Чишмә һәм елга сулары, күл, диңгез һәм кое сулары, кар, яңгыр һәм боз сулары – һәркайсы пакь сулар. Пакь нәрсә катышып болганган булсалар да тәһарәт алырга ярыйлар. Серкә, шулпа, әйрән кебек булган сулар, кавын суы кебек җимешләрдән чыккан сулар пакь булсалар да тәһарәткә ярамыйлар. Тәһарәт алганда ару савытка җыелган су – “мәэ мөстәгъмәл” (кулланылган су) дип атала. Андый су тыштан пакь булып күренсә дә, икенче тапкыр тәһарәт алырга ярамый. Агым суга һәм әйләнәсе 40 аршын (якынча 29м) һәм тирәнлеге ярты карыш (8,89см) кадәр булган сулыкка (бассейнга) нәҗес катышса да пычранмый. Моннан ким булган суга аз гына нәҗес катышса да пычрана. Әгәр катышкан нәҗес, суның тәмен я исен яки төсен үзгәтсә, бик зур су булса яисә агым су булса да пычрана (нәҗесләнә). Ат, сыер һәм сарык кебек ите хәләл булган хайваннар эчкәннән соң, савытта калган су да пакь булып санала, тәһарәт алырга да яраклы, әмма эт, бүре кебек ите хәрам булган хайваннардан калган су – нәҗес. Тавык, мәче һәм карчыгадан калган сулар нәҗес булмасалар да, алар белән тәһарәт алу мәкруһ санала.
КОЕ СУЫ
Коега бер нәҗес төшсә, су тулысынча пычрана. Кое суының тулаем күләме чамаланса, шулкадәр суны чыгарып түкмичә пакьләнми. Әгәр коега чыпчык кадәр бер кечкенә хайван төшеп үлсә – 20 чиләккә кадәр, тавык кадәр бер хайван төшеп үлсә – 40 чиләккә кадәр суын түгәргә кирәк. Әгәр дә шул хайваннарның эчләре күпкән яки тәннәре җебегән булса, барча суын түкмичә коеның суы пакьләнми. Кеше яки сарык кадәр бер хайван төшеп үлсә, эче күпмәсә дә, коеның барлык суын түгү тиешле була. Әгәр коеның кайсы көнне пычранганы билгеле булмаса, өч тәүлектән бирле нәҗескә санала, шул вакытта алынган сулар түгелергә тиеш.