Тарикат гарәпчә сүз булып, ысул, юл, мәсләк мәгънәләрен аңлата. Тарикат әһеле — суфилардыр. Мәгълүм ки, Шәригать, Тарикат, Хакыйкать — кешене камиллеккә ирештерүче мәкамлардыр.
Шәригать хөкемнәре Аллаһы Тәгалә тарафыннан фарыз вә Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән сөннәт итеп бирелгән. Шәригать хөкемнәрен үтәү үзен мөселман санаган кешегә шарт булып тора. Шәригатьне инкарь кылучы кеше, әлбәттә, кяфер буладыр. Шәригать хөкемнәре белән гамәл кылмаган кеше тарикатны һич аңламас. Тарикатка ирешү өчен шәригать хөкемнәрен үтәү, ягъни дөньяда Аллаһы Тәгалә кушуынча һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сөннәте буенча яшәү шарт булып тора.
Бөтен дөньяда мәгълүм булган хәзрәте Габдерахман Җами үзенең «Нәфахәтүл-үнс мин хәзрәтүл-кодс» исемле китабында үз фәрештәсен күргән ишан хакында язган. Ишан: «Фәрештәне күрмәк өчен әдәм нишләргә тиеш?» — дип сораганда, фәрештә: «Һичбер җан иясен рәнҗетмәгән кеше фәрештәне күрә алыр», — дип җавап бирде. Көннәрдән бер көнне әлеге ишанны кырмыска тешләде, ул кырмысканы алып ташлыйм дигәндә, ялгыш үтереп куйды. Шул көннән бирле ишан үзенең фәрештәсен күрә алмады. Галимнәр шәригать, тарикат һәм хакыйкатьне түбәндәгечә чагыштырганнар: шәригать чикләвекнең кабыгы булса, тарикат аның орлыгыдыр, ә хакыйкать исә шул орлык эчендә булган майдыр. Тәхкыйк, май орлыктан һәм кабыктан башка хасил була алмый. Ләкин шәригать хөкемнәре белән гамәл кылып, ике дөнья бәхетенә ирешеп буладыр. Әмма тулы мәгънәдәге камиллеккә ирешү өчен галимнәр тарикат юлына керәләр.
Тәсһил-бәян тәфсирен язучы Шәех Вагиз Кәшифиның «Фүтү вәтнамәи Солтания» әсәрендә язылуынча, тарикатның мәгънәсе рас, тугры юлдыр. Тарикат әһеле, ягъни суфилар өч нәрсәдә: кирәксез, урынсыз сүзләрдән тыелуда, файдасыз эшләргә .тынмауда, ахирәттә файдасы тиячәк эшләрне эшләүдә башкаларга үрнәк булып торырга тиешләр.
Шәех Вагиз Кәшифи язуынча, шәригать, тарикат, хакыйкать бер-берсе белән баглангандыр, шәригать хөкемнәре ачык, һәрбер мөселманның ул хөкемнәр белән гамәл кылуы лязем. Тарикатны исә эзләргә туры килсә, бу эш тырышлык-хәрәкәт белән, кыенлыклар күрү белән хасил була, бу юлда күп хезмәт кылу кирәк. Хакыйкать меңнән бергә насыйп була, анда Хак Тәгаләнең кодрәтен күрәсең. Моңа олуг тырышлык белән ирешергә мөмкин. Әгәр сорасалар: «Шәригать, тарикат, хакыйкатьнең җимеше нәрсә?»- дип. Җавап шулдыр ки, шәригатьнең җимеше гаһедкә вафадыр, ягъни Исламның биш арканын үтәмәктер, тел белән йөрәкнең сүзе бер булмактыр. Тарикатның җимеше фәнадыр, ягьни нәфестән баш тартудыр. Хакыйкать — бәка, ягъни батыйл, файдасыз эшләрдән ваз кичеп, хак эшләр белән генә мәшгуль булмак.
Суфичылык нәрсә ул
Газиз Нәсафий хәзрәтләрнең «Максатуль-әска» әсәрендә язылганча, шәригать — Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең боерганнары, тарикат — ул затның кылган эшләре, хакыйкать -батыйн күзе белән күргәннәре. Шәригать — канун, тарикат -юл. Канун вөҗүд вә кальбне тәрбияли, юл, күңелне пакьләп, рухны нурландырадыр.
Габдерахман Җами «Бәһарстан» китабында язган ки: «Шәех Сәет Абул-Хәйрдан: «Суфичылык нәрсә?» — дип сорыйлар. Ул: «Башыңдагы һәммә нәрсәләрне чыгарып ташлап, кулыңдагы бар нәрсәне бирү, башкалар сине рәнҗетсәләр,барысына чыдау -суфичылыктыр», — дип җавап биргән. «Суфичылык — ике эштер, — дип язган Имам Газали хәзрәтләре. — Беренчесе -Аллаһы Тәгалә боерганда, тугры йөрмәк, тугры тормак, ягъни Аллаһы Тәгалә фарыз кылган барча гамәлләрне үтәмәк. Икенчесе нашәргый эшләрдә башкалардан аерылмак. Кем Аллаһы Тәгалә боерганнарны тулысы белән үтәсә, йөреш-торышы, холкы, әдәмнәр белән мөгамәләсе йомшак вә чырайлы булса, шул затны хакыйкый суфи, дип әйтү мөмкин. Суфичылыкның башы: җаннан ваз кичмәк, бәс, җаннан ваз кич! Зуннан Мисри шәкертләренең берсенә әйткән: «Әгәр җаныңнан ваз кичәргә кодрәтең җитсә — бу юлга кер, җитмәсә, суфилык белән мәшгуль булма!»
Тарикатка күңел куеп, бу юлга керергә теләүче кеше, әлбәттә, ишанга, ягъни муршидка кул биреп, мурид булырга тиеш. Мурид — таләп итүче, котылырга теләүче, димәк. Кул биреш йоласы Пәйгамбәребез (с.г.с)нән калган һәм сөннәт булып тора. Имам Газали хәзрәтләренең язуынча, муршидлыкның шарты — ул тәрбия бирүгә сәләтле, Расүлуллаһ (с.г.с.) вәҗиб кылган юлга кергән галим булырга тиеш. Ишанның әүвәл матди байлык арттырудан йөз чөереп, дәрәҗә-мәртәбә, горурлыктан ваз кичкән вә Расүлуллаһ (с.г.с.) силсиләләренә табигь булуы шарт. Мурид исә сабыр, канәгать, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүче һәм Аңа тәвәккәл итүче, йомшак табигатьле, гыйлем сөючән кеше булырга тиеш.
«Ачыграк итеп әйткәндә, суфилар мөселманнар арасында, кальб сафлыгы өчен итагать, гыйбадәт, тәкъвалыкка күбрәк игътибар биргәнлеге өчен лаек булган кешеләр ул», — дигән Мөхәммәд Садыйк Мөхөммәд Йосыф.
Тарикат шәехләре Коръәни Кәрим тәгълиматын, Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең сөннәтен терелтү, аларча гамәл кылу, шулай ук хорафат вә бидгатькә каршы көрәшүне үзләренең төп вазыйфалары, дип белгәннәр.
Мәгълүм ки, кодрәт иясе ялгыз Аллаһы Тәгалә генәдер. Пәйгамбәрләргә исә Аллаһы Тәгалә могҗиза күрсәтергә рөхсәт биргән. Аллаһы Тәгалә әүлияләргә, ягъни тарикат остазларына кәрамәт бүләк иткән.
Татарларда, мәгълүм булганча, нәкышбәндия тарикаты киң таралган булган.
Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Аллаһы Тәгалә сезләрнең тышкы кыяфәтегезгә, яки мал-дәүләтегезгә түгел, бәлки йөрәкләрегезгә вә эшләрегезгә карап бәялидер», — дип әйткән. Шушы хәдискә муафыйк булып, нәкышбәндия тарикаты йөрәкләрне пакьләүгә, кешеләрне кәмаләткә, камиллеккә җиткерүгә юнәлгәндер. Нәкышбәндия тарикатының силсиләсе хәзрәт Әбү Бәкер Сиддыйк (р.г.) аркылы Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) барып тоташа. Элек ул «сиддикия» дип аталган. Соңра нәкышбәндия тарикатының олуг мәшәехләреннән берсе булган хәзрәте Сәет Мөхәммәд Бәһауддин Нәкышбәнд ибне Җәмалетдин (р.г.)нең исеме белән «нәкышбәндия тарикаты» дип атала башлый.
Суфичылык – рухи яктан камилләшү юлы
Безнең төбәктәге Ислам дине тарихы турыдан-туры тәсаввуф (суфыйчылык) белән бәйләнгән. Мөселманнар бер Аллаһыга булган ихлас иманнарын күп очракта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухи дәвамчылары аша кабул иткән һәм саклап калган.
Тәсаввуфның Идел буенда бик күптәннән үк данлы тарихы,үзенчәлекләре бар. Идел буе Болгар дәүләтендә суфыйчылыкның төгәл кайчан барлыкка килүе турында әйтү кыен, ләкин, XII гасырда болгарлар арасында Ясәвия тарикате (ул Хуҗа Әхмәд Ясәви тарафыннан нигезләнә) тарала башлый. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы татар тарихчысы Хөсәмеддин бине Шәрәфеддин Болгариның «Таварихе Болгария» («Болгар тарихы») китабында бу тарикать тарафдарларының исемнәре китерелә. Суфилар татарлар арасында Ислам дине таратуга шактый зур өлеш керткәннәр.
Урта гасырлар татар әдәбияты тәсаввуф белән бик тыгыз бәйләнгән.
Күпчелек татар шагыйрьләре суфилар булган. Алар үз әсәрләрендә рухи һәм әхлакый камиллеккә ирешү турында язып калдырган.
Тәсаввуф – ислам фәннәренең берсе, ул күңелне пакьләргә һәм рухи яктан камилләшергә чакыра. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы татартөрки язучылары, шагыйрьләре әсәрләрендә суфыйчылык образларын, принципларын очрата алабыз. Казан ханлыгы галимнәре Ясәвия тарикате тарафдарлары булган. Алар арасында иң зур ихтирамга лаеклыларның берсе – Кол Шәриф (туган елы билгесез). Тарихи чыганаклар буенча, ул 1552 елны руслар Казанны яулап алган вакытта һәлак булган. Кол Шәриф шигъриятендә Ясәвия гореф-гадәтләре ап-ачык күренә. Мәсәлән, аның күпсанлы шигырьләренең берсе Сөләйман Бакырганиның улы Хөбби Хуҗага багышланган. Сөләйман Бакыргани (1111-1186) Әхмәд Ясәвинең (XI йөзнең ахыры –1166) шәкерте булган.
XVI гасыр урталарыннан, Казан ханлыгы яулап алынганнан башлап,
мәчетләр, мәдрәсәләр җимерелә, мөселманнар үз ватаннарында дини
белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм кала, ислам гыйлеме алу өчен, алар Урта Азиягә, Бохарага йөрергә мәҗбүр була. Ул вакытта Урта Азиядә суфыйчылык киң таралган була, анда китүчеләрнең күбесе тәсаввуф юлына баса. Кайберләренә рухи тәрбия бирергә рөхсәт (иҗәзәт) бирәләр. Татарларда XVII-XVIII гасырларда Ислам күп очракта суфыйчылык идеяләре белән тиңләштерелә. Суфыйчылык, өстенлек итүче дини институт буларак, татарлар тормышының бар якларына да йогынты ясаган: гаилә мөнәсәбәтләреннән башлап, социаль-сәяси карашларга кадәр.
XVII-XVIII гасырларда татарлар арасында, башка гореф-гадәтләрне (мәсәлән, Ясәвия гореф-гадәтләрен) алыштырып, Нәкышбәндия тарикате (ул Хуҗа Баһаветдин Нәкышбәнди (1331-1389) тарафыннан нигезләнә) киң тарала.
XVIII – XIX гасырларда күп кенә татар дин галимнәренең рухи остазлары Нәкышбәндия тарикатеннән булган. Мәсәлән, шагыйрь, дин гыйлеме белгече Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834) – шәех Фәезхан Әл-Кабулидан; мәгърифәтче, ислам галиме Габденнасыйр Курсави (1776-1812) – шәех Ниязкол Әл-Төрекмәнидән; олуг галимебез, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – шәех Гобәйдулла бине Ниязкулидан, Габделкадыйр ӘлФаруки Әл-Һиндидән, шәех Мәзһәрдән рухи тәрбия һәм белем алганнар.
Алар барысы да шәригать нигезләрен өйрәнгәч кенә, тәсаввуф юлына
басканнар. Үз хезмәтләрендә алар, мөселманның беренче бурычы – хак иманга ия булу, икенче бурычы – фикһ мәсьәләләрен өйрәнү, бары тик аннан соң гына – тәсаввуф юлына басу, – дип язганнар.
XX гасырның 17 елларыннан башлап, татар мәдрәсәләре Нәкышбәндия тарикатендә булган дин әһелләре тарафыннан контрольдә тотыла. Ул вакытларда имам сайланганда халык лаеклы остазы булган намзәдкә (кандидатка) өстенлек биргән. Ягъни, суфи булмый торып, җәмгыятьтә абруй казанып булмаган. Ул чорларда суфыйчылык татар халкының дини һәм милли үзенчәлекләрен саклап калырга хезмәт иткән.
XX гасырның 90 нчы елларыннан башлап, Рәсәйдә суфыйчылык яңадан торгызыла башлады. Татарстанда традицион тарикать тарафдарларының саны арта бара.
Традицион тарикатьләр Исламның гүзәллеген һәм югары әхлагын чагылдыралар, динебезнең әдәп принциплары таралыш алуга ярдәм итәләр. Тарикатьләр – экстремистик ислам агымнарына альтернатива.
Теләсә кайсы кешенең күңеленә ачкыч табарга була. Бу аны үгетләүче кешенең күңел пакьлегенә, аның халәтенә бәйле. Тарикать остазларының ихлас кичерешләре, белемнәре Ислам диненең чын матурлыгын җиткерергә, Аллаһыга, Аның Пәйгамбәре салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә булган чын сөюне тоярга ярдәм итә.
Шуңа күрә, безнең халыкның рухи гореф-гадәтләрен торгызу, аларны
яшьләргә җиткерү – аеруча мөһим. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар.
Тәсаввуфның асылы – күңелләребезне сафландыру. XVII-XIX гасырларда халкыбыз тормышы җиңел булмаган, ә кайвакыт гаять дәрәҗәдә авыр булган. Суфыйчылык сабырлык, Аллаһы Тәгаләгә сыгыну, Аның рәхимшәфкатенә өмет баглау кебек төшенчәләрне халык өчен бик әһәмиятле иткән. Алар безгә XVII гасырда яшәгән Мәүла Колый («Хикмәтләр»), XVII гасыр ахыры XVIII башында яшәп, иҗат иткән Аллаһияр Суфи «Собател гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») китабы кебек суфи шагыйрьләр аша килеп ирешкәннәр.
Намаз уку, ураза тоту, Аллаһыга гыйбадәт кылуның башка төрләре
безне яхшы якка таба үзгәртәләр, рухи яктан баеталар. Тәсаввуф рухиәхлакый яктан камилләшүнең өстәмә ысулларын тәкъдим итә, аларга өйрәтә. Гадәти булган тарикатьләр безне тыйнаклыкка, сабырлыкка, игелекле гыйлемнәр алуга омтылырга өйрәтә.
Шәех Вәгыйзь Кәшифи (куддисаллаһу сирруһу) болай дип әйткән:
«Суфилар өч нәрсәдә башкаларга үрнәк булып торалар: кирәксез, урынсыз сүзләрдән тыелуда, файдасыз эшләргә алынмауда һәм Ахирәттә файдасы тиячәк эшләрне эшләүдә».
Тарикать остазларыбыз бервакытта да зөһедкә, бикләнеп ятуга өндәмәгәннәр, киресенчә, җәмгыятьтә яшәргә, гаилә корырга, гомуми проблемалар белән яшәргә, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышырга, ләкин, шул ук вакытта һәрвакыт Аллаһы белән булырга чакырганнар.
Шәех Баһаветдин Нәкышбәнди: «Күңел – Сөеклегә (Аллаһыга), ә куллар – эшкә», – дип әйткән. Аллаһы Тәгалә белән япа-ялгыз булуга караганда, Аллаһы белән һәрдаим җәмгыятьтә булу яхшырак.