Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллаһының Рәсүле салләллаһу галәйһи вәссәламнең хезмәтчесе Әбү Хәмзә ибне Мәлик радыйаллаһү ганһе әйткән: «Аллаһының Рәсүле салләллаһу галәйһи вәссәлам болай дигән: «Кем үз туганына үзенә теләгәнне үк теләми, шул кеше чын күңеленнән иман китермәгән».

Исламның максаты кешеләрнең үзара дуслыкта, мәхәббәттә торуында һәм һәр кешенең башкаларның мәнфәгате, бәхете турында, тулаем алганда, җәмгыять турында кайгыртуында чагыла. Моның мәгънәсе гаделлекнең өстенлеккә ирешүен тәэмин итүгә, кешеләрнең күңелләренә тынычлык урнаштыруга, үзара ярдәмләшүгә, дуслашуга кайтып кала. Әмма болар фәкать җәмгыятьнең һәр әгъзасы икенчесенә үзенә теләгән бәхетне, яхшылыкны һәм үзе өчен якын күргән бөтен нәрсәне теләгәндә генә булырга мөмкин. Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам «үз туганыңа үзеңә теләгәнне теләү»не иман китерүнең төп билгесе итеп күрсәтә.

Иман — ул Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә һәм кыямәт көненә, Аллаһы әзерләп куйган тәкъдиргә ышану, шуннан башка һичбер нәрсә түгел. Әмма бу хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам игелекле, эгоизмнан, көнчелектән һ. б. шундый сыйфатлардан ерак булмый торып — үзенә теләгәнне башкаларга да теләми торып — кешенең камил иманга ирешә алмавын, иманның аның күңелендә, йөрәгендә тамыр җибәрә алмавын күрсәтә.

Без күп вакыт башкалардан үзебезгә яхшы мөнәсәбәттә булуларын таләп итәбез, шуңа карап башкалар турында фикер йөртәбез. Ә үзебезнең башкаларга карата булган мөнәсәбәтебез турында уйламыйбыз. «Үзебез начар», диюче юк, әмма: «Кешеләр бозылды, начарланды, әхлаклы кеше калмады», — дип әйтүчеләребез күп. Бала карамыйбыз, тәрбияләмибез, әмма тәрбиясез үскән балабыз өчен кемне дә булса гаеплибез. Ниндидер бәхетле гаилә турында «Яхшы торалар» дигәнгә ышану юк — үз гаиләсе бәхетсез булганга кемнедер гаепләү еш очрый. Без, башкалардан нидер таләп иткәнче, иң элек үзебез үзгәрергә тырышыйк. Вакытны бушка исраф иткәнче, иң элек үз балабыз, гаиләбезне тәрбияләүгә, тәртиптә тотуга әһәмиятне күбрәк бирик.

Аллаһы Тәгалә Изге Китапта әйтә:
«Мөэминнәр — бер-берсенә туганнар» («әл-Хүҗүрат», 10 нчы аять). Без өйлә, җомга намазлары укырга дип, бергә мәчетебезгә җыелышабыз. Якын туганнар да түгел (әлбәттә, барыбыз да бер ата-ана, ягъни Адәм белән Һава балалары, әмма алай фикер йөрткәндә Җир шарының бар халкы да бер атадан). Безне мәчеткә кардәшлек хисләре түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләгә булган ышаныч, өстебезгә йөкләтелгән бурычны үтәү тойгысы җыя. Без үзебезне мөэмин-мөселман дибез. Шушы сүзләр безнең үзара булган туганлыгыбызны күрсәтәдер.

Нәкъ менә кыямәт көнендә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә үзе өчен бер-берсен яратышучыларга аеруча игътибарлы булыр һәм Ул аларга әйтер: «Кайда Минем өчен бер-берсен яратышучылар? Бүген, Минем күләгәмнән башка һичнинди күләгә булмаган көндә. Мин аларны үз күләгәм белән күләгәләрмен».

Бүгенге көндә безнең иманнарыбыз бик зәгыйфь: бер-беребезгә ышанычыбыз аз, бер-беребезнең гайбәтен сөйлибез, инде Коръән укырга өйрәнеп, уразалар тотып, намазлар укып та динен — ислам динен ташлаучылар да юк түгел. Без әле диннең ләззәтен тоймыйбыз, күңелләребезнең нечкә урыннарына алар әле барып ирешмәгәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Өч сыйфатка ия булучы гына иманның ләззәтен тоя: Аллаһыны һәм Аның Рәсүлен башка бөтен нәрсәдән дә ныграк яратучы; әгәр берәүне яратса, ул аны фәкать Аллаһ хакы өчен генә яратучы, һәм шулай ук бер тапкыр Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә коткарганнан соң, икенче тапкыр динсезлеккә, кяферлеккә кайтырга теләмәүче, ягъни утка ыргытылуны теләмәүче».

Пәйгамбәребез әйтә: «Аллаһының коллары арасында шундый кешеләр бар, алар пәйгамбәрләр дә түгел, шәһидләр дә түгел, әмма кыямәт көнендә аларның Аллаһы Тәгалә каршында тоткан урыннарына карап, алардан пәйгамбәрләр дә, шәһидләр дә көнләшер.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнән: «Кемнәр соң ул кешеләр?» — дип сораганнар.
Ул җавап биргән: «Алар мал җыю һәм кан кардәшлеге белән түгел, бәлки Аллаһы хакы өчен дуслашканнар, бер-берсен яратканнар. Аллаһы белән ант итәм, аларның йөзләре нурлы булыр һәм алар нурда торырлар. Бөтен кеше курыкканда да аларны курку алмас һәм бөтен кешене кайгы алганда да, алар кайгырмаслар». Соңыннан ул «Юныс» сүрәсенең 6263 нче аятьләрен укыды:
Мәгънәсе: «Чынлыкта, Аллаһының дусларына һич куркыныч юк һәм алар кайгырмаслар. Аллаһының дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһыга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрәм эшләрдән, хорафат гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар һәм фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләрне Аллаһы ризасы өчен генә үтәделәр».

Аллаһы ризалыгы өчен, Аллаһы хакы өчен диндә бер-берсен яратучыларга бөек урыннар вәгъдә ителүе турында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам икенче бер хәдисендә әйтә: «Аллаһы Газзә вә Җәллә әйтте: «Бер-берсен яратышучыларга минем каршымда нурдан мөнбәрләр булачак, алардан шәһидләр һәм пәйгамбәрләр дә көнләшәчәкләр».

Без Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәтнең әһәмиятен тиешле дәрәҗәдә аңламыйбыз. Без башкаларга охшарга, башкаларның безгә булган мәхәббәтен, ихтирамын яуларга тырышабыз. Аллаһының барлыгын онытабыз. Бөтен тырышлыгыбыз бушка китә һәм без аптырыйбыз. «Мин яхшылык эшлим, әмма беркем дә мин эшләгән яхшылыкны күрми», — дибез. Безнең карашыбыз ялгыш. Безгә кешегә ошарга тырышырга түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләгә ошарга тырышырга кирәк. Әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең ышанычына, мәхәббәтенә ирешсәк, башкалар безне һичшиксез яратачаклар. Без ничә дистә еллар динсезлектә тәрбияләндек, бүген, әлхәмдүллилләһ, Аллаһы Тәгаләгә, аның диненә йөзебез белән борылдык. Әмма күпчелек гадәтләребез элеккечә калды. Шулай булса да, акрынлап-акрынлап булса да үзгәрәбез. Үзебез бәлки сизмибездер дә, әмма читтән караган берәүгә күренер: без бүген — башка кеше. Шуңа күрә «карале бу элек шундый кеше иде, бүген ничек үзгәргән, кыяфәт, холкы яхшырган», дип уйлыйбыз икән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Без бер-беребезне шулай итеп, үзгәргән хәлдә, үткәннәрен онытып, яңача кабул итәргә, яратырга тиешбез. Әгәр без бер-беребезне ярата башлыйбыз икән, без бу хакта ул кешенең үзенә әйтергә тиешбез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Әгәр бер кеше үзенең туганын яратса, үзенең яратуы турында аңа хәбәр бирсен».

Без бүген «мөселманнарның хәлләре авыр» дип зарланабыз. Дингә кайтканнарыбыз да аерым-аерым намаз укып, башкалар да аерым гына гамәл-гыйбадәтләр үтәп яшәргә тырышабыз. Дуслашу, берләшү турында уйламыйбыз, Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәткә караганда дөньяга булган мәхәббәтебез көчлерәктер. Шуңа күрә дә хәлебез авырдыр.

Ахирәткә, җәннәткә, җәһәннәмгә дә ышанычыбыз аздыр. Әгәр дә тиешле дәрәҗәдә булса, без үзара дуслашуга, бер-беребезне яратуга омтылыр идек. Шунсыз җәннәткә ирешә алмаячакбыз.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Үзенең кулында җаным булган Зат белән ант итәмен: иман китерми торып, сез җәннәткә кермәячәксез, ә инде бер-берегезне яратмый торып, сез иман китермәячәксез. Күрсәтергәме сезгә аны эшләгәндә ул сезне үзара мәхәббәткә китерә торган нәрсәне? Үз арагызда сәламләшүне таратыгыз!»

Динсезлек безнең һәрберебездә дә үзенең эзен калдырды, без инде үзебезне мөселман дип санасак та, һаман да гөнаһ эшләвебезне дәвам итәбез, бер-беребезне рәнҗетәбез, күпме генә тырышсак та, динсезлектән калган гадәтләрне ташлап бетерә алмыйбыз. Әмма бу безнең аралар начараюга, үзара дошманлашуга сәбәп булырга тиеш түгел. Безнең үзара мөнәсәбәтебез безнең Аллаһы Тәгаләгә булган мөнәсәбәтебезнең никадәр нык булуын күрсәтә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Әгәр ике кешедән берәрсенең беренче кылган гөнаһы ук аларны аерса, бу аларның бер-берсен Аллаһы Газзә вә Җәллә яисә ислам өчен яратмауларын күрсәтә».
Инде дөньялык белән, үзебезнең кимчелегебез белән аралар бозыла икән, бу бозылу, аралар аерылу
3 көннән артык булмаска тиеш.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Мөселман кешегә үзенең туганы белән 3 көннән артык сөйләшмичә, бер-берсеннән читләшеп йөрү рөхсәт ителми, һәм беренче булып сәлам бирүчесе — аларның хәерлерәге».

Ә без тормышта 3 кенә көн түгел, еллар буе да сөйләшмичә, сәламләшмичә йөрибез. Халыкта «Туры әйткән туганына ярамаган» дигән әйтем бар, без дә беребезнең туры әйтүен икенчебез күтәрми, өстәвенә, форсаттан файдаланып, икенчебезнең гайбәтен дә сөйләп ташлыйбыз, аннары шул гайбәт аңа ирешкәндер дип, янына барырга куркып йөрибез. Беренче карашка, күрештең ни дә, күрешмәдең ни, аннан нинди зыян кебек. Ә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Үзенең туганын 1 елга ташлау аның канын коюга тиң».
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам бөтен көчен ислам өммәтен ныгытуга, мөселманнар арасын якынайтуга куя. Шуның өчен дә аның күп вәгазьләре араларны ерагайта, кисә торган сәбәпләрне бетерүгә юнәлдерелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам: «Бер-берегездән киселмәгез, бер-берегезгә артларыгыз белән борылмагыз, бер-берегезгә булган нәфрәтләрегезне ташлагыз, бер-берегездән көнләшмәгез һәм Аллаһы Тәгалә боерган рәвештә туганнар булыгыз», — ди.

«Мөселманның үз туганы өчен ул юкта кылган догасы кабул булыр, чөнки аның баш очында аерым әмер белән йөкләтелгән фәрештә бар. Ул мөселман үзенең туганы өчен дога белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәндә, бу фәрештә һәрвакыт: «Амин, сиңа да шул ук булсын», — дип әйтер.

Дөнья — фани, бервакыт бетәчәк, әмма безнең киләчәгебез, мәңгелегебез бар. Анда нинди йөк белән барабыз соң? Дөньялык белән кылынган гөнаһ-хаталарыбыз бетүгә сәбәп була торган гамәлләрне күбрәк эшләсәк иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтә: «Җәннәт капкалары дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне ачылырлар, һәм шул вакытта Аллаһыга ширек катмаучы һәр колның гөнаһ-хаталары гафу кылыныр, әмма үзара дошманлашкан туганнарның гөнаһлары гына гафу кылынмас, һәм шул вакытта әйтелер: «Бу икәүне үзара дуслашканнарына кадәр көтегез, бу икәүне үзара дуслашканнарына кадәр көтегез, бу икәүне үзара дуслашканнарына кадәр көтегез».

Җәннәт капкалары ябылганчы, ачуланышкан туганнарыбыз белән дуслашып калсак иде. Аллаһы Тәгалә һәммәбезне дә үзара дус булган туганнардан,үзенең сөекле колларыннан насыйп кылса иде.

Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИ.