108. Намазның шартлары, ягъни тышындагы фарызлары сигезәү:
1. وضؤ вудү’ — тәһарәтле булу;
2. طهرات بدن таһәрәт бәдән – тән пакь булу;
3. طهرات ثوب таһәрәт сәүб – киеме пакь булу;
4. طهرات مكان таһәрәт мәкән – намазлыгы пакь булу;
5. ستر عورت сәтр гаүрәт – гаурәт җирләре капланган булу;
6. دخول وقت духуль уакт – намазның вакыты керү;
7. استقبال قبلة истикъбәл кыйблә – кыйблага каршы карау;
8. نيت بالقلب ниййәт бил-кальб – күңел белән намазны ният кылу.