Кем ул мөхтәсиб? Район мөхтәсибе вазыйфасы нидән гыйбарәт?
Район мөхтәсибе үзе карамагында булган мәчетләр, аларның имамнары эшчәнлеген тикшереп, дин-шәригать эшләрен дөрес алып баралармы-юкмы икәнен хисаплап торучы, аларга юнәлеш бирүче баш имам булып санала. Һәм ул Аллаһ каршында да һәм мөфти каршында да җаваплы.
Имам-мөхтәсибнең вазыйфалары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибнең үз уставында җентекләп бәян ителгән.