114. Намазны түбәндәге 20 төрле эш боза:
1) тамак кырып яки ухылдап авыздан өч авазлы тавыш чыгару;
2) мәгънәле бер сүз әйтү (намаздагы зекерләрдән башка);
3) бер кешегә сәлам бирү яки сәлам алу;
4) дөнья эшен сорап дога кылу;
5) дөнья эшен уйлап, тавыш чыгарып көлү;
6) дөнья эшен уйлап, тавыш чыгарып елау;
7) борчак зурлыгы кадәр берәр нәрсә йоту;
8) бер тамчы чамасы су йоту;
9) гадәттә, ике кул белән башкарыла торган берәр эш үтәү (мәсәлән, киемне кию яки салу, ниндидер зур нәрсәне күтәрү һ.б.);
10) бер эшне берьюлы өч мәртәбә башкару (мәсәлән, 3 мәртәбә битне сөртү, 3 мәртәбә бер җирне кашу, 3 мәртәбә мыекны төзәтү, 3 мәртәбә бармак шартлату, 3 мәртәбә төймәне эләктерү я ычкындыру, берьюлы 3 адым атлау, 3 мәртәбә бер нәрсәне чәйнәү, бер авазны 3 мәртәбә әйтү һ.б.);
11) сүрәләрне Коръәнгә карап уку;
12) коръән сүрәсенең мәгънәсен бозарлык итеп хата белән уку;
13) моктәдинең (имамга оючы) имамнан алдарак торуы;
14) җәмәгать намазында ир белән хатынның бер сафта булуы;
15) иртәнге намазны укыганда кояш чыга башлау;
16) гаурәтнең дүрттән бер өлеше ачылып китү;
17) намазда фарыз булган бер гамәлне үтәми калдыру;
18) күкрәкнең Кыйбла тарафыннан авышуы;
19) тәннең, киемнең я намазлыкның нәҗесләнүе;
20) үз ихтыяры белән тәһарәтне бозу.
