Һиҗри елның унынчы ае — Шәүвәлдер. Мөселманнар бу айда алты көн ураза тоту саваплы икэнен онытмаска тиешләрдер. Бу мәҗбүри ураза булмаса да, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әлеге гамәлне үтәгән. Моның турында пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай ди:

«Кем Рамазан аенда ураза тотса, моннан соң Шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер туктамый ураза тоткан кебек булыр (ягъни ел буенча ураза тоткан кебек саналып аның әҗеренә ирешер)»

Шәүвәл аеның 6 көн уразасын, Гает бәйрәменнән соң тота башларга мөмкин. Кайберәүләр 3 көннән соң гына ярый диләр, юк алай түгел, икенче көнендә үк тотарга була.

Шәүвәлдәге уразаны рәттән 6 көн итеп тә, яисә ай буена чиратлаштырып та тотарга була.