54. Ниндидер малдан зәкят бирү фарыз булсын өчен, аның күләме нисаб кадәр булуы шарт, шулкадәр булмаган малдан зәкят бирү фарыз түгел.
55. Зәкят чыгарыла торган малларның нисаблары төрле: мәсәлән, алтынның нисабы – 20 мыскал[1], көмешнең нисабы – 140 мыскал. Куй, сарык һәм кәҗәнең нисабы – 40 баш. Сыерның нисабы – 30 баш. Дөянең нисабы – 5 баш. Атның нисабы – (берсе байтал булуы шарты белән) 2 баш. Сәүдә малының нисабы – аның көмеш нисабы кадәр булуында.
56. Малның зәкяткә бирелә торган өлеше – бөтен малның кырыктан бер өлеше чамасы. Мәсәлән, 20 мыскал алтыннан ярты мыскал кадәр зәкят бирелергә тиеш. 140 мыскал көмештән өч мыскал ярым кадәр бирелә. Бакыр акча, кәгазь акча һәм сәүдә малы көмеш бәясе белән хисаплана.
57. Әгәр кешенең алтыны үзе генә нисабка тулмаса, көмеш, бакыр, кәгазь акчалар һәм сәүдә маллары бергә кушылып хисаплана. Әгәр бөтен малының бәясе көмеш нисабына тулса, бәяләренең кырыктан бер өлешен зәкяткә бирергә тиеш.
58. Кырык сумлык малдан зәкяткә бер сум, 100 сумнан – 2 сум 50 тиен, 1000 сумнан – 25 сум бирелә.
59. Кырык куй, сарык һәм кәҗә өчен бер куй бирелә. Кырыктан артык булганда һәр йөз куй өчен бер куй микъдары бирелә.
60. Утыз сыер өчен бер яшьлек бер бозау, 40 сыер өчен ике яшьлек бер бозау, 30 дан һәм 40 тан артканнарының һәрберсе өчен бер яшьлек бозау бәясенең 30 дан бер өлеше бирелә. Мәсәлән, бер яшьлек бозауның бәясе 15 сум чамасы булганлыктан, нисабтан арткан сыерларның һәрберсе өчен 50 тиен чамасы бирелергә тиеш.
61. Баш саны егерме дүрткә җиткәнче, һәр биш дөя өчен бер куй, 25 дөя өчен бер яшьлек дөя баласы бирелә.
62. Атларның һәрберсе өчен, алар бәясенең кырыктан бер өлеше зәкяткә бирелә.
63. Зәкят өчен тиешле булган куй, бозау һәм дөя баласы урынына бәяләре кадәр акча бирү дә дөрес була.
64. Ел башында нисаб кадәр малга хуҗа булган кешенең шул малы арта-арта ел тулганчы күбәйсә, ул кешегә барлык малыннан зәкят бирү фарыз була, соңыннан арткан маллары ел тулмаса да, зәкятләрен чыгарырга тиеш.
[1] Мыскал – үлчәү системасы кертелгәнгә кадәр якынча 4,26 граммга тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге (кадакның 1/98 өлеше) – Тәрҗемәченең аңлатмасы.