Дамир Юсупов 1977 елның 13 сентябрендә Красноярск өлкәсенең Игарка шәһәрендә дөньяга килә. Соңрак аларның гаиләсе Сызрань шәһәренә күченеп килә (тормыш юлы, биграфиясе күбрәк шушы шәһәр белән бәйләнгән), ә бүгенге көндә Дамир Екатеринбургта яши.

Очучы булырга балачактан ук хыяллана, әлеге һөнәргә мәхәббәт туу сәбәбе, әтисенең дә очучы булып эшләвеннән булгандыр мөгаен. Дамирның әтисе Касыйм Йосыпов МИ-8 вертолеты белән идарә итә. Әнисе дә аэропорт хезмәткәре булган.

Хыялын чынга ашыру өчен Дамир очучылар әзерли торган уку йортына килә, әмма сәламәтлегеннән зарланмаса да  медицина тикшерүен үтә алмый һәм шул сәбәпле аны укырга алмыйлар. Егет бүтән һөнәрне сайлый — юристлыкка укый.

Туксанынчы елларда алар Сызрань шәһәренә күчәләр һәм әлеге шәһәрдә Дамир 33 яшенә кадәр юрист булып эшли. Сызраньнең татарлар автономиясе председателенең урынбасары да булып тора. Ләкин балачак хыялын барыбер онытмый, очучы буласы килү теләге шулкадәр көчле була ки, ул 32 яшендә Богырыслан шәһәренең очучылар әзерли торган уку йортына ( Питербург дәүләт гражданнар авиациясе университеты филиалы) кереп аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый.

2013 елдан «Урал авиалинияләре»ндә эшли башлый. 2018 елда Ульяновск гражданнар авиациясе институтын тәмамлый һәм 2018 елдан һава корабы командиры вазифасына билгеләнә.

Герой-очучы Дамир Йосыпов хакында

2019 елның 15 августында Дамир Йосыпов идарәсендәге 226 кеше утырган самолет, һавага күтәрелгәндә кошлар төркеме белән бәрелешә, двигателләренә кошлар эләгүдән зыян килә, берсенә ут каба. Самолет җиргә төшә башлый. Дамир югалып калмый һәм үзенең барлык һөнәри осталыгы кулланып, Аллаһының рәхмәте белән, тулы бак ягулыгы булу сәбәпле шартлау куркынычы булган очкычны кукуруз басуына исән-имин төшереп утырта.

226 пассажир һәм 7 экипаж хезмәткәре дә исән кала.

Рәсәй президенты Владимир Путин очучыларның кыюлыгын зурдан бәяли — ике очучыга да — Дамир Йосыповка һәм аның ярдәмчесе Георгий Мурзинга Россия Герое исеме бирелә.

Герой-очучы Дамир Йосыпов хакында

Сызрань татарлары автономиясенең элекке җитәкчесе И. Гыйльманов үзенең ярдәмчесе Дамир Йосыпов хакында:

“Без аның белән җиде ел бергә эшләдек. Ул беренче урынбасар, мин рәис. Бөтен Сабантуйларны, татар бәйрәмнәрен икебез үткәрдек. Казанга, Татарстанның Чүпрәле районына бардык, алар безгә Сабантуйга килә, без дә аларга йөрдек. Җиде ел йөрдек без аның белән Сабантуйларны үткәреп”, — дип әйтә.

«Нинди генә эш бирми идек, эшен һәрвакыт эшли иде. Ул шундый Аллаһка ышана торган егет. Дини кеше ул. Тәмәке дә тартмый, аракыны да беркайчан эчмәгән. Гаиләсе бар, олы улына 13 яшь. Әтисе пенсиядә, ул атказанган вертолетчы. Өч туганнан Дамир гына очучы булды”, — дип искә ала И. Гыйльманов.

Әлеге вакыйга булган көн турында:

“Минем кызларым әйтте әлеге хәл турында. Дамир Юсупов дигән пилот диделәр. Башта аның өчен куркып киттем, нәрсәдер булдымы-юкмы икән дип. Аннан соң аңа шалтыраттым. Трубканы алды.

— Дамир, ничек хәлләр, — дим.

— Аллага шөкер, Илсур Гаязович, булды, ди. Тавышы тыныч иде, сабыр егет ул Дамир.

— Синең белән горурланабыз, синең исән-сау булуың өчен куанабыз, — дидем.

— Кешеләр исән, бәрелгән җирләре генә бар, диде”, — дип сөйләде ул дигән И. Гильманов.