113. Намазда мәкруһ булган эшләрнең мәшһүрләре сиксән:
1) үз ихтыярың белән намазда сөннәт булган бер гамәлне үтәмәү (ваҗиб гамәлне үтәмәү – хәрам, фарызны үтәми калдыру намазны боза);
2) намазда тәкәбберлек кыяфәте белән тору;
3) үз ихтыярың белән иснәү;
4) сәбәпсез йөткерү;
5) сәбәпсез тамак кыру;
6) сәбәпсез борын сеңгерү;
7) сәбәпсез төкерү, какыру;
8) сәбәпсез уфылдау;
9) сәбәпсез кикерү;
10) билгә таяну;
11) гәүдәне бер тарафка авыштырып кыек тору;
12) бер аякка салынып ял итү;
13) кул белән берәр нәрсә тотып тору;
14) кулны я күлмәкне селкеп җилләнү;
15) бер кул белән башка бүрек я чалма кию;
16) бүрекне салу (ике кул белән бер эшне кылу намазны боза);
17) сәҗдә урынындагы туфракны сөртү;
18) йөздәге тирне яки тузанны сөртү (маңгайны селкеп, авырттырырлык ташлар булганда бер-ике мәртәбә сыпырырга ярый);
19) бер-ике мәртәбә бер үк җирне кашу (өч мәртәбә кашу намазны боза);
20) сәбәпсез намаз укый торган урыннан бер-ике адым читкә күчү (берьюлы өч адым атлау намазны боза);
21) теш арасыннан чыккан ризык валчыгын йоту (борчак зурлыгындагы валчык йоту намазны боза);
22) йөзне Кыйбладан авыштыру;
23) югарыга таба карау;
24) кыямга торып басканда җиргә (намазлыкка) таянып тору;
25) берәр нәрсәгә таянып тору;
26) рөкүгътә башны бик түбән иеп яки бик югары күтәреп тору;
27) сәҗдәдә аяк һәм кул бармакларын җирдән (намазлыктан) күтәрү;
28) сәҗдәдә беләкләрне җиргә я кабыргаларга тидереп тору;
29) сәҗдәдә корсакны ботларга тидереп тору (сафта урын тыгыз булганда, бу эш мәкруһ түгел);
30) кием я кул белән уйнау;
31) намазны яланбаш уку;
32) җиңнәрне сызган килеш уку;
33) күкрәкләр я аркалар ачык килеш уку;
34) киемне уртасыннан эләктермичә, җилләтеп, селкеп уку;
35) авызга берәр нәрсәне кабып уку;
36) үз ихтыярың белән берәр нәрсәне иснәү;
37) бүреккә я чалмага сәҗдә кылу (намаз укучы сәҗдә кылганда маңгае җиргә яисә намазлыкка тимәү);
38) чәчне төреп, бәйләгән килеш уку;
39) киемдә я намазлыкта яки әйләнә-тирәдә хайван сурәте булу (әгәр сурәт артта булса, яки чебен зурлыгы кадәр кечкенә булса, яки башы бозылган булса – зарары юк);
40) намазны яна торган зур утка каршы уку;
41) башка кешенең йөзенә карап уку;
42) йөзе күренерлек көзгегә карап уку;
43) нәҗес нәрсәгә карап уку;
44) кабергә карап уку (шәм, яктырткыч һәм лампа кебек утларга каршы торып уку мәкруһ түгел);
45) алдагы сафта урын була торып, фарыз намазны арттагы сафта уку;
46) намазны күзләрне йомган килеш уку;
47) тәһарәте кысталган килеш намазга керешү;
48) намазны алъяпкыч кебек буялган кием белән уку;
49) кыямда ике үкчәне бер-берсенә дүрт бармак киңлегеннән якын китерү;
50) намазны бик ашыгып уку;
51) кагъдәдә куллар белән җиргә таянып тору;
52) кагъдәдә ике үкчә өстенә утыру;
53) кагъдәдә аякларны бөкләп утыру;
54) рөкүгъ һәм сәҗдәгә барганда киемне тоткалау;
55) тәкбир һәм зекерләрне яки сүрәләрне икешәр кат уку;
56) укыган зекерләрне бармак белән санау;
57) зекерләрне үз урыннарында укып бетермичә икенче урында уку;
58) бер сүрәне бер намазда ике мәртәбә уку;
59) соңгы рәкәгатьтә беренче рәкәгатьтә укылган сүрә алдындагы сүрәне уку;
60) икенче рәкәгатьтә беренче рәкәгатьтә укылган сүрәдән соң килгән сүрәне укымыйча, аннан соңгы сүрәне уку (әгәр арада ике сүрә калса мәкруһ түгел);
61) мәгънәсен уйлап, бер аятьне ике кат уку;
62) бер аятьнең мәгънәсен уйлап туктап тору;
63) дөнья эшләрен искә төшереп, елмаеп көлү;
64) дөнья эшләрен искә төшереп, тавышсыз елау;
65) оючының намазның бер гамәлен имамнан алдарак башкаруы;
66) имамның оючылардан югарырак я түбәнрәк урында торып укуы;
67) имамның михрабның эченә тәмам кереп укуы;
68) имамның намазны халык зарыгырлык кадәр озак укуы;
69) ир белән хатынның янәшә укуы;
70) имам булуы мәкруһ булган кешегә оеп уку;
71) тамак кырып я ухылдап авыздан бер-ике аваз тавыш чыгару;
72) намаз вакытында чалманы салу яки баштан төшкәч, аны алып кию;
73) намаз вакытында күңел белән бер нәрсәнең санын хисаплау;
74) намаз сүзләреннән башка нәрсәләрне уку;
75) намаз вакытында бармак белән хәрәкәт ясау;
76) намаз вакытында бармак белән ничә рәкәгать укыганны күрсәтә бару;
77) намаз вакытында баш я каш белән ишарә итеп янындагы кешегә нәрсә дә булса аңлату;
78) ишарә белән бер сүзгә җавап бирү;
79) тамак кырып яисә чырайны бозып, янындагы кешегә нәрсә дә булса аңлату;
80) бер-ике мәртәбә бармак шартлату.