Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм милләте буенча гарәп, курәеш кабиләсеннән. Әтисе Габдулла, аның әтисе Габделмоталлип, аның әтисе Һашим, аның әтисе Габделмәннәф, аның әтисе Кусит, аның әтисе Кинән, аның әтисе Морат. Пәйгамбәребезнең нәселе Исмәгыйль гәләйһиссәлләмгә барып тоташа. Әнисе — Әминә Ваһаб кызы. Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм Гарәбстан ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә, Гайса гәләйһиссәлләм тууыннан хисаплана торган — Милади ел белән 570 елның апрель аенда дөньяга килгән. Әтисе Габдулла, улы туганчы, ике ай элек Мәдинә шәһәренә барган җирендә вафат була.
Ул заманда Мәккә халкы яңа туган балаларны авыллардагы берәр сөт анасына тәрбиягә биреп, ямьле табигать һәм саф һавада үстерә торган булалар. Пәйгамбәребез 4 яшькә кадәр Бәну Сәгыйдә кабиләсеннән Хәррас исемле кешенең хатыны Хәлимә тәрбиясендә үсә.

Көннәрдән бер көнне, көтү көткән җирләреннән Хәлимәнең балалары елап кайтып керәләр һәм әйтәләр: «Билгесез кешеләр килеп, Мөхәммәдне пычак белән ярдылар», — дип. Бу сүзләрне ишеткән Хәррас белән Хәлимә бик куркышып көтүлеккә йөгерәләр. Барсалар, Мөхәммәд гәләйһиссәлләм берни дә булмаган кебек йөри. Хәзрәти Хәлимә аны кочаклап алып: «Ни булды, сине кемнәр рәнҗетте?» -дип сорый. Пәйгамбәребез: «Ишектән чыккан кебек, кинәттән ике зат күренде. Көмеш сыман киемдә иделәр. Берсенең кулында комган, икенчесенекендә кар сыман әйбер тутырылган ләгән иде. Аркама яткырып, күкрәгемне ярып, йөрәгемне кысып юдылар. Йөрәк эченнән бер тамчы кара кан чыкты. Әйттеләр: «Сине шайтан вәсвәсәсеннән имин иттек», — дип. Мин бернинди дә авырту тоймадым», — дип белдерә. Кайбер дингә ышанмаучылар: «Мондый хәл була алмый», — ди. Әмма хәзер матбугатта билгесез затларның кешеләргә операция ясап китүләре һәм ул кешеләрнең савыгулары турында шактый күп языла. Димәк, Аллаһ теләсә, фәрештәләр кешеләргә бу юл белән дә ярдәм итә алалар икән. Бу вакыйгадан соң хәзрәти Хәлимә бик курка һәм Пәйгамбәребезне әнисенә илтеп бирә. Пәйгамбәребез алты яшенә кадәр әнисе тәрбиясендә яши, аннары әнисе вафат була, Мөхәммәд гәләйһиссәлләмгә 8 яшь тулганда, аның бабасы да вафат булып, дөм ятим кала. Ул — әтисенең абыйсы Әбү Талип гаиләсендә үсә. Ятимне укырга-язарга өйрәтүче дә булмый. Бу да — Аллаһның бер хикмәте. Чөнки зур уку йортларында укып, зур гыйльми дәрәҗәләр алган кешегә Коръән иңдерелсә, бар кеше дә: «Ул аны үзе уйлап чыгарып язган», — дип әйтер иде.

Пәйгамбәребез 25 яшендә хәзрәти Хәдичәгә өйләнә. Алар 25 ел бик бәхетле яшиләр. Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм 40 яшенә җиткәч, 610 елның Рамазан аенда Кадер кичәсендә Һира тавында мәгарәдә уйга чумып утырган вакытта: «Укы, әй, Мөхәммәд», — дигән тавыш ишетә. Пәйгамбәребез куркып тирә-ягына күз сала, беркемне дә күрми.
Шулвакыт икенче мәртәбә: «Укы, әй, Мөхәммәд», — дигән сүз кабатлана, мәгарә эче яктырып китә һәм каршында бер зат күрә. Ул зат тагын бер мәртәбә: «Укы», ди. Шулчак Пәйгамбәребез: «Мин укый белмим», — дип җавап кайтара. «Укы» әмере өч мәртәбә кабатланганнан соң. Пәйгамбәребез риза була һәм аңа «Галәк» сүрәсенең 5 аяте иңә. Коръәннең беренче аяте: «Укы!» дип башлана. Аллаһның Пәйгамбәребезгә һәм барлык мөселманнарга беренче әмере: «Укы!» булды. Шуңа күрә белем алу һәркемгә бишектән алып үлгәнчегә кадәр фарыз. Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәләм мәгарәдән чыгып, өенә кайтып барганда: «Әй, Мөхәммәд! Син — Аллаһның Пәйгамбәресең. Мин Җәбраил фәрештәмен», — дигәнне ишетә.
Күтәрелеп караса. Җәбраил фәрештәне күрә, әмма әле шикләнә: бу шайтан вәсвәсәсе генә түгелме икән? — дип. Чөнки Пәйгамбәребез гаять дәрәҗәдә саф, намуслы кеше була, башкалар аны һәрвакыт дөресен генә сөйләүче -«Әмин” дип йөртәләр. Өенә кайткач, шиген хәзрәти Хәдичәгә сөйли, анабыз Хәдичә әйтә: «Ул зат күренсә, миңа белдерерсең», — ди.
Бер төн Җәбраил фәрештә күренгәч. Пәйгамбәребез хәзрәти Хәдичәгә ишарә ясый һәм хәзрәти Хәдичә башыннан яулыгын салып куя. Пәйгамбәребез: «Ул зат юкка чыкты», — ди. Анабыз Хәдичә Пәйгамбәребезгә әйтә: «Әгәр ул фәрештә булмаса, мин яланбаш вакытта качмас иде, кача икән, димәк — фәрештә, фәрештәләр яулыксыз хатын-кызлар булган җирдә тормыйлар, син ул әйткәннәргә буйсын. Чынлап та, син — Аллаһның илчесе, мин сиңа ышанам, башкалар да сиңа ышанырлар», — диде һәм беренче мөслимә булды.

Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм өч ел динне яшерен рәвештә тарата. Беренче мөселманнар: Хәдичә разыйаллаһү гәнһү, Әбү Бәкер разыйаллаһү гәнһү, Гали р.г., Зәид р.г. Өч елда 30 лап кеше Ислам динен кабул итә. Пәйгамбәрлекнең дүртенче елында, «Хиҗр» сүрәсенең 94 аяте иңеп, Аллаһ Раббыбыз ачыктан-ачык кешеләрне Исламга чакырырга боера. 622 елга кадәр Пәйгамбәребез Мәккәдә кешеләрне дингә чакыра, әмма мөселманнарның саны күп булмый һәм кяферләр аларга искиткеч зур золымлыклар эшлиләр. 622 нче елда мөселманнар кяферләрнең җәбер-золымына түзә алмыйча, Мәдинә шәһәренә күчеп китәләр. Мәдинә шәһәренә күчкәч, мөселманнар беренче мәчетне төзиләр һәм җәмәгать белән намаз укый башлыйлар. Мөселманнарның календаре — Һиҗри ел исәбе җәмәгать намазы укудан башлана. 630 елда мөселманнар Мәккә шәһәрен кяферләрдән азат итәләр. 632 елда Пәйгамбәребез хаҗ кыла һәм үзенең саубуллашу вәгазен сөйли, моның соңында халыкка Коръәннең соңгы аятьләрен җиткереп, Коръәннең тәмам булуын белдерә. Бу «Майдә» сүрәсенең 3 аяте иде. Шуннан соң 80 көн яши һәм 632 елның рабигыль-әүвәл аенда дүшәмбе көн 63 яшендә дөньядан үтә.

Пәйгамбәребезнең 7 баласы туа. 3 ир бала: Касыйм, Габдулла, Ибраһим. Алар барысы да сабый вакытта ук үләләр. Кызлары: Зәйнәб, Оркыя, Өммегөлсем, Фатыйма. Хәзрәти Фатыймадан кала, кызлары да Пәйгамбәребездән алда вафат булалар. Зур кайгылар килгәндә без Пәйгамбәребезне истә тотарга тиеш, үзе исән вакытта 6 баласын җирләгән.

Америка галиме Майк Хартнинг бүгенге көнгәчә яшәп үткән 100 бөек шәхеснең сәләтләрен, карашларын, белемнәрен һәм җиңүләрен компьютер хәтеренә кертә һәм математик юл белән аларның иң кодрәтлесен ачыклый. Нәтиҗә бөтен дөньяны гаҗәпләндерде. Компьютер экранында Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм исеме чыкты. Тикшерүчеләр мөселман булмаганлыктан, ышанасылары килмичә, бер-ничә мәртәбә мондый тикшерү үткәреп карадылар, ләкин нәтиҗә үзгәрмәде.

Инглиз галимнәре Эдуард Гиббон һәм Симон Оклей Пәйгамбәребез турында менә нәрсә язганнар: «Аның тәэсир көче Цезарь яки Папа көченә тиң булган. Әмма ул папалыкны да, Цезарь дәрәҗәсен дә дәгъваламаган. Аның әмерләрен көтеп торучы тук һәм оста армиясе дә булмаган. Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең ни тән сакчылары, ни сарайлары, ни керемнәре, ни туплаган мөлкәте — акчасы булмаган. Мөхәммәд гәләйһиссәлләм алга сөргән идеяләр аның тарафдарларын җәлеп итәләр. Чөнки ул      кешеләр белән акыл һәм дин кысаларында идарә иткән, Безнең игътибарыбыз ул алга сөргән диннең озак вакыт гамәлдә булуына төбәлгән. Мәккә һәм Мәдинәдә        бу искиткеч пакь идеяләрнең тәэсир итү көче аз гына да кимеми. Коръәннең юл күрсәтүче йолдыз кебек булуы африкалылар, төркиләр өчен һич тә кимеми. Бу идеологиянең тарафдарлары һәр төр тайпылу һәм аерымлануга каршы аяусыз     көрәшәләр, оптимизм һәм акылларын бер мизгелгә дә җуймыйлар». Нинди гүзәл сүзләр, ә бит аны мөселманнар әйтмәгән. Бүген мәктәптәге тарих дәреслекләрендә хәтта компьютер дөньяның иң бөек шәхесе дип таныган Пәйгамбәребезгә күпме урын бирелгән? Ә Цезарь, Наполеон, Явыз Иван, Македонскийларга күпме урын бирелгән? Бу тарихның кемнәр тарихы икәнен шуннан белеп була.

Әгәр берәү сөйләшкәндә Пәйгамбәребезнең исемен әйтсә: «Салләллаһү гәләйһиссәлләм», дип салават әйтергә тиеш. Берәү, Пәйгамбәребезнең исемен телгә алганда салават әйтмәсә, аның өчен без салават әйтергә тиешбез.

Без кайвакыт: «Бер кеше нәрсә эшли ала инде ул?» — дип йөрибез. Күпме кайгы-михнәтләр, югалтулар кичергән Пәйгамбәребез, Аллаһның рәхмәте белән, нинди бөеклеккә иреште! Башта ун ел дингә өндәп йөргән вакытта санаулы кешеләр генә мөселман булса, ул вафат булганда, мөселманнар бер-ничә йөз меңгә җитә. Бүген исә Җир йөзендә бер миллиард ярым мөселман исәпләнә. Тырышлыгыңны байлык туплауга түгел, Аллаһның кушканын үтәүгә юнәлтүнең нәтиҗәсе бу.
Нәтиҗә:

  1. Җир йөзендәге иң бөек шәхес — Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм.
  2. Аллаһның сынавы һәркемгә килә, барыбызга да сабыр булу кирәк. Мин уйнап сөйләрмен, ләкин анда да хак сүз генә сөйләрмен.

Кешенең күңелен рәнҗетерлек сүзләр булмаганда, үзара көлеп, уйнап сөйләүнең зарары юк икәне бу хәдистән аңлашылса кирәк. Ләкин әдәпкә яисә шәригать һәм халык өчен зарарлы сүзләрне уенга алып сөйләргә һич юл юк.

Бер әдәм минем исемем зикер ителгәндә, миңа бер мәртәбә салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешегә ун мәртәбә салават әйтер. Инсаният өчен бер-бер файда иткән кешенең исемен ихтирам илә зикер итмәк — инсаниятнең зур бурычыдыр. Менә без дә үзебезнең мәңгелек сәгадәтебезгә сәбәп булган, бөтен гомерен безнең тынычлыгыбыз, рәхәтебез өчен кайгыртып үткәргән бөек Пәйгамбәребезнең мөбәрак исеме зикер ителгәндә, аңар үзебезнең рәхмәтләребезне һәм ихласлы сәламнәребезне җибәрергә бурычлыбыз. Аллаһының киң рәхмәте илә чолганган, киләчәге Аллаһы тарафыннан тәэмин ителгән бөек Пәйгамбәрнең безнең салаватларыбызга ихтыяҗы, әлбәттә, булмаса да, ул салаватыбызның үзебез өчен мәгънәви җәһәтеннән соң дәрәҗә файдасын күрә алырбыз, чөнки пәйгамбәрләр, халыкның һидәятенә сәбәп булсын өчен Аллаһы тарафыннан җибәрелгән рәхмәт нигъмәтләредер. Пәйгамбәрнең исемен ихтирам илә яд итү, Аллаһының бөек нигъмәтенең кадерен белү, шөкранә кылу булганлыктан, Аллаһы Тәгаләнең башка төрле рәхмәтләре һәм нигъмәтләре иңүгә һәм Аллаһы Тәгалә каршында бөек урын тоткан мөхтәрәм Пәйгамбәр илә арабыздагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга сәбәп буладыр ки, шуның аркасында киләчәк көнебез өчен зур файдалар күрә алырбыз.