Бик сәер, 50 сумлык акчаны мәчеткә бирсәк, ул безгә бик күп булып, ә базарда калдырсак сизелмәстәй аз кеби тоела.

Сәер, Аллаһы Тәгаләне олылап бер сәгать догалар укысак, ул вакыт безгә бик озак булып, ә теливизор карап утырсак, шул ук вакыт бик кыска тоела.

Сәер, догалар уку, догалар өйрәнү өчен безгә фикеребезне туплау авыр-мәшәкатле булса, танышлар белән әңгәмә кору безгә берни дә тормый.

Гаҗәеп бит, без кайчак Коръәни-Кәримнең бер сүрәсен укырга авырсынабыз, ә урам хәбәрләрен бер ишетүгә отып калабыз һәм башкаларга да сөйли алабыз.

Сәер, без имеш-мимешләрне җиңел — бер ишетүдә үк отып алабыз һәм кабатлап сөйли дә алабыз, ә Коръәни-Кәримдә язылганнарга бик авыр ышанабыз.

Сәер, безнең барчабыз оҗмахка (җәннәткә) керергә тели (хыяллана), ә менә шуңа ирешү өчен кыл да кыймылдатмый.

Сәер, без бер үк вакытта судья да, адвокат та була алабыз: башкаларның гөнаһлары турында сүз барса без судья, ә үзебезнең гөнаһларыбыз турында сүз барса без адвокат.

Сәер, барлык кешеләр дә югарыда язылганнар алар өчен түгел, ә башкалар өчен язылганнар диеп уйлыйлар.