Рәсүлүллаһ г-мнең Рамазан шәриф турындагы хөтбәләре
«Әй кешеләр! Бөек һәм мөбарәк ай сезләргә якынлаша. Ул айда мең айдан яхшы бер кичә бар. Аллаһ тәгалә ул ай уразасын фарыз, төннәрендә гыйбадәтне сөннәт кылды. Ул айда кем Аллаһка якынлаштыручы изгелек кылса, аннан башка айда кылган бер фарыз дәрәҗәсен эсти һәм ул айда бер фарызны әда иткән кеше башка айда җитмеш фарыз әда иткән кебек була. Ул ай сабырлык аедыр. Сабырның савабы җәннәттер. Ул ярдәм аедыр. Ул айда мөэминнең ризыгы күбәйтелә. Ул айда кем бер уразалыны ифтар итсә, гөнаһлары ярлыкана, тәмуг утыннан үзен коткара һәм уразалының әҗеренә ул да ия була. Уразалының әҗереннән исә һич нәрсә кимеми».
Шунда сәхабәләр: «Я рәсүлүллаһ! Уразалыны ифтар иттерүгә һәрберебезнең хәленнән килми», диделәр. Моңа җавапта Рәсүлүллаһ с.: «Уразалыга бер хөрмә яки бер йотым су яки сөт бирү белән авыз ачтырган кешегә Аллаһ тәгалә бу савапны бирә», диде һәм дәвам итте: «Ул шундый ай ки, әүвәл рәхмәт, уртада мәгъфирәт һәм ахыры тәмуг утыннан имин булудыр. Ул айда бу дүрт сыйфатны күбәйтегез. Аның икесе белән Раббыгызны разый кыласыз, икесе исә, үзегезгә бик кирәкледер. Раббыгызны разый итә торган ике сыйфат: «Лә иләһә илләллаһ» дип шаһитлык бирешегез вә Аннан гафу итүне сорагыз. Сезгә зарур булган ике сыйфат исә, Аллаһтан җәннәтне вә тәмуг газабыннан саклауны теләгез. Кем бер уразалының сусавын басса, Аллаһ тәгалә аңа хавузымнан бер йотым эчерер вә ул җәннәткә кергәнче сусауны белмәс».
* * *
Әй мөэминнәр! Аллаһ хозурындагы айларның иң афзалы бәрәкәт, рәхмәт һәм мәгъфирәт белән сезгә килде. Аның көннәре иң олуг көннәрдер, төннәре исә иң фазыйләтле төннәрдер, сәгатьләре — иң кадерле
сәгатьләрдер. Бу айда Аллаһ тәгалә сезне кунакка чакырган. Сез бу айда Аллаһының юмартлыгына лаек табылдыгыз. Бу айда алган сулышларыгыз — тәсбих, йокыларыгыз гыйбадәттән китсен, гамәлләрегез, догаларыгыз кабул булсын. Тугры ният, саф калеб белән Лллаһыга юнәлегез, ул айда ураза тотуга вә Коръән укуга сезне яраклы кылсын.
Өлкәннәрегезне хөрмәтләгез һәм яшьләрегезгә йомшак булыгыз.
Туганнарыгызның хәлен белешегез!
Телегезне тыегыз, күзегезне күрү ярамый торган нәрсәләрдән, колагыгызны хәерсез сүзләр ишетүдән саклагыз!
Фәкыйрь, мескен вә ятимнәргә шәфкатьле булыгыз!
Аллаһыдан гөнаһларыгызны кичерүне сорагыз! Намаз вакытында Аллаһыга мөрәҗәгать итегез, чөнки бу вакыт фазыйләтледер, Аллаһ тәгалә бу вакытта Үз бәндәләренә рәхмәт карашы белән карый, Аңа мөрәҗәгать итсәләр вә ялварсалар — җаваплый, сорасалар — бирә, дога кылсалар — җавапсыз калдырмый.
Әй мөэминнәр! Бу айда кем бер ураза тотучыга ифтар кылдырса, Аллаһының хозурында бер колны азат иткән дәрәҗәне табыр вә гөнаһлары гафу ителер.
Әй мөэминнәр! Бу айда холкыгызның гүзәл булуы аяклар таяр көндә сират күпереннән үтүегезнең гарантияседер.
Бу айда кем кул астындагыларга җиңеллек бирсә, Аллаһ тәгалә ахирәттә аның хисабын җиңел кылыр.
Кем бу айда газабын тыйса, Аллаһ тәгалә аңа ахыр көндә газап итмәс.
Кем бу айда берәр нәфел намазны әда итсә, Аллаһ тәгалә аңа тәмуг утыннан котылуны язып куя.
Кем бу айда берәр фарызны әда итсә, башка айларда әда иткән җитмеш фарызның савабын таба.
Кем бу айда миңа салаватны күбәйтсә, мизаны җиңел булган көндә Аллаһ тәгалә мизанын авыр кылыр.
Әй мөэминнәр! Бу айда җәннәт ишекләре ачыла. Раббыгыздан сорагыз, аны сезгә япмасын. Тәмуг ишекләре ябыла. Аллаһыдан аны сезгә ачмавын сорагыз!
Шайтан богаулангандыр. Аллаһ тәгаләдән сезне аңа ташлап куймаганлыгын теләгез!
Вәлиулла Якупов