Дон казагы Пугачевка Казанда өч тапкыр булырга туры килә. 1773 елда ул Казан төрмәсенә эләгә. Губернатор доклады буенча Сенат аны катгый күзәтү астында Пелымга сөргенгә җибәрергә боера. Әмма указ чыкканда, Пугачев Казанда булмый инде: ул конвойны алдап кача. Тиздән Пугачев Җаек елгасы (Урал) тирәсендә пәйда була, аннан 1773 елның 17 сентябрендә крәстиян сугышы җитәкчесе юлын башлый. Бу сугыш Көньяк һәм Урта Уралда, хәзерге Башкортстан территориясендә киң җәелә, Идел һәм Камага якынлаша.

Бердәм байрак астында сугышка рус, татар, башкорт, чуаш һәм мордва крестьяннары кушыла. Төрле милләт, төрле дин һәм ышану кешеләрен нәрсә берләштерә соң? Беренчедән, авыр язмыш уртаклыгы, коточкыч җәбердән, изелүдән азат булырга омтылу. Икенчедән, Пугачевның дин тоту өчен ирек вәгъдә итүе, шул сәбәпле динне кысрыклау, көчләп чукындырулардан туйган татарлар бигрәк тә бу күтәрелештә актив катнашалар. Пугачев армиясендә феодалларга каршы православие һәм искеобрядчылар, мөселманнар һәм мәҗүсиләр дә сугышкан.

1774 елның апрелендә Синод Пугачевны, Степан Разинны кебек үк анафемага тапшыра. Синод билгеләве буенча, «бу фетнәче һәм алдакчы Емельян Пугачев кына түгел, аның барлык ярдәмчеләре дә мәңгелек каһәргә дучар ителә».

1774 елның җәендә Пугачев гаскәрләре Кама елгасын кичәләр һәм бер үк вакытта диярлек Сарапул, Минзәлә, Алабуга, Зәй шәһәрләрен алалар – Казанга юл ачыла. «Шәһәр көчле дулкынлану һәм курку астында»,— дип хәбәр итә Петербургка патша чиновниклары, Казан дворяннарының хәле турында.

Пугачевның уң кулы, татар полковнигы Бәхтияр Канкаев һәм подполковник Гаврило Лихачев гаскәрнең авангардында ике меңлек отряд белән Казан һәм Лаеш өязе буенча бик тиз алга китәләр. Җирле крестьяннар да Пугачев гаскәренә кушыла тора. Казанга Пугачев 20 мең баш күтәрүче белән килә. Аңа каршы җибәрелгән полковник Толстой отряды 10 июльдә шәһәрдән унике чакрым ераклыкта тар-мар ителә.

12 июль иртәсендә Пугачевчылар Казанны камап алалар. Пугачев Сукно бистәсен басып ала, андагы тукымачылар аңа каршылык күрсәтми, күбесе баш күтәрүчеләр ягына чыга. Пугачевчылар, шәһәрнең түбән өлешен басып алып, Кремльгә һәм Арча кырына таба хәрәкәт итәләр. Печән төялгән арбалар артына яшеренеп Белобородов һәм Минеев отрядлары Казанны саклаучыларга каршы һөҗүм башлап җибәрә.

Шәһәрне саклар өчен билгеләнгән отрядлар Кремльгә чигенәләр. Пугачевлар Кунак йортын, Иванов һәм Казан монастырьларын басып алалар һәм Кремльне тупка тота башлыйлар. Махсус отряд шәһәр төрмәсен басып ала һәм андагы мәхбүсләрне, шул исәптән Пугачев гаиләсен дә азат итә.

Казанны алу – Пугачев явының иң зур җиңүе була. Империянең иң мөһим шәһәрләренең берсе алынуы турындагы хәбәр яшен тизлегендә тарала, Идел буе халыкларын тетрәндерә. Казанны штурмлау крәстиян сугышының иң югары, кульминацион ноктасы була.

Пугачевчылар, Татар һәм Сукно бистәләреннән кала, шәһәрне тулысынча диярлек яндыралар. Кремль ныгытмаларын гына ала алмыйлар, чөнки Казанга полковник Михельсон җитәкчелегендәге хөкүмәт гаскәрләренең җәза отряды килеп өлгерә.

Икенче көнне, җәза отряды белән биш сәгатьлек сугыштан соң баш күтәрүчеләр Казанка елгасы аръягына Коры Елга авылына таба чигенәләр. Анда ике көн буена Пугачев яңа бәрелешкә әзерләнә. Канкойгыч сугыш 15 июльдә башланып көне буена бара. Пугачев гаскәре регуляр армиягә каршы тора алмый: Белобородов полкы чолганышта калып юк ителә, ике мең кеше һәлак була, биш мең кеше әсир төшә. Пугачев калган сугышчылары белән чигенеп Иделнең уң ярына чыга һәм Россиянең үзәк районнарына китә.

Казан хакимияте дворяннарга китерелгән зыян турында болай хәбәр итә: үтерелгән дворяннар, сәүдәгәрләр һәм шәһәр чиновниклары — 349, янып юкка чыккан биналар — 2190, матди зыян — 863 мең сум.

Пугачевның Иделнең уң ягына чыгуы анда яшәүче крестьяннар өчен сигнал кебек була. Баш күтәрүчеләр гаскәренә Свияжск, Чебоксар, Козьмодемьянск, Ядринск һәм губернаның башка өязе крестьяннары кушыла.

Халык сугышы күп кенә талантлы татар җитәкчеләрен ачыклый. Полк старшинасы Бәхтияр Канкаев хәрби коллегия әгъзасы була, Пугачевның татар халкына мөрәҗәгать иткән Указларына кул куя. Ул крестьяннар арасында пропаганда алып бара, үзе хөкүмәт гаскәрләре белән берничә сугышта җиңеп чыга, полковник дәрәҗәсенә ия була. Пугачев гаскәрләре старшинасы М. Мостафин Бөгелмә районында актив сугыш хәрәкәтләре алып бара. Пугачевның иптәшләре арасында Идер Бахмутов, Муса Алеев, Садыйков һ. б. татарлар булуы да билгеле.

Морзалар һәм эре сәүдәгәрләр, фетнәне бастыруда ярдәм күрсәтеп, хөкүмәт лагерына кушылалар. Патша хөкүмәте татар феодалларын һәм сәүдәгәрләрен «ышанычлы хезмәте өчен» бүләкли. 1784 елгы указ белән татар морзалары, хокуклары буенча рус дворяннары белән тигезләштерелә.

Крәстиян сугышы канга батырыла, ә җитәкчесе Емельян Пугачев 1775 елның гыйнварында Мәскәүдә җәзалап үтерелә.

Крәстиян сугышы җиңелүгә дучар булса да, патша хөкүмәтен уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге куркыныч еллар турындагы истәлек һәм мондый хәлләрне яңадан булдырмау омтылышы хөкүмәт сәясәтенең бер факторы булып тора, болар барысы да соңрак крепостной хокукны йомшартуга һәм бетерүгә этәрә. Татар халкының Пугачев явында дин иреге өчен катнашуы да эзсез калмый, 1788 елда Әби патша Оренбург мөселман диния нәзарияте (Оренбургское магометанское духовное собрание) ачу турындагы указга кул куя, мәчетләр төзүне чикләүче законга үзгәрешләр кертелә, мөселманнар дин тоту буенча тигез хокукка ия була.