Коръән аяте:
إِنَّ الصَّلاَةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَّوْقُوتًا
Иннәс-саләәтә кәәнәт галәл-мүъминиинә китәәбам-мәүкутәә
Мәгънәсе: “Намаз – мөселманнарның төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәтедер” (“Ниса” сүрәсе, 103нче аять).
Хәдис-шәриф
اَلصَّلَوَاتُ الْخَمْسُ وَالْجُمْعَةُ إِلَى الْجُمْعَةِ كَفَّارَاتٌ لِمَا بَيْنَهُنَّ مَا اجْتُنِبَتِ الْكَبَائِرُ
Әс-саләүатүл-хамсү үәл-җүмгәтү иләл-җүмгәти кәффәәраатүн лимәә бәйнәһүннә мәҗтүнибәтил-кәбәәир.
Мәгънәсе: Зур гөнаһлардан сакланганда биш вакыт намаз һәм Җомга намазы икенче Җомгага кадәр араларында булган кечкенә гөнаһларның гафу ителүенә сәбәпче булырлар.
1. Намаз – Аллаһы Тәгаләгә билгеле рәвештә күңел һәм тән белән гыйбадәт кылу.
2. Һәрбер мөэмин кешегә һәр тәүлектә биш вакыт намаз уку фарыз. Алар – иртәнге, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазлары.
3. Җомга көнне өйлә намазы урынына Җомга намазы уку – фарыз.
4. Гает Фитыр (Ураза бәйрәме) белән Гает Корбан (Корбан бәйрәме) көннәрендә гает (бәйрәм) намазларын уку һәм шулай ук ястү намазыннан соң витр намазын уку – ваҗиб.
5. Рамазан аенда ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазын уку – сөннәт. Башка нәфел (өстәмә) намазлар – мөстәхәб.
6. Мәет өчен җәназа намазын уку – фарыз кифая.
7. “Фарыз кифая” – арадан бер я берничә кеше үтәгән очракта, башка кешеләр үтәмәсә дә ярый торган фарыз.







