андый очракларда казыйлар тол калган хатын файдасына хәл итәләр: мирас малы аңа бирелергә тиеш. Бүгенге көндә мирас малы бүленеше ифрат та җайлаштырылды, бу мәсьәләне компьютерлар хәл итә. Бары тик тиешле белешмә мәгълүматны компьютерга кертәсең һәм биш секундтан машина җавабын да бирә. Әйтик, ире вафат, хатыны, балалары калган. Моның фабрикасы, тагын әллә күпме күчемсез милке исәпләнә. Мал бәясен компьютерга салгач, кемгә күпме өлеш тиясен ул үзе санап чыгара. Менә шундый заманча чишелеш!
Аллаһ кушканча төзелгән Шәригать кануннары беркемне дә рәнҗетми, һәркем үзенә тиешлесен ала. Динебездәге мирас малы мәсьәләсе шуны бик ачык раслый.