Так һәм җөп саннар белән танышу гадәттә мәктәпкә кадәр үк була. Әгәр дә сезнең балагыз егермегә кадәр саный белә, кушу һәм алуны белә икән, димәк аңа так һәм җөп саннар ничек билгеләргә икәнен аңлатырга була. Бу аңа мәктәптә математиканы өйрәнүдә ярдәм итәчәк.

Так саннар һәм җөп саннар нәрсә ул?

Так саннар — алар урысчага тәрҗемә итсәк «нечётный, непарный» була. Ягъни икегә тигез итеп калдыксыз бүленми торган саннар. Мәсәлән: 1, 3, 5, 7, 9, 11, 13, 15, 17, 19…

Җөп саннар — так саннарның капма-каршысы була инде. Ягъни, «чётный, парный», икегә тигез урталай бүленә торган саннар. Мәсәлән:2, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 16, 18 ,20….