110. Намазның мәшһүр ваҗиблары унбишәү:
1) قيرائت فاتحة кыйра’әт фатиха – фарыз намазларның әүвәлге ике рәкәгатендә, витр, сөннәт һәм нәфел намазларның һәр рәкәгатендә бер мәртәбә “Фатиха” сүрәсен уку;
2) ضم سورة дамм сүрәһ – алда әйтелгән рәкәгатьләрдә “Фатиха” сүрәсеннән соң янә бер сүрә я өч аять кадәр Коръән уку;
3) طمانينة туманинәһ – рөкүгътә һәм сәҗдәдә бер тәсбих әйтерлек вакыт булу;
4) قومة каүмә – рөкүгътән торгач, аяк өстендә туры тору;
5) جلسة җәлсә – ике сәҗдә арасында утырып тору;
6) قعدة أولى кагъдә үлә – өч-дүрт рәкәгатьле намазларда икенче рәкәгатьнең ахырында кагъдәгә утыру;
7) تشهد тәшәһһүд – һәр кагъдәдә тәшәһһөд уку;
8) سلامсәлам – намаздан чыкканда сәлам бирү;
9) موالات муүәләт – намазның бер гамәле тәмамлангач, аның артыннан килә торган гамәлне тиз үти башлау;
10) جهر җәһр – иртәнге, ахшам, ястү намазларының әүвәлге ике рәкәгатьләрендә имам булучыга сүрәләрне кычкырып уку;
11) إخفا ихфә – башка рәкәгатьләрдә имамга да, ялгыз укучыга да сүрәләрне яшерен уку;
12) إنصات инсат – имам сүрәләрне укыган вакытта моктәдигә (имамга оючыга) тик тору;
13) تكبيرات عيد тәкбират гыйд – гает (бәйрәм) намазларының һәр рәкәгатендә өчәр мәртәбә тәкбир әйтү;
14) قنوت кунүт – витр намазының өченче рәкәгатендә кунүт догасын уку;
15) سجداء سهو сәҗдәи сәһү – ялгышканда (хата җибәргәндә) намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылу.