Кешеләр арасында бүген күзгә күренмәс бер хәтәр авыру таралды. Ул хәтта табиблар дәвалый алмый торган хастадан да куркынычрак, аның исеме — рия. Бу чир мөселманнарга да йогып, аларны да һәлакәткә илтергә сәләтле. Рия дип тирә- ягыбыздагы дуслар-туганнар, таныш-белешләребез, күршеләребез һәм хәтта бер таныш булмаган кешеләр күрсен, мактасын, гаҗәпләнсен дигән уй-ният белән кылынган гамәлне атыйлар. Димәк, Аллаһ каршында аның әҗере юк. Дөньялыгыбызда бүген шушы чир патшалык итә. Ул бигрәк тә радио- телевидениене үз итте. Эфир, экраннар аша кылган игелекләребез хакында бөтен гавамга сөйлибез, күрсәтәбез. Хәтта мәктәп укытучылары да үзләре үткәргән тәрбия сәгатьләрендә укучыларына аңлаткан хакыйкатьтән ерак торалар. Ә иң аянычы рия зәхмәте мөэмин-мөселман өммәте арасына да үтеп керде. Тормышыбызда хак юлны күрсәтүче Коръәни Кәримне күпмебез укый да, күпмебез яшәешендә куллана? Аллаһы Тәгалә дәшә инсаннарга: намазларын вакытында укымаучыларга кайгы-хәсрәт, ди. Ә инде рия кылсагыз, намаз укып, мөэмин-мөселман булып та кайгы-хәсрәттән башыгыз чыкмас, дип дәвам итә Раббыбыз.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырды: өммәтем өчен иң куркынычы — кечкенә ширек, диде. Моңа каршы сәхабәләр нәрсә соң ул ширек, дип сорадылар. Кечкенә ширек — рия, кеше күрсенгә, мактаныр, дәрәҗә өчен кылынган гамәл, диде аларга пәйгамбәребез (с.г.в.). Кыямәт көнендә Аллаһ Раббыбыз адәмнәргә әйтер: эшегезне кем өчен башкардыгыз, әҗерен шуннан сорагыз, шул сезне җәннәтле итәр. Ә бит безгә җәннәтне, рәхмәтенә ирешә алсак, фәкать Аллаһ Үзе бирә. Шулай булгач, кылган гамәлләребезне дә Аның ризалыгы өчен генә багышларга тиешбез, ник күбебез шуны аңламый соң?
Рия дүрт төрле була. Беренчесе — тән риясы. Тәндәге берәр нәрсәне Аллаһ ризалыгы, расүлебезнең (с.г.в.) сөннәтен үтәү максатыннан түгел, ә бәлки дөньядагы бер мәнзилә урын, яки мал, яисә башка максат өчен багышлау. Мәсәлән, ир кеше сакал үстерә расүлебез (с.г.в.) сөннәтен үтим дип түгел, моның нияте — мөселман булмаганнар арасында дәрәҗәсен күтәрү, матурлык, тышкы кыяфәте ягыннан аерылып торуда. Бу кешенең гамәлен Раббыбыз кабул итми. Яисә мондый хәл: маңгаенда сәҗдә кылу әсәрен калдырырга теләп, берәү намазны каты җирдә укый, шуның белән кешеләр арасында тәкъвалык казанам дип уйлый. Коръәндә аять бар: хак мөэминнәрне танырсыз маңгайларындагы сәҗдә әсәреннән, диелгән. Әмма ләкин ул маңгайны каты җиргә бәреп эз калдыру галәмәте түгел! Аны Аллаһ Үзе генә белгән билге аша таныта. Болай эшләү дә рияга керә һәм Аллаһ каршында бернинди әҗер-савапка ия саналмый.
Кием риясы. Барыбыз да яхшы аңлый: матур, яңа киемнең кешегә тәэсире искиткеч зур. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, ди безнең татар халык мәкале. Әгәр син киемеңне кешеләр арасында бер мәнзилә белән киясең һәм теләгең дәрәҗәле, бай, матур күренү икән, бу да рия. Ул киемдә Аллаһ кушканча гаурәтне каплап йөрү, Аның ризалыгын алыйм дигән ихлас ниятең булмаса, кызганыч, әҗер-савапларың да юк дигән сүз. Кием фәлсәфәсе бик зур мәгънәгә ия. Киенү рәвеше аша кешеләрнең күңелләренә үтеп керергә мөмкин. Расүлебез (с.г.в.) кием мәсьәләсендә рия булмаска тиеш диде.
Сүз риясы. Берәү халык алдына чыгып гөнаһлы гамәлләр хакында ике сәгать нотык сөйли. Үзе генә калганда исә боларның хәрамлыгы турында аз гына да уйланмый. Алай гына да түгел, үзе үк шул гөнаһны кыла! Яисә кемнедер Коръән уку мәҗлесенә чакырдылар ди. Өендә чакта бу кеше акрын, шыпырт тавыш белән укыса, кешеләр янына килеп утыруга ук моның тавышлары көрәеп, матураеп китә. Чөнки колагына шайтан пышылдый: әнә, фәлән абзый килгән, шуннан да уздырып укып җибәр әле, ди. Берәү вәгазь сөйли, ә менә гаиләсендә тәртип, әдәп- әхлак турында бер сүз юк. Кылган догаларыбыз, зикерләребез, Коръәнне укуыбыз — болар бер Аллаһның ризалыгы өчен генә эшләнсә ни булыр иде соң? Ник без һаман кемнеңдер шаккатуына, гаҗәпләнүенә, мактавына мохтаҗ?
Ахыргы рия — гамәл риясы. Әйтик, өендә намаз укыганда сәҗдәсе бик кыска вакытны ала, ә кешеләр янында озаккарак суза. Күмәк намаз белән ялгызы укыган намазы аерыламы, әллә бертөслеме? Гомәр ибне Хәттаб Кыямәт хисабы килгәнче, үз күңелегезгә хисап кылыгыз, дигән. Соңга калганчы, тизрәк ихласлыкка кайту хәстәрен күрик.
Рия кылу хәраммы, мәкруһмы, мөбаһмы, дигән сорауга галимнәр болай җавап бирә: әгәр рия гыйбадәттә булса, ягъни намаз, ураза, Хаҗ кылу, зәкят түләү, сәдака бирүдә ихласлык югала икән, бу гамәлләрнең әҗере юк, алар кабул кылынмый. Сәдака биргәндә хәтта уң кул күпме биргәнне сулы күрмәскә тиеш! Ә без телевизордан картлар, балалар йортларына күрсәткән игелекләребез хакында бөтен дөньяга тизрәк лаф орырга ашыгабыз.
Расүлебез (с.г.в.) әйтә: җәһәннәмгә аяк баскан беренче өч кеше арасында беренчесе — гыйлемен Аллаһ ризалыгы өчен түгел, дәрәҗәле булу максатында кулланган галим; икенчесе — җиһадта катнашып, кяферләр тарафыннан үтерелгән мөселман, чөнки ул үзе турында кешеләр хәйран калып сөйләсеннәр өчен киткән сугышка һәм өченчесе — мал җыеп, мөэмин-мөселман булып, тирә-якка данын тарату өчен мәчет-мәдрәсә төзеткән кеше.
Шушы хакта Мәскәүдә вәгазь сөйләгәч, яныма бер егет килеп басты.
Еламый гына, күзләре яшь белән тулы! Бу бай егет үзенең туган авылында мәчет салдырган икән. Элеккеге тормышлары фәкыйрь булганга, боларны гел кыерсытканнар, кешегә санамаганнар да диярлек. “Мин мәчетне нәкъ менә авылдашларым алдында дәрәҗәмне күрсәтү нияте белән салдырдым, — ди егет, — карагыз, фәләннең малае укып зур кеше булган, акчасы да күп икән дип әйтсеннәр өчен эшләдем моны. — Хәзер кайтып сүттеримме әллә?”- дип үкенүен белдерә егет, гамәленең бернинди әҗер-савапка ирешмәвен аңлагач. Ислам дине беркемгә авырлык теләми, төзегән мәчетне җимергәнче, чын күңелеңнән тәүбә итүең дөресрәк булыр дип тынычландырдым аны. Менә бит, җәмәгать, нинди астыртын чир ул рия дигәннәре. Сиздермичә генә кальбләргә кереп оялый да, адәм балаларын үзенә буйсындыра!
Бер кеше пәйгамбәребездән (с.г.в.) сорый: күлмәгең дә, аяк киемең дә башкаларныкыннан аерылып торуын теләү рия буламы, ди. Расүлебез (с.г.в.) җавап бирә: Аллаһы Тәгалә үзе дә күркәм, бәндәләрендә дә күркәмлекне сөя. Әгәр гыйбадәтеңнән тыш гамәлеңдә рия булса — ул чагында ниятеңә карап хөкем йөртелер. Мәсәлән, матур киенеп йөрүең кешеләрне дингә өндәү максатына буйсындырылган икән, бу мөбаһ дип аталыр. Әгәр инде ниятең, киресенчә, диннән аздыру булса, риясында хәрам бар дигән сүз. Британиядә мөселман өммәте күбәеп киткәч, хөкүмәт конгресска җыела: нәрсә эшләргә? Берәүләр әйтә: Коръәннәрен җыеп яндырыйк, диләр. Икенчеләре каршы төшә: юк, булмый, без моны Багдад, Испания дәүләтләре тарихы аша беләбез, нәтиҗә аз диләр. Уйлаша торгач, шундый карарга киленә: мөселман өммәтенә киеме дә, тышкы кыяфәте дә аларның пәйгамбәрен хәтерләткән кешене җибәрергә кирәк. Әмма ул аларны хак диннән адаштырырлык булсын, диләр, һәм таптылар Әхмәт исемле берәүне, һиндстанда туып-үскән, шуның исеме белән әхмәдиләр фиркасе оештырылды. Бүгенге көндә үзләренең бизнесларын да чәчәк аттыралар. Хәтта “Әхмәт чәе” дә аларныкы, бөтен дөньяга аны тарату өстендә эшлиләр, рекламалары шәп үтә. Бу фирка Интернетта үзләре арасыннан Мәһди чыгуы турындагы хәбәрне дә белдерде. Шуңа күрә дөньялыгыбызда рияга бирешмичә, кальбләребезне пакь көе саклап яши алсак иде.