Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәме даталарын билгеләде

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме үткәрелү даталарын билгеләгән указга кул куйды, дип яза «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы. Тиешле документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында бастырылган.

Әйтик, Ураза бәйрәме быел (2023 елда) 21 апрельдә узачак, ә Корбан бәйрәме 28 июньгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, даталар ай календаре һәм ислам дине кагыйдәләре буенча билгеләнә.

Сүз уңаеннан, Татарстанда ике бәйрәм дә ял көннәре булып саналачак.

Оцените статью
Добавить комментарий